Кыргызстан
Кыргызстан (кырг. Кыргыз Республикасы), рәсми атамасы Кыргыз Республикасы – Урта Азияның төньяк-көнчыгышындагы, нигездә Тянь-Шаньның көнбатыш һәм үзәк өлешендә урнашкан дәүләт.
Шигарь | Oasis on the Great Silk Road ![]() |
---|---|
Башкала | Бишкәк |
Халык саны | 6 694 200 (2021) ![]() |
Нигезләнгән | 1991 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+06:00 |
Рәсми тел | рус теле, кыргыз теле |
География | |
Мәйдан | 199,951.0 км² |
Координатлар | 41°N 75°E ![]() |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Жогорку Кеңеш |
Дәүләт башлыгы исеме | Кыргызстан Республикасы Президенты |
Дәүләт башлыгы | Садыр Жапаров |
Хөкүмәт башлыгы | Акылбәк Жапаров |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | кыргыз сумы |
Туу күрсәткече | 3.2 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.692 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 70.95122 ел (2016)[3] |
Джини коэффициенты | 29.0 (2020)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[6] Schuko[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +996 |
ISO 3166-1 коды | KG |
ХОК коды | KGZ |
Интернет домены | .kg |
Төньякта Казакстан, көнбатышта Үзбәкстан, көньяк-көнбатышта Таҗикстан, көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Кытай белән чиктәш.
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
- Кыргызстан Җөмһүриятенең дәүләт төзелеше 2010 елның 27 июнендә кабул ителгән Конституция тарафыннан билгеләнә. Яңа Конституция Кыргызстанның дәүләт идарәсе рәвешен парламент җөмһүрияте буларак ачыклый. Парламент һәм премьер-министр Президентка караганда күбрәк хокукларга ия.
- Җөмһүрият Парламенты – Жогорку Кеңеш – дәүләт сәясәтен ачыклау һәм бик мөһим мәсьәләләрне чишәргә сәләтле, бер палаталы һәм фирка исемлекләре буенча 5 елга сайланучы 120 депутаттан тора.
- 2010 елның 10 октябрендә яңа сайлаулар үтте, анда 5 фирка керде, төп көчләр – Атайорт фиркасендә.
- Президент бөтенхалык сайлауларында 6 еллык мөддәткә, кире сайлану хокукыннан башка сайлана. Киләсе президент сайлаулары 2012 елда, күчеш периоды президенты Роза Отунбаева 2011 елның 31 декабрендә хокуклары юкка чыккач, булачак.
- Вакытыннан алда президент сайлаулар 2021 елның гыйнвар аена билгеләнгән.
- Хөкүмәт башлыгы – премьер министр, аны парламент билгели.
Дәүләти бәйрәмнәрҮзгәртү
22 маенда — Кыргызстан Хәрби көчләр көне.
Дәүләт гимныҮзгәртү
Kyrgyz El gimny Кыргызстан һимны
(беренче куплеты һәм аның тәрҗемәсе)
Ak möngülüü aska yoolor, talaalar, Ак түбәле таулар, үзән-далалар
Elibizdiŋ zhany menen barabar, Ватаныбыз җаны белән бәрабәр,
Sansyz kyldym Ala-Toosun mekendep, Ала-Тауның итәгендә ил тотып,
Saktap kaldy bizdin ata-babalar! Саклап калган аны ата-бабалар!
CHORUS: КУШЫМТАСЫ:
Algalaí ber, kyrgyz el, Алга бар син, кыргыз иле,
Azattyktyŋ zholunda, Азат тормыш юлында,
Örkündöí ber, ösö ber, Иркенәя, үсә бир син,
Öz tagdyrdyŋ koluŋda! Тәкъдирең үз кулыңда!
Тулы тексты һәм тәрҗемәсе[7] мәкаләсендә.
Географик мәгълүматҮзгәртү
Кыргызстанның диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт.
Территориясенең дүрттән өченнән артык өлешен таулар алып тора. Биеклеге 7439 м булган Җиңү тау түбәсе – илнең иң биек ноктасы.
Кыргызстан Тянь-Шань һәм Памир тау системаларында урнашкан. Җөмһүриятнең барлык территориясе 500 мдан югарыракта урнашкан. Яртысыннан артыгы 1000 мдан 3000 мга кадәр биеклектә һәм якынча өчтән бере – 3000 – 4000 м биеклектә.
Төньяк-көнчыгышта ярларында күпсанлы ял итү урыннары һәм туристик базалары булган Ысык-Көл дип аталучы тау күле урнашкан.
Идарә төзелешеҮзгәртү
Кыргызстанда 7 өлкә, 40 район, 22 шәһәр, 429 авыл җирлеге бар.
Чуй өлкәсеҮзгәртү
- Тукмак шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
- Галләмеддин районы (Лебединовка а.)
- Җайыл районы (Кара-Балта ш.)
- Кәмен районы (Кәмен ш.)
- Москва районы (Беловодское а.)
- Панфилов районы (Каенды ш.)
- Сокулук районы (Сокулук а.)
- Чуй районы (Тукмак ш.)
- Эссек-Ата районы (Кант ш.)
Эссек-Күл өлкәсеҮзгәртү
- Каракул шәһәре — өлкә мәркәзе
- Балыкчы шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
- Ак-Су районы (Ак-Су а.)
- Туң районы (Боконбаево штп)
- Җите-Угыз районы (Кызыл-Су а.)
- Эссек-Күл районы (Чулпан-Ата ш.)
- Төп районы (Төп а.)
Талас өлкәсеҮзгәртү
- Талас шәһәре — өлкә мәркәзе
- Бакай-Ата районы (Бакай-Ата а.)
- Талас районы (Манас а.)
- Манас районы (Покровка а.)
- Кара-Бура районы (Кызыл-Адыр а.)
Нарын өлкәсеҮзгәртү
- Нарын шәһәре — өлкә мәркәзе
- Кучкар районы (Кучкар а.)
- Нарын районы (Нарын ш.)
- Ат-Башы районы (Ат-Башы а.)
- Җомгал районы (Чаек а.)
- Ак-Тала районы (Баетов а.)
Җәлал-Абад өлкәсеҮзгәртү
- Җәлал-Абад шәһәре — өлкә мәркәзе
- Аксы районы (Кәрбән ш.)
- Ала-Буга районы (с. Ала-Буга)
- Базар-Курган районы (Базар-Курган а.)
- Нәүкән районы (Массы а.)
- Сузак районы (Сузак а.)
- Чаткал районы (Каныш-Кыя а.)
- Тугыз-Тора районы (с. Казарман а.)
- Туктагол районы (Туктагол штп)
Ош өлкәсеҮзгәртү
- Ош шәһәре — өлкә мәркәзе
- Алай районы (с. Гөлчә)
- Араван районы (Араван а.)
- Кара-Су районы (Кара-Су ш.)
- Кара-Колҗа районы (Кара-Колҗа а.)
- Нәүкат районы (Нәүкат ш.)
- Үзгән районы (Үзгән ш.)
- Чуң-Алай районы (Дароот Курган а.)
Баткән өлкәсеҮзгәртү
- Баткән шәһәре — өлкә мәркәзе
- Кызыл-Кыя шәһәре — өлкә карамагындагы шәһәр
- Баткән районы (Баткән ш.)
- Ләйләк районы (Исфәнә ш.)
- Кадәмҗай районы (Пульгон а.)
Сәяси партияларҮзгәртү
- «Ак юл» (кырг. «Ак-Жол») – лидеры Курманбек Бакиев
- «Кыргызстан Социал-Демократик партиясы» (КСДП) (кырг. «Кыргызстан Социал-Демократиялык Партиясы») – лидеры Алмазбек Атамбаев
- «Ватан» (кырг. «Ата-Мекен») – лидеры Омурбек Текебаев
- «Кыргызстан коммунистлар партиясы» (кырг. «Кыргызстан Коммунисттер Партиясы») – лидеры Исхак Масалиев
- "Ак лачын" (кырг. «Ак-Шумкар») – лидеры Темир Сариев
ИкътисадҮзгәртү
Кыргызстан икътисадының өстенлеге – автоном авыл хуҗалыгында. Алтын һәм терекөмеш экспортка чыгарыла. Гидроэнергетик потенциалы бар.
Шулай ук проблемалары да бик күп: экономикасы Россиягә бик нык бәйле, хроник инфляция, СССРның соңгы елларында күзәтелгән икътисади төшү.
ХалкыҮзгәртү
Кыргызстанның халык саны – 5,3 млн кеше (2009 елның апреле). 1960нчы елларга кадәрге халык саны миграция һәм авылдагы кыргыз, үзбәкләрнең һәм башка Урта Азия халыкларының табигый үсеше хисабына булса, 1970нче еллардан соң азая төшкән табигый үсешне рус һәм рус телле халыкларның күчеп килүе алмаштыра.
Халыкның 66,9 % кыргызлар, 14,14% үзбәкләр һәм 10,65% руслар, 8,31% калган халыклар.
МәдәниятҮзгәртү
ДинҮзгәртү
Кыргызстанда тарафдарлары саны буенча иң зур дин (80,00%) — ислам. Христианнарга дин тотучыларның 16 % ы керә: руслар традицион рәвештә православие динен тота, алманнар католиклар һәм лютераннарга бүленә. Протестантлык хәрәкәтләре (баптистлар, иллеләр, адвентистлар) рус телле халыкны да, кыргызларны да үз эченә ала. Кыргызстанда шулай ук бәһаи, яһүдләр, буддачыларның аз санлы төркемнәре бар. Кришна Аңы Җәмгыяте әгъзалары булып төрле милләтләрдән якынча 300 кеше исәпләнә.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=KG.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Кыргызстан гимны