Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать, кинематография, мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы, мөнәсәбәтләрне көйләүче башкарма хакимияте органы.
Министерство культуры Республики Татарстан | |
Мәгълүмат | |
---|---|
| |
Урнашу урыны | 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 |
Җаваплы зат |
|
Төп документлар |
|
Сайт | Рәсми сайт |
ТарихҮзгәртү
Мәдәният министрлыгы турында Министрлар Кабинетының нигезләмәсе 2005 елда кабул ителә.[1]
Эшчәнлек өлкәсеҮзгәртү
- мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) саклануы;
- Татарстан халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен һәм мәдәниятләренең саклануы, милләтара мәдәни элемтәләрнең ныгуы;
- һөнәри сәнгать, кинематография, фотография, музей һәм китапханә эше, декоратив-кулланма сәнгать һәм халык иҗаты, мәдәни туризм, мәдәни мирас, мәдәният сферасында мәгариф һәм фән үсеше;
- муниципаль берәмлекләрдә ял сферасын үстерү, халыкның мәдәни күңел ачу эшчәнлеген төрлеләндерү.
ҖитәкчелекҮзгәртү
МинистрҮзгәртү
2018 елның 3 маеннан — Ирадә Әюпова[2].
2011 елның 26 мартыннан 2018 елның 23 апреленә кадәр министр вазифасын Айрат Сибагатуллин били[3].
Аңа кадәр министр эшен Зилә Вәлиева үтәде.
УрынбасарларҮзгәртү
- Ирадә Әюпова, беренче урынбасар;
- Светлана Персова;
- Гүзәл Нигъмәтуллина.
CтруктураҮзгәртү
- Музей эше үсеше бүлеге;
- Мәдәни мирас объектларының саклануы бүлеге;
- Дәүләт заказы бүлеге;
- Кинематография секторы;
- Мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге;
- Һөнәри сәнгать һәм махсус белем бирү бүлеге;
- Төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлеге;
- Муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге;
- Планлаштыру һәм финанслау идарәсе;
- Мәгълүмати-техник һәм материаль тәэминат бүлеге;
- Матбугат үзәге;
- Юридик бүлек;
- Кадрлар бүлеге;
- Идарәче;
- Оештыру эшчәнлеге һәм эш башкару бүлеге;