Михаил Артемий улы Муравьёв (13 сентябрь (25 сентябрь) 1890, Бурдуково, Ветлуга өязе, Кострома губернасы11 июль[1][2][3][4] 1918, Сембер) — Россия империясе гаскәре офицеры, инкыйлабчы (эсер), Кызыл гвардия һәм Кызыл гаскәр корларының командиры.

Михаил Муравьёв
Михаил Артемьевич Муравьёв
Туу датасы

25 сентябрь 1880(1880-09-25)

Туу урыны

Бурдуково, Ветлуга өязе, Кострома губернасы

Үлем датасы

11 июль 1918(1918-07-11) (37 яшь)

Үлем датасы

Мәскәү

Иялек

Россия империясе
РСФСР

Сугышлар/бәрелешләр

Беренче бөтендөнья сугышы
Россия ватандашлар сугышы

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Михаил Муравьёв Кострома губернасы Ветлуга өязенең Бурдуково авылында (хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Ветлуга районына карый) крестьян гаиләсендә туган. Кострома укытучылар семинариясендә белем алган. 1898 елда армиягә ирекле хезмәт итүче буларак керә, 1901 елда ике еллы Казан җәяүле гаскәр юнкер уку йортын тәмамлагач соң, Рославль шәһәренә җибәрелә.

Рус-япон сугышында поручик дәрәҗәсендә 122-нче Тамбов полкының ротасы белән җитәкчелек иткән. 1905 елда каты яралана. Якынча биш ел эмиграциядә (иң беренче чиратта — Франциядә) булган. Аннан соң Казан җәяүле гаскәр юнкер уку йортында укытучы булып эшләгән.

Беренче бөтендөнья сугышы башында — капитан. Берничә каты яраланудан соң Муравьӗв Әдис прапорщиклар мәктәбенә тактика укытучысы вазифасына күчерелә.

Февраль инкыйлабы вакытында Көньяк-Көнбатыш фронтында булган.[5] Иреклеләр һөҗүм ясый торган частьлары (рус. добровольческие ударные части) оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясаган; Бөтенрусия башкарма комитетының иреклеләрне частьларга яллау буенча оештыру бюросы башында торган.

Ватандашлар сугышы үзгәртү

Октябрь инкыйлабыннан соң Совет хөкүмәтенә үз ярдәмне тәкъдим итә. 1917 елның 28 октябреннән (10 ноябреннән) Петроград саклануы башлыгы, ә 30 октябреннән (12 ноябреннән) — Керенский-Краснов гаскәрләренә каршы сугышкан гәскәрләрнең баш сәргаскәре [6]. 1917 елның 8 (21) ноябрьдә, сул эсерлар үз вәкилләрен барлык дәүләт постларыннан чакырып кайтару сәбәпле, истигъфага чыга.

8 декабрьдән — Россия Көньягының инкыйлабка каршы белән көрәш буенча штабы башлыгы. 1918 елның гыйнвар-февральдә Киев юнәлешендә гаскәр төркеме белән җитәкчелек иткән.

1918 елның 14 февральдә Румыния фронты сәргаскәре урынына билгеләнгән. Апрельдә Мәскәүгә чакырып кайтарыла; анда хакимияттән законсыз файдалануда гаепләнә һәм кулга алына. 9 июньдә, җинаять составы булмау сәбәпле, иреккә чыгарыла.

1918 елның 13 июньдә ЭККА Көнчыгыш фронты сәргаскәре урынына билгеләнгән.

«Муравьёв фетнәсе» үзгәртү

9 июльдән унысына каршы төндә Казанда урнашкан фронт штабны ташлый. Үзеңә лояль мең кешеле кор белән пароходларга утырыша һәм пароходлар белән Сембергә барып җитә. Анда стратегик пунктларны сугышып ала, җитәкчелек итә торган совет хезмәтчеләрне арестка сала (шул исәптә 1-нче армиясе сәргаскәре Михаил Тухачевский).

Брест солыхы төзүенә каршы чыгыш ясаган, үз-үзнеңне «Германиягә каршы сугыша торган гаскәрнең баш сәргаскәре» булып игълан иткән РСФСР Халык Комиссарлар Советына, Мәскәүдәге алман илчелегенә һәм Чехословак корпусының сәргаскәрлегенә Германиягә сугышны игълан итү турында тилиграм җибәргән. 11 июльдә РСФСР Халык Комиссарлар Советы шул эшләрне «инкыйлабка каршы» булып бәяләнгән һәм аны кануннан тыш дип игълан итә. Арест вакытында кораллы каршылыкны күрсәткән һәм үтерелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү