Шәриф Камал

Википедиядә шундый исемле башка кешеләр турында мәкаләләр бар, кара: Камал.

Шәриф Камал
Ш.Камал.gif
Туган телдә исем Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев
Туган 27 февраль 1884(1884-02-27)
Пешлә, хәзерге Рузай районы Мордовия
Үлгән 22 декабрь 1942(1942-12-22) (58 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Островски урамы, 15[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы
Эш бирүче «Нур» һәм «Вакыт»
Җефет Хәят
Балалар улы Йосыф,
кызы Зәйнәп
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены (1940)
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1940)
Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев
Җенес ир-ат
Туу датасы 16 (28) март 1884[2]
Туу урыны Пешлә, Рузай районы
Үлем датасы 22 декабрь 1942(1942-12-22)[2] (58 яшь)
Үлем урыны Казан, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Яңа бистә зираты
Һөнәр төре язучы
Эш урыны «Нур» һәм «Вакыт»
Активлык урыны Ләбәжә, Түбән Пешли, Истанбул, Каһирә, Санкт-Петербург, Ырынбур һәм Казан
Бүләкләр
Ленин ордены
Изображение памятной доски

Шәриф Камал (чын исеме Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев; 1884 елның 27 феврале, Татар Пешләсе1942 елның 22 декабре, Казан) — татар әдәбияты классигы, язучы, драматург һәм журналист, татар әдәбиятында новелла жанрына нигез салучыларның берсе. Совет чоры иҗаты белән социалистик реализм юнәлешенә зур өлеш кертә. ТАССР Атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин ордены иясе (1940 ел).

БиографияҮзгәртү

 
Гаиләсе: кызы Зәйнәп, улы Йосыф, хатыны Хәят
 
Яңа бистә зиратында кабере

ЯшьлекҮзгәртү

Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев 1884 елның 27 нче февралендә элеккеге Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва Республикасының Рузаевка районы) Татар Пешләсе авылында Камалетдин мулла гаиләсендә туа. Байгилдиевләр нәселенең тарихы XVII гасырларга ук барып тоташа. Алар арасында дин әһелләре дә, сәүдәгәрләр һәм хәрбиләр дә була. Шәрифнең абыйсы Гыймадетдин (Гыймади) дини карьераны сайлый һәм соңрак ахун дәрәҗәсенә ирешә.

Шәриф Байгилдиев Ләбәжә һәм Түбән Пешли мәдрәсәләрендә белем ала. 17 яшендә атасы белән ачуланышып, 1901 елда авылдан чыгып китә. Язучының автобиографиясенә караганда, ул сәүдәгәр Анненковка яллана һәм аның белән Ригага китә. Анда ярты ел эшләгәч, Одессага юл ала, анда җыештыручы булып эшли. Монда да озак тормыйча, Батумига китә, анда бер-ике ай эшләгәч, төрек диңгезчеләре белән Трапезундка барып җитә.

Аннары Истанбулдагы Дарелмөгаллиминдә (педагогика институты) укуын дәвам итә. Икенче курстан соң Шәриф Каһирәгә китә, андагы университетның ирекле тыңлаучысы була. Матди кыенлыкларга күрә 1903 елда Русиягә әйләнеп кайта. Донбасс шахталарында, Каспийдагы балыкчылар артельләрендә, Одессада, Кырымда, Кавказда эшли.

1905 елдан булачак язучы Петербургда яшәүче абыйсы Гыймади Байгилдиев белән бергә мөгаллимлек кыла, соңыннан «Нур» газетасында хезмәт итә: мәкаләләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә. 1906 елда «Садә» («Аваз») исемле шигырьләр мәҗмугасы дөнья күрә.

Петербургта эшләп алганнан соң, яшь язучы туган авылына кайта һәм мәдрәсәдә укыта. Бу чорда аның әсәрләре төрле газета һәм журналларда басыла башлый. Ул үзенә Шәриф Камал тәхәллүсен сайлый.

Ырынбур дәвереҮзгәртү

Моңарчы Шәриф Камалның әсәрләре белән «Шура» журналы аша таныш булган шагыйрь, иганәче, алтынчы Закир Рәмиев чакыруы буенча, әдип 1910 елда Ырынбурга китә. Анда бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр нәшер иткән «Вакыт» матбагасында хисапчы, корректор, әдәби хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта әлеге газета һәм «Шура», «Кармак» журналлары битләрендә актив рәвештә үзенең әсәрләрен бастыра[3]. 1914 елда әдипне таныткан иң атаклы әсәрләрнең берсе «Акчарлаклар» повесте дөнья күрә. 1915 елда «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы языла. . Соңгы пьесаны зур уңыш белән Габдулла Кариев Сәйярдә сәхнәләштерә. Бу әсәр революция кадәрге татар комедиясенең өлгесе булып санала.

