Фатыйх Шәрипов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Фатыйх Шәрипов (Фатыйх Зариф улы Шәрипов) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), подполковник.

Фатыйх Шәрипов
Туу датасы 20 гыйнвар 1921(1921-01-20)
Туу урыны ТАССР, Бөгелмә кантоны, Бәйрәкәтамак авылы
Үлем датасы 4 июнь 1996(1996-06-04) (75 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург
Гаскәр төре танк
Дәрәҗә подполковник
Җитәкчелек иткән танк ротасы командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1951

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1921 елның 20 гыйнваренда ТАССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Ютазы районы) Бәйрәкәтамак авылында туган. Бөгелмә педагогия укуханәсен (1937), Казанда танк училищесын (1940-1942), Ленинградта бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен (1946) тәмамлаган. 1937-1940 елларда авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1942 елның маеннан фронтта. 40- армиянең 10- танк корпусы 183- танк бригадасы танк ротасы командиры. Брянск, Воронеж, I һәм II Украина фронтлары составында Воронеж-Косторненская, Белгород-Харковь юнәлешендә һөҗүмнәрдә, Днепрны кичүдә катнаша (1943). Яссы-Кишенәү (1944) һәм Братислава-Брно (1945) юнәлешләрендә һөҗүм хәрәкәтләрендә катнаша.

Батырлыгы үзгәртү

Украина ССР Киев өлкәсе Кагарлык районы Балык авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык үрнәге күрсәтә: 1943 елның 23 сентябрендә Ф. Шәрипов җитәкчелегендәге моторота елганы кичә, плацдарм яулый, 3 тәүлек буена дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып тора. 1944 елның 1 гыйнваренда Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.[1]

Сугыштан соң үзгәртү

1951 елда оттавкага чыга. Ленинградта диңгез укуханәсендә эшли.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Баулыда якташлары - Советлар Берлеге Каһарманнарына багышланган мемориаль комплекста бюсты урнаштырылган.
  • Казанда Җиңү паркындагы мемориаль комплекста исеме язылган мәрмәр такта куелган.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.
  2. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз: Әдәби-документаль очерклар hәм язмалар. Казан, 1990.
  3. Герои Советского Союза. Мәскәү, 1987.
  4. Татарская энциклопедия. В 6 т. Казан, 2010.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү