Празат Исәнбәттатар режиссеры.

Празат Исәнбәт
Туган 9 октябрь 1927(1927-10-09)
Уфа
Үлгән 15 декабрь 2001(2001-12-15) (74 яшь)
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ата-ана

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Празат Исәнбәт 1927 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә танылган татар язучысы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында актер һәм режиссер факультетларында белем ала.

1965-1998 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында режиссер. Режиссер буларак ул җитмештән артык татар, рус, чит ил драматургларның әсәрләрен сәхнәгә куйды: Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” һәм “Гөлҗамал” пьесалары, Гильерме ФигейредоныңЭзоп”, Жан-Батист Мольерның “Тартюф”, Шекспирның “Мера за меру”, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” , Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?”, Галиәсгар Камалның “Банкрот”, “Бәхетсез егет”, Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, “Яшь йөрәкләр”, Мирхәйдәр ФәйзинеңГалиябану” һ.б. шундый зур күләмле әсәрләре аша Празат Исәнбәт татар театры тарихында җуелмас эз калдыра.

1958—61 елларда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студиядә, 1983—86 елларда — Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Укучылары арасында Ирек Баһманов, Мансур Шиһапов, Наилә Гәрәева.

Соңгы елларда режиссер Гаяз Исхакыйның әсәрләрен сәхнәгә кайтару эше белән шөгыльләнгән («Зөләйха», «Җан Баевич» һ.б.)

Празат Исәнбәт 2001 елның 15 декабрендә вафат була.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү