Татар мәдәнияте йорты

Татар мәдәнияте йорты

Барлыкка килү тарихы үзгәртү

1920 нче елларның икенче яртысыннан башлап, РСФСРда төбәкне өйрәнү эшләренә дәүләт үз яңалыкларын кертә башлый. Моңа кадәр яшәп килгән фәнни җәмгыять һәм оешмаларны “социалистик төзелеш” кебек зур механизмның бер буыны итеп карала. Шуңа күрә төбәк өйрәнү эшләренә яңа сыйфатлар өстәү кирәк дип табыла, ягъни массачылык һәм планлылык бу эшләрне җиңеләйтү өчен хезмәт итәргә тиеш була.

Мондый шартларда Татар мәдәнияте йорты (ТМЙ) булдырыла, ул ТАССРның Халык комиссарлары советы 1927 елның 11 гыйнвар карары белән Казанда оештырыла. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте, “Яңалиф” җәмгыяте, Татарстан пролетар язучылар ассоциациясе, Татарстан Республикасы китап палатасы, студентлар оештырган төрле фәнни түгәрәкләр, Татар Гыйльми китапханәсе (Татарская Академическая библиотека), төрле кабинетлар һ.б. оешмалар эшчәнлегенә Татар мәдәнияте йорты җитәкчелек итә.

Барлык фәнни җәмгыятьләрне берләштерү бернинди үзгәрешләргә дә китерми – җәмгыятьнең төзелеше, уставы һәм тикшеренү юнәлеше сакланып кала, әмма җәмгыятьләр үз эшчәнлекләрен ТМЙ бурычлары нигезендә алып барырга тиеш булалар. Ягъни ТАССРның җитештерү көчләренә, халык хуҗалыгына, иҗтимагый хәрәкәтләргә, телгә, әдәбиятка, тарихка, этнографиягә һәм инкыйлаби хәрәкәткә караган мәсьәләләрдә планлы тикшеренүләр алып барырга тиеш булалар. Барлык җәмгыять һәм оешмалар да үз эшчәнлекләре турында даими хисап биреп килгәннәр.

Татар мәдәнияте йортының эшчәнлеге үзгәртү

Татар мәдәнияте йорты – тарих, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шактый күп хезмәт куйган оешма. Фәнни-популяр лекцияләр уку, чыгышлар ясау аның киң кулланылган эш формаларыннан берсе булып торган. Чыгышлар төрле темаларны яктырткан. Мәсәлән, А. Әхмәтовның “Мәдәни төзелеш һәм анда интеллигенциянең катнашуы” (“ Культурное строительство и участие в нем интеллигенции” А. Ахметов), Н. Надиевның “Татар педагогикасының тарихы” (“История татарской педагогики”), Солтан Габәшинең “Татар музыкасы нигезләре һәм аның үсеше” (“Основы татарской музыки и ее развитие”) һ.б. Күргәзмәләр оештыру киң таралыш ала. Бу Татар мәдәнияте йортының яхшы һәм уңышлы башлангычларыннан берсе.

Татар мәдәнияте йорты кыска гына вакыт яшәсә дә, китап һәм журналлар бастыруда актив эшчәнлек алып барган. 1928 елдан 1930 елга кадәр 138 гә якын басма продукция чыгарылган. Болардан тыш, ТМЙ вакытында ук татар телендә 3 журнал, ягъни “Безнең юл” (әдәби-фәнни), “Мәгариф” (педагогик) һәм “Татарстан” (төбәк өйрәнүгә багышланган) бастырып чыгарыла башлый. Әлеге журналларда ТМЙның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге яктыртылган. Татар энциклопедия сүзлегендә исә бу журналлардан тыш “Татарстан”, “Вестник научного общества татароведения”, “Татарстан педагогик җәмгыяте хәбәрләре” журналларын да әлеге оешманың эшчәнлегенә бәйләп карыйлар.

1930 елда 4 томлык “Татар мәдәнияте йорты хезмәтләре”н дә бастырып чыгара. Әлеге хезмәткә төрле авторларның фәнни тикшеренүләре, монографияләре кертелә. 1930 елда Татар мәдәнияте йорты эшчәнлеге туктатыла, һәм аның нигезендә Татарстан фәнни-тикшеренү икътисад институты оештырыла. Татар мәдәнияте йорты – мәдәни түгәрәк, ассоциация һәм җәмгыятьләрне берләштерүче һәм эшчәнлекләренә җитәкчелек итүче үзәкләштерелгән дәүләт оешмасы. ТМЙ Нигезләмәсе буенча ул ТАССРның Мәгариф халык комиссарияты карамагындагы Гыйльми үзәккә буйсынучы буларак каралса да, чынбарлыкта ул күп мөмкинлекләргә, мәсәлән, матди яктан, ия булган мөстәкыйль оешма. Шуңа да Гыйльми үзәк Татар мәдәнияте йорты белән җитәкчелек иткән дип әйтеп булмый.

