Җир сәгате (ингл.Earth Hour) — Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан һәр елны март аеның соңгы шимбәсендә оештырылган дөньякүләм вакыйга. Климат үзгәреше мәсьәләсе турында онытмыйча, конкрет адымнар ясарга кирәкне истә тотсыннар өчен, шәхесләр һәм оешмалар бер сәгать дәвамында кулланмый ала алган утларны бер сәгатькә сүндерергә чакырылалар.

Җир Сәгатенең туграсы

Тарихы үзгәртү

  • Җир сәгате инициативасы WWF һәм The Sydney Morning Herald гәҗите тарафыннан 2007 елында уйлап чыгарылды - шул елны ук башлангычта   Сидней шәһәрендә яшәүче 2,2 миллион кеше катнашты.[1].
  • Сиднейның үрнәгендә, 2008 елда дөньядагы күп башка шәһәрләр дә бу инициативага катнаша башлады.
  • 2012 елгы "Җир сәгате" 31 март көнне катнашучыларның җирле вакыт буенча 20:30 белән 21:30 арасында уздырыла.
  • 2013 елда "Җир сәгате" 23 март шимбә көнне уздырылды.
  • 2014 елда "Җир сәгате" 29 март шимбә көнне җирле вакыт буенча 20:30 белән 21:30 арасында уздырыла.[2]
  • 2020 елда — 28 март (шимбә).
  • 2021 елда — 27 март (шимбә).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Earth Hour - Earth Always :: Sydney Media. City of Sydney (2007-05-18). әлеге чыганактан 2008-04-02 архивланды. 2012-03-31 тикшерелгән.
  2. (ингл.) [1] 2014 елның 2 февраль көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү