Википедия:Бәйгеләр/Минем Татарстан/2021-2022
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Бәйгенең төп максаты — Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләрне булдыру һәм булганнарны яхшырту булып тора. Катнашучылар яшьләре, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми. >>>Катнашу турында видео-күзәтү<<<
Материалны табу яки булдыру өчен, сүзтезмәне астагы тәрәзәгә кертегез һәм төймәгә басыгыз.
Тәртип
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язманы булдырган (теркәлү турында) һәрбер кулланучы катнаша ала.
- Мәкалә Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары өлкәсенә карый.
- Бәйге вакытында булдырылган яки тулыландырылган.
- Өстәлгән материал күләме кимендә 3000 байт.
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
- Күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләрне бот ярдәмендә кою түгел.
- Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә, бәйге чикләрендә Википедия/Викимәгълүматны баетканнары [Катнашучы сертификаты] белән таныла.
- Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
- Матди призлар квалификацион мәкаләләр өчен тупланган баллар буенча таратыла:
- Призлар фонды — 30 000 сум — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тәкъдим ителә.
- Призлар фонды катнашучы туплаган сыйфат баллары нигезендә бүленә. Катнашучы җыйган баллар аның бәйге өлешеннән очраклы рәвештә сайланган берничә мәкаләне бәяләү, боларның уртача баллны мәкаләләр санына тапкырлап билгеләнә.
- Финалист буларак кимендә 500 сум алуга хокук алган катнашучылар таныла. Болар өчен шулай ук [дипломнар] әзерләнә.
- Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Википедиядәге Татарстан илчесе 2022» (ингл. 2022 Wikipedia Tatarstan Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, оештыручылар исеменнән рәсми сертификат белән бүләкләнә.
Нигезләр
- Мәкаләне бәйгегә кертү өчен бәхәс битенә урнаштыру өчен калып:
{{Минем Татарстан 2021-2022 бәйгесенең мәкаләсе|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
- Булдырылган мәкаләләрне бәяләү эшен Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме арасыннан тәҗрибәле җюри башкара.
- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы һәм яхшы мәкаләләр үрнәкләре.
- Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният һәм башка ведомство-министрлыклары, Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм төрле татар телле сайтлары эшчәнлеге юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларга урнаштыру өчен катнашучыларга бонуслы баллар бирелә.
- Процессны оештыру өчен Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган тәҗрибәле техник оештыручылар җаваплы.
- Бәйге оештыручылары һәм җюрига сораулар бирү өчен вики-урыны, Telegram һәм WhatApp чатлары.
Шулай ук карагыз
- Элекке елгы нәтиҗәләре хисабы (ВМРУ-вики)