Татарстан Республикасы китап палатасын оештыру үзгәртү

Татарстан Республикасы китап палатасын оештыруга адымнар 1920 елда ук Казан Дәүләт нәшрияты каршында библиография бүлеге булдырылудан һәм “Китап дуслары” дигән библиографик түгәрәк барлыкка килүдән ясала. Түгәрәк “Казанский библиофил” исемендәге журналның 4 номерын бастырып чыгара. Әмма ләкин кечкенә генә бүлек эшчәннәренең хезмәтләре генә аз була. Басмачылык архивы булган Библиографиянең Республика бердәм үзәге булырга тиешле хисап-теркәү үзәген оештыру күптән кирәк була. Аның булмавы милли мәдәният һәм әдәбият, тел, китап бастыру һ.б. өлкәләрнең үсешенә кыенлыклар тудырган. Болардан тыш, махсус нөсхәләрне саклау өчен берләштерелгән үзәк булмау әһәмиятле документларның юкка чыгуына сәбәпче булган.

1925 елны Гыйльми үзәк китап палатасы булдыру тәкъдимен хуплый һәм Таһировка ТАССРның китап палатасы проектын төзү эшен йөкли. Нәтиҗәдә, 1926 елның 21 декабрендә Г. Б. Ашмасов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының китап палатасы үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Автоном Республикалардан, бу беренче шундый оешма була. Соңрак китап палаталары Башкорт һәм Чуаш АССРларында барлыкка килә.

“1927 елның 27 сентябрендә ТАССРның Халык комиссарлары Советы карары нигезендә Татарстан Республикасында урнашкан барлык типографияләр китап палатасына үзләренең басма хезмәтләренең нөсхәсен китерергә тиеш булалар. Болардан тыш, палата Татарстаннан читтә татар телендә чыккан басмаларны да библиографик оешмалар белән алмашыну нигезендә үзендә булдыру юлларын кайгырткан. 1929 елда Палатаның китап фонды Мулланур Вахитов исемендәге татар үзәк Шәрык музей-китапханәсе белән кушылу нәтиҗәсендә алдагы еллларда чыккан басмаларга байый. Чөнки аның фондында XIX гасырдан башлап чыккан татар, рус, көнбатыш Европа телләрендә китап, журнал, газеталар була.”[1]

Китапханәдә уникаль әсәрләр дә аз булмый. 1939 елда Гыйльми үзәкнең инициативасы белән үзәк Шәрык китапханә фондыннан алынган бер өлеш китаплар нигезендә Гыйльми китапханә булдырыла. Әлеге китапханә Китап палатасы фонды белән бергә 35 мең том сыйдырышлы була. СССРда чыккан вакытлы матбугаттан монда 98 төрле журнал һәм 29 газета (шулардан 18е татар телендә) бирегә килеп торган. Болардан тыш, Татар мәдәнияте йорты чит илләр белән дә элемтә урнаштыра. Барлык чыгымнарны Гыйльми үзәк үз өстенә алган. Әмма ләкин китапханә аз вакыт яшәгән һәм тиздән Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә белән берләштерелгән.

ТАССРда китап палатасы оештырылуы белән Республикада чыккан басма продукцияне хисаплау һәм татар телендә библиография иҗат итү мөмкинлеге тудырылган. 1931 елны Палата Казан университетының Фәнни китапханәсенә тапшырыла. Татар мәдәнияте йорты үз эчендә төбәкне өйрәнү юнәлешендә эшчәнлек алып барган фәнни җәмгыять һәм түгәрәкләрне берләштергән үзәк була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фаттахова Г. А. , Валеев Р. К. Академический центр Татарии: 1920-е годы. – Казань: Татар. Кн. Изд-во, 2002. – С. 73.

Чыганаклар үзгәртү

  • Зайцев А. В. Дом татарской культуры /А. В. Зайцев // Татарская энциклопедия.— Казань : Институт Татарской энциклопедии, 2005. – Т. 2: Г – Й. – 2005. – С. 146.
  • Фаттахова Г. А. , Валеев Р. К. Академический центр Татарии: 1920-е годы. – Казань: Татар. Кн. Изд-во, 2002. – С. 69, 73.
  • Татар энциклопедия сүзлеге / Баш ред. М. Х. Хәсәнев; Җав. ред. Г. С. Сабирҗанов. – Казан: РТ ФА Татар энциклопедия институты, 2002. – Б. 183.