Язучының Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗаты татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә. Ш.Камалның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур. Тирән психологизм, эмоциональ-лирик моң, мәгънәви тирәнлек, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык — әдипнең әсәрләренә әнә шул сыйфатлар хас. Кыска хикәя остасы буларак, ул А.Чеховтан өйрәнсә, күләмле әсәрләр авторы буларак М.Горькийны үзенең остазы дип саный.[4]

1918–1919 елларда «Эшчеләр дөньясы», «Кызыл йолдыз», «Юксыллар сүзе» (Оренбург шәһәре) газеталары редакцияләрендә эшли. Оренбург өлкәсе Чебенле авылында коммуна оештыруда катнаша. 1924 елга кадәр Оренбургның төрле оешмаларында эшли, «Юл» газетасы мөхәррире була.

КазанҮзгәртү

1925 нче елдан — Казанда. Биредә ул соцреализм рухындагы әсәрләр яза: «Матур туганда», «Таң атканда» романнары, «Таулар», «Ут», «Козгыннар оясында», «Томан арты» пьесалары.[4] Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен тәрҗемә итә.

1934 елда СССР Язучылар берлегенә алына. «Халык дошманнары» Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гомәр Гали белән «элемтә тоткан өчен» ВКП(б)дан чыгарыла.

Шәриф Камал Казан шәһәрендә яшәгән дәверендә «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә бүлек җитәкли, 1927 елның 28 маеннан Татар мәдәнияте йортында гыйльми сәркәтип булып хезмәт итә. 192 елның маеннан 1932 елның 16 июленә кадәр ТАССРның Әдәбият һәм нәшрият эшләре буенча баш идарә (Главлит) инспекторы, 1933–1935 елларда Татар академия театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли.

1935 елдан әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә.

1940 елда язучының иҗади эшчәнлегенең 30-еллыгы киң колач җәеп бәйрәм ителә, бәйрәм чаралары Казанда һәм Мәскәүдә оештырыла. Язучыга Ленин ордены тапшырыла, татар әдипләреннән беренчеләрдән булып ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.

Шәриф Камал 1942 елның 22 декабрендә Казанда үзенең фатирында вафат була.

ГаиләҮзгәртү

Язучының әтисе Камалетдин Пешлә авылында имам булып торган, 1926 елда вафат булган. Автобиографиясендә Шәриф Камал әнисенең 1912 елда вафат булуын хәбәр итә.

Язучының тормыш иптәше — Хәят Фәхретдин кызы. Гаиләдә бер кыз – Зәйнәп һәм ике малай – Йосыф үсәләр. Кызы Зәйнәп Шәриф кызының тормышы әтисе музее эшчәнлеге белән тыгыз бәйле: ул музейның беренче фәнни хезмәткәре дә, аңа бихисап экспонатлар тапшыручы да. Өлкән улы Хөсәен 1929 елда Ялтада авырудан үлеп китә. Язучының кече улы Йосыф 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була[5]. Язучының тагын бер баласы, Роза исемле кызы, сабый чагында, 1925 елда, вафат була.

ХәтерҮзгәртү

1944 елда РСФСР Халык комиссарлары советының ТАССР Дәүләт музееның әдәби бүлеген – Шәриф Камалның музей-фатирын булдыру турында карары чыга. 1950 елның 29 гыйнварында Шәриф Камалның Островский урамындагы квартирасында рәсми рәвештә әдипнең фатир-музее ачыла[6]. 1959 елдан Шәриф Камал яшәгән йорт республика күләмендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Язучының каберлеге дә республика күләмендәге мәдәни мирас объекты буларак саклауга куелган.

1953 елның 4 декабреннән Казанның элеккеге Иске Вахитов урамы Шәриф Камал исемен йөртә.

Язучының туган авылындагы мәктәптә Шәриф Камалга багышланган экспозиция ачылган.

2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли музее һәм Татар китабы йорты Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/276.pdf
  2. 2,0 2,1 Зур Россия энциклопедиясеБольшая российская энциклопедия, 2004. — ISBN 978-5-85270-320-0
  3. Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры. бит6, archived from the original on 2013-07-02, retrieved 2011-05-25 
  4. 4,0 4,1 Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры бит11
  5. Шәриф Камалның гаиләсе турында — Татар әдәбияты тарихы музее
  6. Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры., archived from the original on 2011-11-15, retrieved 2011-05-25 

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү