Бәйрәмшәхесләр, дәүләт, халыкара оешма, дини яки башка җәмгыяви төркем тарафыннан билгеләнүе урынлы дип табылган махсус мәгънә ташыган көн.

Бәйрәм
Сурәт
Моңа өлешчә туры килә нерабочий день[d]
Моның каршысы уку көне[d], эш көне[d] һәм будний день[d]
 Бәйрәм Викиҗыентыкта

Бәйрәмнәр һәм истәлекле чаралар төрләре үзгәртү

  Истәлекле период үзгәртү

Җәмгыять өчен әһәммиятле булган теге яки бу тарихи вакыйганы, яки мәсъәләне искә алу өчен билгеләнгән вакыт периоды истәлекле период дип атала. Гамәлдә билгеләнгән истәлекле периодлар минут (ru:Минута молчания), сәгать (Җир сәгате), көн, атна, ай, ел яки унъеллык була.

  Милли бәйрәм үзгәртү

Махсус бер дәүләт яки шул дәүләтне булдыручы төп милләтнең вәкилләренә яки шул илендә яшәүче барлык башка халыкларның тарихында әһәмиятле вакыйганы искә алуга багышланган бәйрәм милли бәйрәм дип атала. Соңгыларының күпчелеге рәсми бәйрәм статусын ала, ягъни илдә яшәүче халык өчен ял көне.

  Һөнәри бәйрәмнәр үзгәртү

Теге яки бу һөнәр буенча эшләүчеләрне алар күрсәткән хезмәтләре өчен бәйрәм итү өчен билгеләнгән көн һөнәри бәйрәм дип атала.

  Җәмгыяви төркемнәр бәйрәмнәре үзгәртү

Халыкара җәмгыяте өчендә төрле мәсьәләләр тирәсендә фикер төркемнәренә берләшкән кешеләрнең уртак бәйрәмнәре җәмгыяви төркем бәйрәме дип атала.

  Җирле бәйрәм   үзгәртү

Теге яки бу җирлектә (аерым торак пунктта, районда яки өлкәдә) билгеләнүче вакыйга җирле бәйрәм дип атала.

Җирле бәйрәмнәр төрләре үзгәртү

  • Торак пункты булдырылуы көне
  • Торак пункты яки өлкәнең статусы үзгәрүе көне.
  • Торак пункта яки өлкәдә яшәүче җәмагәтьчелек тарихында әһәмиятле вакыйганы искә алу.

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү