11 июль
11 июль — Милади тәкъвимендә җиденче айның унберенче көне. Ел ахырына кадәр 173 көн кала.
← июль → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | |||
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- БМО — Бөтендөнья халкы көне (ингл. World Population Day, рус. Всемирный день народонаселения).
МиллиҮзгәртү
- Кирибати — Инҗил көне (ингл. Gospel Day).
- Монголия — 1921 елгы Халык инкыйлабы көне бәйрәме (монг. Ардын хувьсгал).[1]
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
- Халыкара шоколад көне.
- Аргентина — Бандонеон көне (исп. Día del Bandoneón, рус. День Бандонеона).
- Аурупа Парламенты (ru) / Бөекбритания — Сребреница хәтер көне (ингл. Srebrenica Memorial Day).
- Бельгия/ Фламанд җәмгыяте (ru) — Фламанд җәмгыяте көне (нид. Feestdag van de Vlaamse Gemeenschap).
- Бөекбритания/Төньяк Ирландия — Унберенчесе төне (ингл. Eleventh Night).
- Ирландия — БМО тынычлык саклау миссияләре дәвамында хәлакъ булганнарны искә алу көне (ингл. National Day of Commemoration).
- Кытай Халык Җөмһүрияте — Диңгезчелек көне (кыт. 中国航海日, ингл. Maritime Day of China).
- Мексика — Урман янгыннары белән көрәшүчеләр көне (исп. Día Nacional del Combatiente de Incendios Forestales).[2]
- Монголия — Наадам бәйрәме (монг. Үндэсний их баяр наадам) башлана (3 көн).
- Перу — Югары уку йорты укытучылары көне (исп. Día del docente universitario).[3]
- Польша — Волыния суешын искә алу көне (пол. Dzień Pamięci Męczeństwa Kresowian, рус. День памяти жертв Волынского Преступления).
- Русия Федерациясе — Сәхнәләрне яктырту операторлары көне (рус. День художника по свету).[4].
- Чили — Журналистлар көне (исп. Día Nacional del Periodista).[5]
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1405 — кытай адмиралы Чжэн Хэ Африка ярларына сәяхәткә китә.
- 1776 — Джеймс Кук соңгы экспедициясенә чыга.
- 1960 — Франция Бенин, Нигер, Буркина-Фасо, Чад, Конго һәм башка илләргә бәйсезлек бирергә риза булуы турында хәбәр итә.
- 1995 — Босния сугышы вакытында серб гаскәрләре Сребреницаны басып алалар. Коралсыз мөселманнарны күпләп үтерү башлана.
- 2005 — Татарстан хөкүмәте карары белән Татар дәүләт гуманитар институты белән Татар-Америка төбәк институты бетерелә.
- 2010 — Нидерландлар такымын җиңеп, футбол буенча дөнья беренчелегендә беренче тапкыр Испания беренче урынны яулый.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:11 июль көнне туганнар
- 1903 — Рудольф Абел, ССРБ разведчигы, КГБ полковнигы.
- 1912 — Кирәй Мәргән, язучы, фольклорчы, әдәбият белгече.
- 1925 — Алмаз Монасыйпов, татар композиторы; Тимерхан Борһанов, административ-хуҗалык эшлеклесе.
- 1937 — Дилә Булгакова, татар шагыйрәсе (Уфа).
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:11 июль көнне вафатлар
- 969 — Ольга, Киев кенәзбикәсе, Киев Русе хакиме.
- 1844 — Евгений Боратынский, рус шагыйре.
- 1918 — Аббас Сәһһәт, азәрбайҗан шагыйре.
- 1918 — Михаил Муравьёв, Россия империясе гаскәре офицеры, инкыйлабчы (эсер).
- 2004 — Әдһәм Тенишев, дөньякүләм танылган тюрколог-галим.