Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин.

Китапханә
Сурәт
Изгенең көне 24 октябрь[1]
Оешма җиткәчесе вазыйфасы китапханә мөдире[d]
Кайда өйрәнелә китапханәчелек[d] һәм library assessment[d]
Эчтәлеге библиотечный фонд[d] һәм библиотечные материалы[d]
Үрнәк элементы Лауренциана китапханәсе[d], Британ китапханәсе[d], Ватикан китапханәсе[d], Нью-Йорк халык китапханәсе[d], Япониянең милли парламент китапханәсе һәм Александрия китапханәсе
Нинди вики-проектка керә Проект:Мирас институтлары[d]
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/library[2]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
Моның каршысы Антибиблиотека[d]
Эпонимик төркемнәр төркеме Төркем:Китапханәләр буенча аталган төркемнәр[d]
 Китапханә Викиҗыентыкта
Британ музееның мәшһүр уку залы (1857 елда ачылган)

Китапханә төрләре

үзгәртү

Милли китапханәнең максаты булып шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү тора. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Россиядә ике милли китапханә бар — берсе Мәскәүдә (Россия дәүләт китапханәсе), икенчесе Санкт-Петербургда (Россия милли китапханәсе).

Өлкә китапханәләре милли китапханәләрнең филиаллары ролен уйныйлар. Мондый китапханәләрнең булуы үзәктән еракта урнашкан регионнар өчен аеруча әһәмиятле. Урал һәм Себер өлкә китапханәләренә шулай ук басмаларның бер данәсе зарури рәвештә җибәрелергә тиеш.

Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.

Китапханәләр тарихы

үзгәртү

Беренче китапханәләр безнең эрага кадәр үк борынгы Көнчыгышта килеп чыга. Гадәттә беренче китапханә буларак б.э.к. 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Мисырда яңа патшалык чорында Рамзес II 20 000 папирусны бер урынга җыюга ирешә. Иң танылган борынгы чор китапханәсе — б.э.к. VII гасырда Әссүрия патшасының Ниневиядәге сараендагы чөй язулы балчык тактачыклар китапханәсе. Тактачыкларның төп өлеше хокукый мәгълүмат ташый.

Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып б.э.к. III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә тора.

Дөньяда иң зур китапханәләр[3]

үзгәртү
Исем Урнашуы Саклау берәмлекләре саны
1 Британия китапханәсе   Бөекбритания, Лондон 150 млн
2 Конгресс китапханәсе   АКШ, Вашингтон 145 млн
3 Нью-Йорк ачык китапханәсе   АКШ, Нью-Йорк 53,1 млн
4 Россия дәүләт китапханәсе   Россия, Мәскәү 42,7 млн
5 Россия милли китапханәсе   Россия, Санкт-Петербург 35,7 млн
6 Милли парламент китапханәсе   Япония, Токио, Киото 35,6 млн
7 Франция милли китапханәсе   Франция, Париж 31 млн
8 Дания милли китапханәсе   Дания, Копенһаген 30,2 млн
9 Кытай милли китапханәсе   Кытай, Пекин 27,8 млн
10 Россия фәннәр академиясе китапханәсе   Россия, Санкт-Петербург 26,5 млн

Татар электрон китапханәләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү