КүмертауБашкортстанның Куергазы районында урнашкан шәһәр. Куйбышев тимер юлының әһәмиятле станциясе. Уфадан 250 км ераклыкта урнаша.

Күмертау
Карта
Ил Россия
Республика Башкортстан
Район Куергазы районы
Координатлар 52°46'0"тн, 55°47'0"кнч
Мэр Олег Фролов
Нигезләнгән 1948
Мәйдан 99 км²
Климат уртача
Халык саны 62 034 кеше
Телефон коды 34761
почта индекслары 453300
Рәсми сайт admkumertau.ru

Халык үзгәртү

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
30 937 44 403 51 889 64 260 65 003 62 851

2010 елга шәһәрдә 66 мең кеше яши дип фаразлана.

Күмертау — төрле объектив сәбәпләр аркасында күрше Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамактан да ныграк руслашкан шәһәр, халкының 61,6 процентын руслар тәшкил итә. 11,5 меңе (16,4 процент) — башкортлар, 9 меңе (12,9 процент) татар милләте вәкилләре.

Икътисад үзгәртү

Кайчандыр ташкүмер чыгаручылары белән дан тоткан шәһәр бүген башка юнәлешләрдә үсә. Күмертау авиация предприятиесе, «Искра» машина эшләү заводы, «Нефтехиммаш», арматура заводы, Күмертау электр-җылылык челтәре кебек эре ширкәтләр шәһәр икътисадының нигез ташын тәшкил итә. Биредә кече бизнесның төрле формалары үсештә. Шәһәр бюджетының өчтән бер өлеше соңгылар исәбенә тулыландырыла.

Мәгариф үзгәртү

Мәгариф өлкәсе шәһәр хакимияте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Урындагы бюджетның 64 проценты мәгарифкә юнәлтелүе шул хакта бәян итә.

Биредәге 24 гомуми белем бирү учреждениесе коллективлары көчле педагоглардан тупланган.

Мәктәпләрдә 7311 укучы белем ала, шуларның арасында рус булмаганнары — 1819 бала. Алардан 64,16 проценты туган телен өйрәнә. Ләкин шәһәрдә башкорт балалар бакчалары, башлангыч мәктәп, башкорт гимназиясе, политехник лицей ачылу уңай нәтиҗәләр бирсә дә, татар балаларына туган тел укыту әлегә бик зур булмаган күрсәткечләргә кайтып кала. Әлеге көндә татар теле 6 нчы, 9 нчы, 11 нче, 12 нче мәктәпләрдә, 1 нче гимназиядә генә укытыла, бу дәресләргә барлыгы 140 бала йөри. Күрсәткеч шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 795 татар баласының 16,8 процентын гына тәшкил итә[7].

Шәхесләр үзгәртү

  • Ришат Нигъмәтуллин (1952), галим.

Урамнары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  2. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-02 
  7. Боз кузгалдымы?(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү