21 февраль
дата
21 февраль — Милади тәкъвимендә икенче айның егерме беренче көне. Ел ахырына кадәр 313 көн кала.
← февраль → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
21.02.1952да бенгаль теле өчен җаннарын биргәннәрне искә төшерүче "Шаһид Минар" (Җәфа чигүчеләргә һәйкәл), Бангладешның 20px Дакка университеты шәһәрчеге.
ХалыкараҮзгәртү
- ЮНЕСКО — Халыкара туган тел көне (2000 елдан бирле билгеләнә)[1].
МиллиҮзгәртү
- Бангладеш — Тел хәрәкате көне (бенг. ভাষা আন্দোলন দিবস, ингл. Language Movement Day, фр. Journée du mouvement pour la Langue), бенгаль телен рәсми тел буларак саклап калу өчен 1952 елгы протестлар дәвамында җаннарын фида иткәннәрне искә алу.
- Бутан — Бутан патшасы Джигме Кхесар Намгьял Вангчук туган көне (ингл. Birthday of King Jigme Khesar Namgyel Wangchuck, 1980/2009).[2][3]
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
- Барбадос — Рианна көне (исп. Día Rihanna, фр. Journée de Rihanna), 2008дән бирле.[2][4][5]
- Белорусия — Җир өслеге белән идарә итү, картография һәм геодезия хезмәте көне (рус. День работников землеустроительной и картографо-геодезической службы).[6][7].
- Бразилия:
- Милли итальян иммигрантлары көне (итал. Giorno nazionale in Brasile dell'immigrazione italiana).[8][9]
- Бразилия коры җир гаскәре бәйрәм көне (порт. Data Festiva do Exército, Exército Brasileiro, 1945).[10][11]
- Филипин — Музыка фестивале (ингл. Musikahan Festival) башлана, Тагум шәһәре (en), Төньяк Давао (en) провинциясе башкаласы.[12][13]
- Франция — Француз каршылык күрсәтү хәрәкатендә катнашып үлгән чит ил ватандашларын искә алу көне (фр. Jour d'hommage aux étrangers morts dans la Résistance Française, commémoration des exécutions des membres du groupe Manouchian, рус. День памяти иностранных участников Французского Сопротивления), Икенче бөтендөнья сугышы заманында Миссак Манушян (ru) төркеменә кергән 22 кешенең үтерелүе көне, 1944.[6][14][15][16]
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1804 — инглиз инженеры Ричард Тревитик пар двигателе белән эшләүче рельслы арба сынап карады һәм беренче паровозга патент алды.
- 1848 — Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс тарафыннан "Коммунистик партия манифесты" нәшер ителде.
- 1995 — Эстониядә тел турында канун кабул ителгән.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:21 февраль көнне туганнар
- 1728 — Пётр III, Россия императоры (1762 елда вафат).
- 1885 — Әбүбәкер Терегулов, хирург, медицина профессоры.
- 1889 — Владимир Баранов, ботаника галиме, Казан университеты профессоры.
- 1904 — Алексей Косыгин, совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.
- 1940 — Рудольф Буруковский, зоология галиме, Казан университеты профессоры.
- 1941 — Сафуан Әлибай, башкорт шагыйре, драматург, журналист.
- 1946 — Алан Рикман, актёр һәм режиссёр.
- 1950 — Борис Тимеркәев, галим-физик.
- 1976 — Андрей Каргинов, автоузыш спорты остасы, «Дакар 2014» җиңүчесе.
- 1989 — Корбин Блю, АКШ поп-җырчысы, биюче, җырлар авторы.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:21 февраль көнне вафатлар
- 1677 — Бенедикт Спиноза (Benedictus de Spinoza), Нидерландлар фәлсәфәчесе (1632 елда туды).
- 1971 — Ибраһим Гази, татар язучысы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе.
- 1959 — Гомәр Һадимөхәммәтов, Советлар Берлеге каһарманы, пехота капитаны.
- 1984 — Михаил Шолохов, рус язучысы.
- 2006 — Геннадий Айги, чуаш шагыйре.
- 2008 — Марс Шабаев, татар шагыйре, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарҮзгәртү
Исем бәйрәмнәреҮзгәртү
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1999 елгы ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30нчы сессиясеның "Халыкара туган тел көне"н билгеләү инициативасы 2007 елгы БМО Генераль Ассамблеясының 61нче сессиясының 266нче резолюциясе белән якланды
- ↑ 2,0 2,1 (фр.) Célébrations
- ↑ (ингл.) Public Holidays for the year 2011. Royal Civil Service Commission, Government of Bhutan (2011-04-26). 2011-07-26 тикшерелде.
- ↑ (исп.) Celebraciones
- ↑ (ингл.) www.monstersandcritics.com
- ↑ 6,0 6,1 (рус.) Праздники
- ↑ День работников землеустроительной и картографо-геодезической службы Беларуси — 21 февраля.
- ↑ (италь.) Feste e ricorrenze
- ↑ (италь.)[1]
- ↑ (порт.) Feriados e eventos cíclicos
- ↑ (порт.) DATA FESTIVA DO EXÉRCITO - 21 DE FEVEREIRO
- ↑ (ингл.) Holidays and observances
- ↑ (ингл.) Musikahan sa Tagum 2010|Musikahan Festival
- ↑ (фр.) Commémoration à Paris de l’exécution de 22 résistants du groupe Manouchian
- ↑ (фр.) L’association Libertés-Culture produit un spectacle en hommage aux étrangers morts dans la Résistance, le 21 février
- ↑ (фр.) Spectacle « 23 étrangers et nos frères pourtant »