Боралак (беренче атамасы геликоптер, фр. hélicoptèreἕλικος «эспирәл, винт» һәм πτερόν «канат» сүзләреннән ясалган, шулай ук рус алынмасы «вертолет») — күтәрү көче һәм тартуы бер яки берничә йөртүче һава винтлары ярдәмендә барлыкка килә торган очу аппараты. Йөртүче винтларының саны (бер, ике, күп винтлы) һәм аларның үз-ара урынлашуы (бер күчәргә утыртылган, буй, аркылы), двигательләренең саны (бер, ике, күп двигательле), йөртүче винтлары күчергеченең тибы (механик, реактив), тәгаенләнеше (күп максатлы, коткару, транспорт өчен һ. б.), йөк күтәрүчәнлеге (җиңел, уртача, авыр һ. б.) буенча аерылалар. Аппарат вертикаль юнәлештә күтәрелә һәм утыра ала, һавада бирелгән биеклектә “эленеп” тора, теләсә нинди күчәр буйлап күчә һәм аның тирәсендә әйләнә ала. Хәрби һәм граждан авиациясендә киң файдаланыла.

Боралак 1922
HH-43 Huskie
Да Винчиның «һава тишүчесе»

Боралаклар төзү́ үзгәртү

Авиация машиналары төзү тармагы. Боралаклар төзү — техник яктан аеруча нык үсеш алган сәнәгать тармагы. Боралаклар төзү өчен югары фәннилек, югары дәрәҗәдә кооперация һәм җитештерү концентрациясе хас. Боралак кебек очкыч аппарат төзү идеясе самолёт төзи башлаганга кадәр үк (19 йөз ахыры) мәгълүм булса да, шактый соңрак гамәлгә ашырыла. Боралакларны Русиядә серияләп чыгару Казан вертолёт заводында (КВЗ) 1950 елларда Ми-1 аппаратларыннан башлана. Ми-1 сериясендәге беренче 25 боралак 1952 елның җәендә Тушинода (Мәскәү) Авиация көненә багышланган парадта катнаша. Боралаклар өчен ике төп үсеш юнәлеше билгеләнә: аларның йөк күтәрүчәнлеген арттыру һәм чагыштырма очу-техник сыйфатламаларын яхшырту. Көч бирү җайланмасын пешкәкле двигателе булган Ми-1, Ми-4, Ка-18, Ка-26 боралаклары урынына газ турбиналы двигательләр белән җиһазланган һәм икътисади сыйфатламалары яхшырак булган 2-нче буын - Ми-2, Ми-6, Ми-8, Ка-25 боралаклары алмашка килә. 3-нче буын боралаклары Ми-17, Ми-26, Ка-32 тагын да яхшырак эксплуатацион һәм икътисади сыйфатламаларга ия, аларда тавышны, вибрацияне киметә торган композит материаллар һәм камилләштерелгән җиһазлар файдаланыла. 4-нче буын Ми-28, Ми-172, Ми-38, Ка-50, Ка-60, «Ансат» боралакларын төзегәндә фән, техника һәм технологиянең өр-яңа казанышлары кулланыла. ССРБ-да һәм Русиядә боралак проектлары М. Л. Миль һәм Н. И. Камовларның махсус конструкторлык бюроларында төзелә, Ростов (Ми-1, Ми-6, Ми-24, Ми-26), Күмертау (Ка-26, Ка-27, Ка-32), Улан-Удэ (Ка-25, Ми-8), Арсеньев (Ми-24, Ми-34, Ка-50), Ырынбур (Ми-1) шәһәрләрендә серияләп җитештерелә. Казан — боралаклар эшләп чыгаручы иң эре үзәкләрнең берсе. 1951 елда Ми-1 боралакын җитештерү үзләштерелә. КВЗ-да Ми-4 боралакы 1 ел эчендә проектлаштырыла һәм төзелә, сыйфатламалары ягыннан ул чит илләрнекеннән өстенрәк була. Ми-4 — Русиядән чит илләргә чыгарыла торган беренче боралак.

Башкортстанда 1950-нче еллар уртасыннан Уфа моторлар ясау җитештерү берләшмәсендә Ми-1, Ми-6, Ми-26 боралак механизмнары (салышлык автоматы, күчергеч валы булган вентилятор, йөртүче винтларның тормозы), Ка-27, Ка-29, Ка-32 боралак өчен йөртүче винтларның колонкалары чыгарыла. 60-нчы еллар азагында Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә Н. И. Камов ис. Махсус КБ-да (Люберцы шәһәре) проектланган төрле модификациядәге ике двигательле боралак, күп максатлы җиңел боралак җитештерү үзләштерелә.

 
Ми-8 боралагы

Дөньяда иң киң таралган (70 илдә файдаланыла) Ми-8 боралакын серияләп чыгаруны КВЗ 1965 елда үзләштерә, аерым чорларда елына 350 дән артык боралак җитештерә, барлыгы 4000 ләп боралак экспортка җибәрелә. Кайбер елларда сатудан алынган валюта кереме ССРБ-да авиация экспортыннан кергән барлык акчаның яртысыннан күбрәген тәшкил итә.

1957 елда КВЗ-да боралакларны серияләп җитештерүне конструкторлык күзәтчелегендә тоту өчен Казанда ОКБ-387 җирлегендә баш конструктор Г. И. Бакшаев җитәкчелегендә М. Л. Миль исемендәге Мәскәү боралак заводының Казан филиалы оештырыла (хәзер «Боралакы Ми» — КНПП — Казан «Ми вертолётлары» фәнни-җитештерү предприятиесе). Соңрак М. Л. Миль ОКБ-сының Казан филиалы Улан-Удэ шәһәрендәге авиация заводында Ми-8 боралакларын һәм аның модификацияләрен эшләп чыгаруга да күзәтчелек итә. ОКБ-387-дә Ми-8 боралакының күпсанлы модификацияләрен проектлаштыруның төп эшләре башкарыла. 1972 елда — Ми-14 боралакы, 1976 елда — өченче буын Ми-8МТ боралакы, 1982 елда тәҗрибә боралакы Ми-18 төзелә.

1990 елларда илдә урнашкан яңа икътисади мөнәсәбәтләр КВЗ-га «Ансат», «Актай» кебек боралакларны мөстәкыйль проектлаштыру мөмкинлеге бирә.

Турыдан-туры КВЗ катнашында оештырылган предприятиеләр: «Омега» (проектлаштыру эшләрен фәнни-техник оештыру), «Заречье» (җирдә хезмәт күрсәтүче заманча чаралар эшләү һәм җитештерү), «Кристалл» (КВЗ боралакларын заказчылар таләпләренә туры китереп җиһазлау программалары), «Хелико» (боралакларда медицина комплексларын оештыру концепциясен эшләү), «Авиаремсервис» (эчке һәм тышкы базарны запас детальләр белән тәэмин итү), «Эрдас» (төзәтү-торгызу эшләрен оештыру) тикшеренү үзәкләре.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Оешмалар
Мәгълүмат