Михаил Девятаев

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Девята́ев Михаил Петр улы (8.7.1917, Тәрби, Спасск өязе, Пенза губернасы, Россия империясе - 24.11.2002, Казан), Советлар Берлеге каһарманы (15.8.1957), гвардия өлкән лейтенанты. Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Михаил Девятаев
Туу датасы 8 июль 1917(1917-07-08)
Үлем датасы 24 ноябрь 2002(2002-11-24) (85 яшь)
Үлем урыны Казан, Татарстан, Россия
Иялек ССРБ ССРБ,
Россия Россия
Дәрәҗә
ССРБ Хәрби-Һава көчләре өлкән лейтенанты
ССРБ Хәрби-Һава көчләре өлкән лейтенанты
Өлеш 104-нче гвардия истребительләр авиация полкы
Сугышлар/
бәрелешләр
Бөек Ватан сугышы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Жуков медале
Жуков медале
Владимир Илья улы Ленин туган көненә 100 ел тулуны билгеләп үтү йөзеннән медале Мәскәүне саклау өчен медаль
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40-еллыгы медале
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40-еллыгы медале
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50-еллыгы медале
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50-еллыгы медале
«Хезмәт ветераны» медале
«Хезмәт ветераны» медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 50-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 50-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 60-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 60-еллыгы медале
Юбилейная медаль «70 лет Вооружённых Сил СССР»
Юбилейная медаль «70 лет Вооружённых Сил СССР»
2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар ордены» (АДҖ)
[[commons:Category: Mikhail Devyatayev Викиҗыентыкта|Михаил Девятаев]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

крестьян гаиләсендә туган һәм анда унөченче бала булган. Милләте буенча мукшы. 1933 елда 7 сынфыны тәмамлый.

Казан елга техникумын (1938) тәмамлый. 1938 елдан Кызыл Гаскәр сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1940 елда Ырынбурда очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбендә укый.

Бөек Ватан сугышы

үзгәртү

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 104нче кырып бетерүчеләр авиация полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы кырып бетерүчеләр авиациясе дивизиясе). Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1нче Украина фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944). 1944 елныэ 13 июль кичендә Девятаев очкычы кырып бетерүчеләр төркеме белән дошман авиациясе һөҗүменә каршы очып китә. Львов шәһәре янында Девятаев яралана, очкычына ут каба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә эләгә.

Сорау алганнан соң, аны абверның разведка төркеменә, соңрак Луҗ хәрби әсирләр лагерена, аннары Заксенхаузен (Көнигсберг шәһәре) концлагерена күчерәләр. 1944 елның 13 августында Девятаев хәрби әсирләр төркеме белән беренче тапкыр качарга омтылып карый. Качкыннар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр Балтыйк диңгезе Узедом утравындагы (Германия) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемүнде яшерен полигонына озатылалар.

1945нең 8 февралендә Девятаев кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән алманнарның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель-111» очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемүнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра.

Сугыштан соң

үзгәртү

Сугыш беткәч, Девятаев  хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә. 1945 елның сентябрендә конструктор С.П. Королёв Девятаевны Польшада элекке әсирләрне тикшерү лагеренда таба һәм аны Пенемүндегә чакыртып алдыра. Девятаев С.П. Королёвка анда ракеталарның кайда ясалуын һәм кайдан җибәрелгәнлеген күрсәтә. Девятаев Пенемүндедән Брестка, аннары Невель шәһәренә күчерелә. Запастагы гвардия өлкән лейтенанты Девятаев шул елның ноябрендә Казанга кайта. Кулында капитан дипломы булса да, 1946 елда ул кыенлык белән генә Казан елга портына йөкче булып эшкә урнаша, тиздән капитан, аннары су асты канатлы пассажир судносы капитаны, остаз-капитан булып эшли. 1957 елда космик корабльләр генераль конструкторы С.П. Королёв һәм 3 тапкыр Советлар Берлеге Герое А.И. Покрышкин булышлыгы белән Девятаев аклана, аңа Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Девятаев исеме бөтен дөньяга таныла. 1990-еллар башында күпмилләтле Казан иҗтимагый-сәяси үзәге идарәсе әгъзасы. 1999-2002 дә «Татарстан яңарышы» («За возрождение Татарстана») республика иҗтимагый-сәяси оешмасының сәяси советы рәисе, ТР Ветераннар советы әгъзасы. Мордва Республикасы, Казан, Вольгаст һәм Циновичи (Алмания) шәһәрләренең мактаулы ватандашы.[1] Казан шәһәрендә бер урам һәм Казан елга техникумы Девятаев исемен йөртә, ул яшәгән йортка мемориаль такта куела. Тәрби поселогында Геройга музей ачыла.

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Фәүзия (Муратова). Балалары: уллары Алексей, Александр, кызы Нелли.[2]

Кызыклы факт

үзгәртү
 
Ян Винецкий Михаил Девятаев (у) белән

1945 елның февралендә иптәшләре белән дошманның Хейнкель очкычын урлап алып китеп, фашист әсирлегеннән котылган Михаил Девятаевны беренче булып Казан елга портыннан Ян Винецкий эзләп таба, сораштыра, батыр күп мәртәбәләр сөйләгән әсирлектән котылу тарихына беренче булып ышана. Девятаев турында язган очеркын «Красная Татария» газетасы бастырырга батырчылык итмәгәч, «Литературная газета» хәбәрчесе Булат Гыйззәтуллин ярдәме белән әлеге газетада 1957 елның 23 мартында «Батырлык» (рус. Мужество) мәкаләсен бастыра[3]. Ике айдан (1957 елда) Михаил Девятаевка Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
  Тышкы видеофайллар
  Михаил Девятаев белән әңгәмә. Казан, 8 февраль 2002 г.

Моны да карагыз

үзгәртү