Алмазбәк Атамбаев
Алмазбәк Атамбаев, Алмазбәк Сәрсен (Шаршен) улы Атамбаев, кырг. Алмазбек Шаршен уулу Атамбаев (1956 елның 17 сентябре, Кыргызстан ССР, Фрунзе өлкәсе) — Кыргызстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2011-2017 елларда Кыргызстан президенты. Кыргызстан премьер-министры (2007, сентябрь-ноябрь; 2010-2011). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1983 елдан).
Алмазбәк Атамбаев | |
---|---|
4нче Кыргызстан президенты | |
Вазыйфада 2011 елның 1 декабре – 2017 елның 24 ноябре | |
Кыргызстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2010 елның 17 декабре – 2011 елның 1 декабре | |
Аңа кадәр | Роза Отунбаева |
Дәвамчысы | Омурбәк Бабанов |
Кыргызстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2007 елның 29 марты – 2007 елның 28 ноябре | |
Аңа кадәр | Азим Исабәков |
Дәвамчысы | Искәндәрбәк Айдаралиев |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 17 сентябрь 1956 (68 яшь) ССРБ Кыргызстан ССР |
Сәяси фирка | КСДФ (2006-2011) фиркасез (2011 елдан) |
Җефет | Рәисә Атамбаева |
Белем | Мәскәү идарә институты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1956 елның 17 сентябрендә Кыргызстан ССР Фрунзе өлкәсе Ворошилов районы (хәзерге Чуй өлкәсе Галләметдин районы) Арашан авылында туган. 1980 елда «инженер-икътисадчы, сәнәгать белән идарә итүне оештыручы» белгечлеге буенча Мәскәүдә Серго Орджоникидзе (en) исемендәге идарә институтын (хәзерге Дәүләт идарә институты (en)) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1980 Кыргызстан ССР элемтә министрлыгы оешмаларында инженер, әйдәүче икътисадчы.
- 1981 4нче санлы юл-төзекләндерү идарәсе баш инженеры.
- 1983 Кыргызстан ССР югары шурасы президиумында мөхәррир, өлкән референт.
- 1987-1989 Фрунзе шәһәре Беренче май районы башкарма комитеты рәисе урынбасары.
- 1989 елдан бизнес белән шөгыльләнә: 1989-1997 елларда «Форум» фәнни-сәнәгать фирмасы директоры, 1997-1999 елларда «Кыргызавтомаш» АҖ генераль директоры, 1999-2004 елларда «Форум» сәнәгать төркеме директорлар шурасы рәисе, 2004-2005 елларда «Кыргызавтомаш» корпорациясе директорлар шурасы рәисе. 2004 елда «Кыргызстанның 100 иң бай кешесе» исемлегенә кертелгән.
Сәяси карьерасы
үзгәртү- 1995-2000 елларда 2нче чакырылыш Кыргызстан парламенты — Жогорку Кенешенең (Югары киңәш) халык вәкилләре җыелышы депутаты. 3нче чакырылышка депутат булып сайлана алмый.
- 2005 елның сентябреннән 2006 елның апреленә кадәр Кыргызстан сәнәгать, сәүдә һәм туризм министры.
- 2007 елның 30 мартыннан 28 ноябренә кадәр Кыргызстанның премьер-министры.
- 2010 елның 7 апреленнән 13 июленә кадәр Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте башлыгының икътисад бу|}}енча урынбасары.
- 2010 елның 17 декабреннән 2011 елның 1 декабренә кадәр Кыргызстан премьер-министры.
- 2011 елның 1 декабреннән 2017 елның 24 ноябренә кадәр Кыргызстан президенты.
Президент сайлаулар
үзгәртүӨч мәртәбә президент сайлауларында үз кандидатурасын куя.
2000 елда узган сайлауларда өченче урынны ала.
2011 елның 30 октябрендә узган Кыргызстан президентын сайлауларда беренче турда ук президент итеп сайлана[1]
Гаиләсе
үзгәртүI хатыны Буажар (Тенизбаева). Балалары: уллары Сәетбәк, Сәйтәк, игезәк кызлары Диана (Солтанова), Динара (Чолпонкулова).
II хатыны Рәисә Минәхмәт кызы, табиб, медицина фәннәре докторы (2016), милләте белән татар[2]. Балалары: улы Кадыйрбәк, кызы Алия (Шаһиева).
Сылтамалар
үзгәртү- Кыргызстан президентының рәсми сайты 2018 елның 8 июль көнендә архивланган.
- Досье
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Киргизию официально возглавил Алмаз Атамбаев. Lenta.ru
- ↑ Айгөл Бакиева. Беренче леди. Gezitter.org, archived from the original on 2017-01-01, retrieved 2016-12-12