Казан танк университеты
Казан танк университеты яки Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы (tat.lat. Qazan tank universitetı(үле сылтама)) — Россиянең хәрби көчләренең Казанда урнашкан югары хәрби уку йорты. Укучылар саны — 4000 тирәсендә кеше, уку йортының урыны — Ырынбур тракты, 6.
Казан танк университеты | |
Нигезләнү датасы | 22 февраль 1919 |
---|---|
Җитәкче | Виталий Герасимов (1977)[1] |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Урам | Ырынбур тракты |
Урын | Татарстан һәм Ырынбур тракты |
Ана ширкәт | Россия Федерациясе саклану министрлыгы |
Бүләкләр | |
Адрес | Оренбургский тракт, 6 |
Йорт номеры | 6 |
Рәсми веб-сайт | kvtkku.mil.ru |
Казан танк университеты Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүРәсми рәвештә 1919 елның 22 февралендә нигезләнгән. Бу көндә Казанда беренче мөселман җәяүле башлык курслары оештырылган.
1923 елда җәяүле башлык курслары урынында татар-башкорт башлык мәктәбе оештырыла.
Кама танк үзәге
үзгәртүТөп мәкалә Кама танк үзәге
1922 елда Генуя конференциянең имзаланган Раппал килешүе буенча Россия һәм Веймар Җөмһүрияте арасында хезмәттәшлеге оештырыла.1926 елның 3 октябрендә Мәскәүдә Казан янындагы танк үзәген нигезләү карарын расланган. Алман танк мәктәбе, хәрби шәһәрчеге, полигоны Казанның Каргопол полкы территориясендә нигезләнгән. Шулай итеп Кама танк үзәге нигезләнгән. 1933 елның 5 сентябрендә Кама танк үзәгенең эшчәнлеге тәмамланган. Соңгы алман транспорты 1933 елда Казаннан киткән. Алман танкы милеге 220 мең сумнан алман ягыннан сатыл алынган һәм Казан җәяүле — соңрак Казан танк училищесынә тапшырылган.
Сугыш чоры
үзгәртү1937 елның 16 мартында Татар-башкорт башлык мәктәбенә Казан җәяүле училищесы исеме бирелгән.
1941 елның 12 апрелендә Казан җәяүле училищесы Казан танк училищесынә үзгәртелгән.
1943 елда танк башлыклары хәзерләгән өчен Сугышчан Кызыл Байрагы белән бүләк ителгән, 1944 елда сугыш уңышлары өчен Сугышчан Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы вакытында Казан танк училищесындә 5000 танк экипажларын хәзерләнгән.
Үзгәртүләр һәм берләштерү
үзгәртү1966 елда Казан танк училищесынә Югары статусы бирелгән.
2004 елдан Казан югары танк училищесынә Казан югары башлык училищесы исеме бирелә.
2007 елдан Чиләбе танк училищесы берләштергәннән соң, Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы яки Казан танк университеты — Россиянең бердәнбер танкчы-офицерларны хәрби белем бирүче йорты.
2009 елда Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесынә Казан югары артиллерия башлыклар әзерләүче югары училищесы кушыла.
Казан танк университеты хәзер Ырынбур трактында урнашкан. Аның танк полигоны Каенлык (Березовая роща) янында урнаша.
РФ каһарманнары бюстлары
үзгәртү2023 елның 23 февралендә Казан Кызыл Байраклы югары танк команда училищесында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Геройлары (мактаулы исем үлгәннән соң бирелгән) ― КВТККУны тәмамлаучыларга куелган бюстларны ача:
- генерал-майор М. М. Шайморатов
- генерал-майор Р. А. Шадрин
- өлкән лейтенант И. Н. Ахпашев
- өлкән лейтенант В. Н. Горин
- майор С. В. Кустов
- кече лейтенант К. В. Ситкин
- майор Т. О. Мусалаев
- өлкән лейтенант М. И. Михайлов
- өлкән лейтенант И. Л. Насыйбуллин
- өлкән лейтенант Д. Э. Шәймәрдәнов
- майор С. А. Панов[2]
Шәхесләр
үзгәртүБашлыклары
үзгәртү- 02.1919-06.1919 — Искәндәр Госман улы Тальковски
- 06.1919-02.1922 — Георгий Окнинский
- 02.1922-12.1922 — Николай Троицкий
- 01.1923-11.1923 — Василий Смирнов
- 11.1923-04.1931 — Искәндәр Искәндәр улы Тальковски
- 04.1931-02.1934 — Семён Уласевич, комбриг
- 03.1934-12.1939 — Михаил Кирпонос, генерал-лейтенант
- 03.1940-04.1941 — Андриан Васильев, полковник
- 04.1941-11.1942 — Василий Ажгибков, полковник
- 11.1942-02.1947 — Владимир Живлюк, генерал-майор
- 08.1963-07.1975 — Иван Кобяков, танк гаскәре генерал-майоры, Советлар Берлеге каһарманы
- 07.1975-08.1984 — Алексей Соколенко, танк гаскәре генерал-майоры
- 08.1984-08.1987 — Юрий Турчик, генерал-майор
- 08.1987-11.1995 — Геннадий Тимашев, генерал-майор
- 11.1995-08.2014 — Валерий Миронченко, генерал-майор
- 08.2014-03.2017 — Владимир Майстренко, генерал-майор
- 03.2017-07.2024 — Кирилл Кулаков, генерал-майор
- 07.2024-әлегә — Виталий Герасимов, генерал-лейтенант (1977 елның 9 июлендә Казанда туган. Казан югары танк команда училищесын һәм Чиләбе танк институтының Казан филиалын тәмамлаган. РФ Кораллы көчләре Генераль штабы Хәрби академиясенең илкүләм иминлек һәм дәүләт оборонасы факультеты тыңлаучысы булган)[3].
Укытучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан танк университеты укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1969-07-20 | Кирилл Кулаков | Казан югары хәрби башлыклар уку йорты |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан танк университетын тәмамлаучылар.
Казан танк университетында укуны тәмамлаучылар арасында 42 Совет Берлеге Каһарманы, 10 Россия Каһарманы, 300 артык генерал булды:
- совет маршалы Егоров
- генерал-полковник А. Клюев
- нарком урынбасары Шорин,
- генерал-полковниклар - Клишин, Владислав Ачалов, Трошев Геннадий, Герасимов Валерий, Потапов һәм бүтән.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://tatar-inform.tatar/news/vitalii-gerasimov-kazan-tank-ucilishhesy-baslygy-itep-bilgelande-5890266
- ↑ Дмитрий Шатров. В Танковом училище Казани Минниханов открыл бюсты выпускникам-Героям России. Татар-информ, 23.02.2023
- ↑ Виталий Герасимов Казан танк училищесы башлыгы итеп билгеләнде. Татар-информ, 10.07.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Хасанов М.Х. Татарская энциклопедия. — Ин-т Татарской энциклопедии, 2006. — С. 133. — 663 с. — ISBN 585247035X
- Танковая школа в Казани
- ТАНКОВАЯ ШКОЛА В КАЗАНИ. ОБЪЕКТ «КАМА»