Төп менюны ачу

Алатыр (чуаш. Улатӑр, рус. Алатырь, эрз. Ратор ош) — 1552 елда нигезләнгән Чуашиядә урнашкан шәһәр, Алатыр районының административ үзәге.

Алатыр
Flag of Alatyr.svg
Coat Alatyr with the crown.svg
Ил Русия
Җөмһүрият Чуашия
Район Алатыр районы
Координатлар 54°51'0"N, 46°35'0"E
Беренче телгә алу 1552
Халык саны Red Arrow Down.svg 41 552[1] кеше
Милли состав руслар — 87,3 %, мардыва — 7,2 %,
чуашлар — 4,1 %
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 83531

Халык саны — 41 552 кеше (2010).

ГеографияҮзгәртү

 
Алатырдагы XX гасыр йорты

Шәһәр Сыры сул ярында, Сырыга Алатыр елгасы кушылу урыны янында урнашкан. Шәһәрнең территориясе 41,7 км².

ТарихҮзгәртү

 
Иоанн Предтечи чиркәве (1703)
 
XIX гасырда салынган йорт

Алатыр 1552 елда телгә алына. Ләкин аңа кадәр дә нигезләнүе ихтимал. Русия Империясендә Алатыр чуаш һәм мардыва халыкларының милли аң үзәкләренең берсе булып торган. Чуаш үзаңы барлыкка килгән Сембер каласының форпосты дип тә әйтеп була.

1925 елның 20 июлендә Сембер губернасы составыннан Чуаш АССР составына күчерелгән.[2]

ХалыкҮзгәртү

1897[3] 1931[4] 1939[4] 1959[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
12 209 ~22 700 ~29 800 36 900 45 300 47 600 43 161 41 552

Милли состав: чуашлар — 2,9%, руслар — 85,1%, мардыва — 8,5%.[10]

ИкътисадҮзгәртү

Кайчандыр Алатыр Чуашиянең иң алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булса, Советлар Союзы таркалганнан соң икътисады какшый, тик соңыннан үз сәнәгатен кире торгыза алмый.

Югары уку йортларыҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү