Булат Гыйззәтуллин
Булат Гыйззәтуллин, Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллин, рус. Булат Минуллович Гизатуллин (1920, Уфа — 1989, Казан) — журналист, мәдәният эшлеклесе, ТАССР һәм РСФСР (1970) атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан АССР мәдәният министры (04.11.1961 - 03.04.1973). Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Булат Гыйззәтуллин | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллин |
Туган | 29 сентябрь 1920 Уфа |
Үлгән | 1989 Казан |
Яшәгән урын | Пушкин урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | мәдәният эшлеклесе, министр |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1920 елның 29 сентябрендә Уфада туган. Күренекле язучы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә тәрбияләнгән. Әнисе Гөлсем (1900-1967), мөгаллимә. Туганнары Арлат (1926-1995), Празат (1927-2001), Үзбәк (1933), Йолдыз (1936)[2]
Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1950).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1950-1953 елларда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналының җаваплы сәркатибе.
- 1955-1958 елларда «Литературная газета»ның ТАССРдагы үз хәбәрчесе.
- 1958-1961 елларда СБКФ Татарстан өлкә комитетында мәдәният бүлеге мөдире.
- 1961-1973 елларда Татарстан АССР мәдәният министры.
- 1973-1976 елларда Казан циркы директоры һәм баш режиссеры, 1976 елдан баш режиссеры. Казан циркында «Сабантуй» программасы (1970, А. Лазарев белән бергә), Г. Минасовның «Иллюзионист аюлар», Н. Качаковның «Ягуарлар һәм дөяләр» аттракционнары, И. Зариповның «Рәссам-моменталист», В. Анисимовның «Әйдәле, песиләр» номерлары авторы[3].
1963-1975 елларда ТАССР югары шурасы депутаты.
Мәдәниятка керткән хезмәте
үзгәртү1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, ябылган Татар дәүләт театр училищесын 1962 елда Казан театр училищесы итеп ачуга ирешә.
Татарстан дәүләт симфоник оркестрын оештыруда, Казан циркы бинасын төзүдә, Татарстанның авыл җирлекләрендә клублар ачуда, китапханәләрнең матди-техник нигезен ныгытуда һәм китап фондын баетуда, мәдәният-агарту эше буенча әзерлекле белгечләрне укытып чыгаруда, КамАЗ заводының беренче чиратын һәм Яр Чаллы шәһәрен төзүчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтүне оештыруда керткән хезмәтләре игътибарга лаек.
Мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин без (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле) гастрольгә киткәндә, чәчәк тотып перронда озатып кала, кайтканда үзе килеп каршы ала торган иде. Ул күренекле галим гаиләсендә тәрбияләнгән, бик укымышлы, югары мәдәниятле шәхес иде[4] |
Бүләкләре, мактаулы хезмәтләре
үзгәртү- ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1970 РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: 1984.
- ↑ Мәгариф.рф сайты
- ↑ Казан циркы сайтында
- ↑ «Мәдәни җомга», 01.04.2016}}
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0