Меһрибан Әлиева, Меһрибан[1] Ариф кызы Әлиева (әзери.  Mehriban Arif qızı Əliyeva, кыз фамилиясе Пашаева (әзери. Paşayeva), 1964 елның 26 августы, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — азәрбайҗан сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗанның беренче вице-президенты (2017 елдан), Азәрбайҗан президенты Илһам Әлиевның хатыны, Һейдәр Әлиев фонды һәм Азәрбайҗан мәдәният фонды җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты (2005).

Меһрибан Әлиева
Азәрбайҗанның беренче вице-президенты
Вазыйфага керешкән
2017 елның 21 феврале
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Шәхси мәгълүмат
Туган 26 август 1964(1964-08-26) (59 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ
Сәяси фирка Яңа Азәрбайҗан
Җефет Илһам Әлиев
Балалар улы: Һейдәр
кызлары: Арзу һәм Ләйлә
Әни Аида Иманкулиева
Әти Ариф Пашаев
Белем Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 26 августында Бакыда билгеле азәрбайҗан зыялылары гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан бабасы — язучы Мир Җәлал(азәр.) (1908—1978). Әтисе — физика-математика фәннәре докторы, Бакы милли авиация академиясе ректоры Ариф Пашаев(азәр.) (1934 елда туган). Әнисе ягыннан бабасы — билгеле азәрбайҗан журналисты Нәсир Иманкулиев(азәр.) (1911—1998), әнисе Аида Иманкулиева(азәр.) (1939—1992) — күренекле Көнчыгыш (гарәп) белгече, филология фәннәре докторы.

23нче санлы Бакы урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган (1982). Н. Нариманов исемендәге Бакы медицина университетында укый башлый. Мәскәүдә укуын дәвам итеп, И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина институтын(рус.) кызыл дипломга тәмамлаган (1988). «Эвтаназия һәм медицинада гуманизм проблемасы» темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005).

Гаилә хәле үзгәртү

1983 елда, студент елларында ук, КПСС ҮК Политбюросы әгъзасы, ССРБ Министрлар шурасы рәисенең беренче урынбасары Һейдәр Әлиевның (1923—2003) улы, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты аспиранты Илһам Әлиевка (1961 елда туган) кияүгә чыга. Кызлары Ләйлә (1984), Арзу (1989), уллары Һейдәр (1997) туган[2].

Эшчәнлеге үзгәртү

 
РФ Президенты В. В. Путин (у) белән. 2019
 
Франциягә рәсми визит вакытында. 2012

М. А. Әлиеваның беренче эше югары уку йортында алган һөнәре белән бәйле: 1998—1990 елларда Мәскәүнең күз авырулары фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре булган, 1990—1995 елларда Мәскәүдә академик Краснов җитәкчелегендә күз авыруларының фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1995 елдан иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Азәрбайҗанда һәм дөньяда хәйриячелек һәм җәмәгать эшчәнлеге белән билгеле.

1995 елдан үзе оештырган Азәрбайҗан мәдәният фонды президенты.

1996 елда Азәрбайҗан мәдәниятен киң пропагандалау максатыннан өч телдә (азәрбайҗан, инглиз һәм рус) нәшер ителгән «Azərbaycan – İrs» (тат. Азәрбайҗан мирасы) журналын оештыра һәм беренче мөхәррире була.

2002 елның 7 октябрендә Азәрбайҗанның гимнастика федерациясе президенты итеп сайлана. 2005 елда Бакыда нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионатын уздыруны тормышка ашыра. Азәбайҗанда гимнастика буенча 17 дөнья кубогы, 2 дөнья чемпионаты, 5 Европа чемпионаты уңышлы оештырылган.

Һейдәр Әлиев истәлеге фонды җитәкчесе. Фонд азәрбайҗан халкының милли лидерының бай мирасын өйрәнү, шулай ук ул төзегән милли дәүләтчелек идеяләрен яңа буынга җиткерү максатыннан оештырыла. 2004 елның 10 маенда фондның рәсми ачылышы була.

2004 елдан Азәрбайҗанның милли олимпия комитеты башкарма комитеты әгъзасы.

20052017 елларда III, IV, V чакырылыш Азәрбайҗан парламенты — Милли Мәҗлес(азәр.) депутаты булып тора.

2013 елның 7 июненнән Яңа Азәрбайҗан фиркасе (әзери. Yeni Azərbaycan Partiyası) рәисе урынбасары (2004 елдан фирканең сәяси шурасы әгъзасы).

2017 елның 21 февраленнән — Азәрбайҗанның беренче вице-президенты[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
Меһрибан Әлиева. 2021 ел
  • 2004 елда — ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе — «Азәрбайҗанның халык авыз иҗатын һәм музыкаль мирасын саклау һәм үстерү өлкәсендә тырышлыклары өчен»
  • 2005 елда — Caspian Energy Integration Award-2005 халыкара премиясе — «2004 елның җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә
  • 2005 елда — «Ел хатын-кызы» — Азәрбайҗанда үткәрелгән социологик сораштыру нигезендә
  • 2005 елда — РФ «Гасыр меценатлары» халыкара хәйрия фондының Якут хачы ордены — «Россия һәм Азәрбайҗан халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен»
  • 2007 елда — «Алтын йөрәк» халыкара премиясе — «киң колачлы хәйрия эшчәнлеге, кешелекнең югары идеалларына хезмәт итү өлкәсендә югары казанышлар өчен»
  • 2009 елда — Һейдәр Әлиев премиясе — «Азәрбайҗан Республикасының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»
  • 2009 елда — «Польша казанышлары» орденының Зур Командорлык хачы — «Азәрбайҗан белән Польша арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдәге казанышлары өчен»
  • 2010 елда — «Франциянең мактаулы легионы» орденының офицерлык дәрәҗәсе — «Франциягә карата булган казанышлары һәм аңа тугърылык өчен»
  • 2012 елдан — И. М. Сеченев исемендәге медицина университетының мактаулы профессоры
  • 2015 елда — Һейдәр Әлиев ордены — «Азәрбайҗан Республикасында мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм спортны үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлек, азәрбайҗан халкының мәдәни мирасын халыкара масштабта киң пропагандалавы һәм беренче Европа уеннарын оештыруда зур казанышлары өчен»[4]
  • 2015 елдаПакистан Ислам Республикасының Hilal-E Pakistan югары ордены
  • 2015 елдаСербия Республикасының Сретен ордены
  • 2016 елда — «Маҗарстан каршындагы казанышлары өчен Командор хачы» ордены
  • 2017 елдаРус Православие Чиркәвенең II дәрәҗә Изге княгиня Ольга ордены
  • 2018 елдаИталия Республикасының «Казанышлары өчен» ордены
  • 2019 елда — Дуслык ордены (РФ) — «Азәрбайҗан-Россия мөнәсәбәтләрен үстерү һәм ныгытудагы казанышлары өчен»
  • 2020 елда — Папа рыцаре орденының югары дәрәҗәсе (Ватикан) — «мәдәният үсешенә, шул исәптән Изге престол белән хезмәттәшлек итүгә керткән өлеше өчен»[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фарсы теленнән Меһрибан — «яхшы күңелле», «саф йөрәкле»
  2. Мехрибан Алиева. Кто она, первая леди Азербайджана, и как выглядела в юности. zen.yandex.ru, 19.06.2020(рус.)
  3. Мехрибан Алиева стала первым вице-президентом Азербайджана. sputnik-georgia.ru, 01.03.2017(рус.)
  4. Ильхам Алиев принял участие в церемонии награждения в связи с первыми Европейскими играми. Официальный сайт Президента Азербайджанской Республики, 29.06.2015(азәр.)(рус.)(ингл.)
  5. Меһрибан Әлиева. Биография. mehriban-aliyeva.az(азәр.)

Сылтамалар үзгәртү