Җиңү паркы (Казан)

Казандагы мемориаль җиңү паркыКазанның Яңа Савин районында, Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы кисешү урынында урнашкан парк.

Җиңү паркы
55°49′48.03″ т. к. 49°06'27.1" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
РайонЯңа Савин районы[1][2]
Мәйдан50 га
Җиңү паркы (Казан) (Русия)
[[commons:Category: Victory park (Kazan) Викиҗыентыкта|Җиңү паркы]] Викиҗыентыкта

Парк мәйданы якынча 50 гектар тәшкил итә.[3]

Тарих үзгәртү

Парк 1970-елларда нигезләнгән. Сазламыкта Бөек Ватан сугышының көннәре саны буенча 1418 агач утыртылган.

Мемориаль комплексы 1995 елда төзелгән.

Объектлар үзгәртү

Мемориал үзгәртү

Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә мемориаль комплексы мәңгелек уты әйләнәсендә урнашкан. Биредә мәрмәр такталарында ТАССРда туган Советлар Берлеге каһарманнары, Социалистик Хезмәт Каһарманнары һәм Дан орденының тулы кавалерларының исемнәре язылган.

Җиңү стеласы үзгәртү

42 метр биек Җиңү стеласы паркка Ямашев проспекты ягыннан керү яннында урнашкан. Аның битләвендә кылычлы сугышчы вә кулда бала булган Хатын-ана торалар. Стеланың очында җиңү таҗы тора.

Хәрби техникасы күргәзмәсе үзгәртү

Паркта ачык һавада Бөек Ватан сугышы дәверендәге хәрби техникасы күргәзмәсе урнашкан. Монда танклар, броньлаштырылган хәрби күзәтү-диерсион машинасы, БТР-1, БТР-2, хәбри десант машиналары, танкларга каршы артиллерия туплары, һаубицалар, үзйөрешле артиллерик җайланмалары, очкычлар, боралаклар, һ.б. техника күрсәтелгән.

Аллеяләр вә һәйкәлләр үзгәртү

Паркта теге-бу гаскәр төрләренә багышланган аллеяләр бар. Аларның бересе һәлак булган сугышчыларының тол хатыннарына багышланган.

Паркның төньяк-көнчыгыш өлешендә кечкеә буа урнашкан; анда махсус асралган кәрәкәләр, карплар һәм кыр үрдәкләре бар.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани