Чуашлар

күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык
(Чуаш битеннән юнәлтелде)

Чуашлар (tat.lat. Çuaşlar(үле сылтама), үз исемнәре — чӑвашсем) — күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык. Гомуми халык саны — 1842,3 мең кеше. Россия Федерациясендә 1776,3 мең чуаш яши. Татарстанда — 132,4 мең.

Чуашлар
Үз аталышы

Чӑвашсем

гомуми сан

1 509 300[1]

яшәү җире
Теле

Чуаш теле

Дине

Православие, ваттисен ялы (тӗн)

 Чуашлар Викиҗыентыкта

Тел үзгәртү

Төп мәкалә: Чуаш теле

Атама үзгәртү

Әүвәл веда дип аталган бу халыкка чуваш, исеме бик соң килеп кергән.

Бу исемнең этимологиясен аңлау өчен, мариларның чувашларны суасламари дип атауларына игътибар итәргә кирәк.

Суаслар (болгарларның җирле бабалары) марилар белән гасырлар буе аралашып яшәгәннәр. Суас һәм мари кушылуыннан хәзерге чувашларның борынгы бабалары формалашкан булырга тиеш. (?)

Башта алар үзләрен веда дип атаганнар. Веда — борынгы марича су төшенчәсен белдерә торган сүз ул.

Руслар — элек, мордвалар хәзер дә чувашларны веда (ветьке) дип атыйлар. Ләкин суас һәм мари кушылуыннан барлыкка килгән халыкта суаслар өстенлек алганнар булса кирәк, чөнки ал арда соңрак веда этнонимы суас сүзе белән алмаштырылган.

Бу процессны суас үзатамасының, әкренләп, татар этнонимы белән алмашынуы да тизләткән булырга мөмкин.

Субэтнослар үзгәртү

Чувашлар 3 субэностан торалар.

  • югарылар (вирьял, тури) — Чуашстанның төньягында
  • урта (анат енчи) — Чуашстанның уртасында
  • түбәннәр (анатри, хирти) — Чуашстанның көньягында

Дин үзгәртү

Чуашларның күбесе хәзер православ динендә. Православ дине чуашларга Казан ханлыгы руслар тарафыннан яулап алынгач кына кечләп кертелә башлый. Шулай ук борынгы ышанулар мөһим урын алып тора. Араларында ислам динен тотучылар бар.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү