Фотография (француз. photographie — яктылык белән рәсем ясау техникасы)–– фотопараттагы яктылыкка сизгер матрица ярдәмендә күренешне кабул итү һәм саклау . Фотография - сүрәтне яҡтылык һәм махсус катнашма яки фотоэлектрик үзгәртү тәэсирендә химик һәм физик процесс белән ныгытып ҡую дип атыйлар .Шулай ук фотография яки фотосүрәт дип махсус кәгазьгә басылган яки электрон рәвештә сакланган әзер сүрәткә эйтәләр.Профессиональ кинематографиядә әлеге термин кинооператор тарафыннан төшерелгән фильмның рәсем карарын күрсәтә.Шулай ук фоталарны фотокәгазьдә химик ысул белән ясарга яки гадәти кәгазьдә цифрлы принтер белән бастырырга мөмкин. Кайбер башка телләрдән аермалы буларак, рус телендә «фотография» сүзе хәрәкәтсез сурәтләргә карата гына кулланыла.

Фотосессия — бер яки берничә кешене фотограф белән фотога төшерү процессы. Фотосессияләр студиядә (студия фотосессиясе), ачык һавада (тарихи объект фонында күчмә фотосессия) яки теләсә кайсы биналарда бара. Фотосессиянең продуктлары (фотосет) глянцевых журналлар, онлайн проектлар иллюстрации яки игътибар җәлеп итү өчен кулланыла. Бүген фотосессия заманча туй ритуалының аерылгысыз өлеше. Күчмә фотосессия куркынычсызлык хезмәтләренең игътибарын җәлеп итә ала, әгәр камералар объективына стратегик объектлар эләгә икән[1].

Фотосәнгать фотография ясау технологиясенә нигезләнгән сәнгатьнең бер төре булып тора һәм заманча массакүләм мәдәниятта төп урынны били.Фотога төшерүне гамәлгә ашыручы кеше фотограф дип атала. Күпчелек очракта ул фото ясауның калган стадияләрен дә үти, әмма еш кына техник эшләр фотолаборантлар, ретроушерлар, фоторедакторлар һәм башка һөнәр вәкилләре тарафыннан башкарыла. Профессиональ студиядә фотограф кайбер вазыйфаларны үз ассистентларына тапшыра .


Фотограф эшчәнлеге

IX халыкара фәнни һәм гамәли фотография конгрессы карары буенча технология уйлап табу датасы булып 1839 елның 7 гыйнвары Франсуа Араго ясаган доклад турында даганеротипии утырышында Франция Фәннәр академиясендә санала.

Фотографияне электән ачылган ачышлар өчен генә уйлап табырга жиңел булган.Борынгы Азия фәлсәфәче Мо-цзы V гасырда ук безнең эрага кадәр камераның гамәлдә булуын тасвирлый.[2] Соңрак, IV һәм V гасырларда, грек математигы Аристотель һәм Евклид бер-берсенә бәйсез рәвештә шундый ук җайланма тасвирлыйлар .Рәссамнар бу җайланманы урта гасырларда ук перспективалы картиналар булдыру өчен куллана башлыйлар. Фотографиянең тарихы борынгылыкка барып тоташа. X гасырдагы гарәп галиме Альгазен оптиканың төп принциплары турында яза. Ул яктылыкның сыйфатларын өйрәнгән чакта сүрәтнең табигый алмашыну феноменын ачыклый. Махсус корылыш ярдәмендә ул кояш тотылуларын күзәтә.

Беренче фотографик сурәтләр 1822 елда француз Жозефы Ньепс тарафыннан төшерелә, ләкин ул безнең көнгә кадәр сакланмый.[3] [4]«Фотография» атамасын 1839 нчы елда Француз академиягы Франсуа Араго үзенең чыгышында раслый.[5][6] [7][8]Шул үк вакытта бер –берсенә  бәйсез булган ике астрономинглиз астрономы - Джон Гершель һәм алман астрономы Иоганн фон Медлер да куллана. Россия империясендә терминның «светопись» хәрефле тәрҗемәсен шактый озак кулланганнар, ләкин ул ахыр чиктә гомумкабул ителгән исемгә бирешкән.

 
Пейзажны(үле сылтама) камера-обскуры ярдәмендә ясау

Физик принцип

үзгәртү

Яктылыкта сизгер материалның эш принцибына таянып фотографияны зур 3 төркөмгә бүләләр:


•Пленкалы фотография — фотохимик эш барышына нигезләнгән. Бер ничә секунд эчендә эшләнгән фотосүрәт тә шушы төркемгә карый.

Санлы фотография — эш барышында сүрәт электрик зарядның күчүе сөземтәсендә саклана. Бу төр фотографияны электрон тип атау дөресрәк булыр.

•Электрографик һәм башка химик реакция катнашмаган процесс. Аны элегрәк «көмөшләтелмәгән фотография» дип йөреткәннәр.Фотография нигезендә хәрәкәтле сурәтләр булдыру кинематография дип атала.

 
Сеанс(үле сылтама) съёмки в фотоателье. 1920-е годы

Фотографияләрнең төрлелеге

үзгәртү

Һәвәскәрләр фотографиясе

үзгәртү

Һәвәскәрләр фотографиясе белән энтузиастлар яки хезмәт хакы алуны максат итеп куймаучы гади кешеләр шөгыльләнә. Фото сөючеләр туристик поездларны, туганнарын, дусларын һәм гаилә тормышының башка вакыйгалары турындагы истәлекләрне саклап калу өчен фотога төшерәләр. Һәвәскәр фоторәсеме XIX гасыр ахырында кулдан төшерү өчен яраклы беренче компакт фотоаппаратлар пәйда булгач тарала. СССРда фототсөючеләр төрле фотоклубларга берләшкәннәр. 1980 елга аларның саны 450 гә якын булган. 1975-1977 елларда 1 нче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивале үткәрелә. Анда һәвәскәр фотографларның эшләре үзешчән иҗатның мөстәкыйль төре буларак тәкъдим ителә. 1977 елның октябрь-декабрь айларында Мәскәүдә фотосөючеләр эшләренең Бөтенсоюз күргәзмәсе үткәрелде. Анда 800гә якын иң яхшы фотосүрәтләр күрсәтелгән.[9] Үзгәртеп кору чорыннан соң фотоклублар хәрәкәте туктатылды, ә күп кенә һәвәскәр фоторәсемчеләр профессиональ фото ясауга керештеләр.

Фотожурналистика.

үзгәртү

Фотожурналистика - агымдагы яңалыкларны яктырту өчен , җәмәгать мәнфәгатьләрендә барлыкка килә торган фотосурәтләрнең иң киң таралган кулланышларының берсе булып тора. Беренче тапкыр фотожурналистика Кырымда кулланыла.Фотожурналистика мәгълүматны бәян иткәндә гаделлеккә гарантия бирә торган этик нормаларны катгый үтәү, фотографиянең башка шундый юнәлешләре арасында (документаль, урам фоторәсемнәре һәм атаклы шәхесләр фотосурәте) шактый аерылып тора. Һөнәрнең үзенчәлекләре шунда: фотожурналистлар үз басмаларының таралу территориясендә барган барлык иҗтимагый мөһим вакыйгаларда хәбәрдар булырга, шулай ук иҗтимагый-сәяси контекст турында күзалларга тиеш. Шул ук вакытта,мәглүматтан тыш, фотолар эстетик кыйммәткә ия булырга һәм яктыртыла торган яңалыкка игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Фотожурналистиканы фотографиянең башка төрләреннән аерып торучы тагын бер үзенчәлеге - кулланучыга әзер сурәтләрне оператив темпта җиткерү.Элек фоторәсемнәрне җиткерер өчен бильдаппарат кулланылган, хәзерге вакытта тапшыру Интернет челтәре буенча гамәлгә ашырыла.[10]

 
Беренче(үле сылтама) санлы көзге фотоаппарат«Kodak DCS 420»


Хөкем эше фотографиясе

үзгәртү
 
Фотожурналистлар(үле сылтама) эшчәнлеге,2008 ел

Пленкалы һәм цифрлы фотоларны куллану , тикшерү органнары эшчәнлеген принципиаль рәвештә үзгәртергә мөмкинлек бирде.Кайбер суд нормаларын объективлаштырды, документаль үзенчәлекләргә һәм функцияләргә нигезләнгән фотосурәтләрне, аның образын объектив рәвештә теркәргә мөмкинлек бирде. Әмма цифрлы фоторәсемнәрнең барлыкка килүе , узгәртү программаларындагы үсеш - фотосүрәтләрнең дөреслеген исбатларга гадәттән тыш катлауландырды. Бу көннәрдә компромисс булып пленкалы һәм цифрлы фотосурәтләр таныла . Күчермә аппаратлары ачылганчы документлар фотокопиясе юриспруденция өлкәсендә киң таралган була. Документлар алып бару алымы үзгәрде .Бүгенге көндә барлык документлар да диярлек: паспорт, хокук, виза, шәхси эшләр, резюме һ.б. фотосурәтләр белән мәҗбүри.

Фәнни фотография

үзгәртү
 
Иң(үле сылтама) борынгы сакланып калган сурәт "Ле Гра",1826 ел

Астрономия, микроскопия, атом-төш физикасы, биология, картография-бу өлкәләрдә фотолардан файдалану алынган нәтиҗәләрнең объективлыгына, тикшеренүләрнең мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм тизләтүгә бик зур йогынты ясады. Астрономларның күзәтүләрдән фотографияләргә күчүе бу фәнне тамырдан үзгәртте .[11]Фотография ысулы хөрмәтенә 1899 елда Максом Вольф тарафыннан ачылган астероид (443)Фотографика дигән исем алган .

Фототерапия

үзгәртү

1941 елда Джозефина Херрик Нью-Йоркта фото ярдәмендә тернәкләндерү үзәгенә нигез сала. Икенче бөтендөнья сугышы елларында үз хезмәтчеләрен фотога төшергән иреклеләрне бер мәйданга жыя[12]. Сугыштан соңгы елларда фотография белән шөгыльләнүнең терапия гамәле раслана һәм 1970 елга психотерапевтик техникалар комплексы кысаларында да, мөстәкыйль психотехника сыйфатында да файдаланыла ала торган фототерапия юнәлеше барлыкка килә[13].

 
Бумажный(үле сылтама) негатив первого фотоснимка Тальбота «Окно аббатства Лекок». 1835 год

Фотографиянең теориясе

үзгәртү

Фотография теориясе- аналитикада фотографик сурәтләрне өйрәнү буенча юнәлеш.Фотограф тәнкыйте үзенең игътибарын сәнгать категорияләренең классик бүленешенә һәм фотосурәт үзенчәлекләренә чагылдырмый[14]жанр,ысулларны һәм техниканы өйрәнү фотоның феномен буларак характерын ачыклый[15]. Фото аналитикасының үзәк проблемасы-сурәт һәм объект критерийларын билгеләү[16].Фотосурәтләр сәнгать статусы, авторлык һәм әсәр турындагы мәсьәләне күтәрә торган инде әзер формага бәйле[17]. Шул ук вакытта фотография тел проблемасына[18], образы теориясенә кагыла[19], кабул ителгән сәнгать регламентының бәхәссез характеры турында сорау куя[20] һәм объектив дөнья картинасының тотрыклылыгы турында шик тудыра[21]. Теория һәм тәнкыйть фоторәсемнәр Вальтер Беньямин, Сьюзен Зонтаг, Ролан Барт, Вилем Флюссер, Розалинда Краусс, Андре Руйе эшләрендә формалаштырылган.

Сылтамалар

үзгәртү

Фотография Open Directory Project (dmoz) Сылтамалар каталогында. [22]

 
Аш-су(үле сылтама) фотосүрәте

Чыганаклар

үзгәртү
  • Вальтер Беньямин. Фотография турында тарих. / Сергей Ромашко. — М.: «Ад Маргинем Пресс», 2015. — 168 с. — ISBN 978-5-91103-251-7.
  • К. В. Вендровский. Кнопкага бассагыз — кирәк мәглүмат килеп чыгар (рус.) // «Химия һәм тормыш» : журнал. — 1988. — № 11. — С. 30—37. — ISSN 0130-5972.
  • Гавришина О. Яктылык империясе: хәзерге заман "чоры практикасы". — М.:Яңа иҗтимагый күзәтү. 2011. — 192 с.: ил. ISBN 978-5-86793-898-7
  • Александр Галкин. Кояшлы рәсем(рус.) // «Foto&video» : журнал. — 2010. — № 12. — С. 86—89.
  • Е. А. Иофис. Фотокинотехника. — М.: «Совет энциклопедиясе», 1981. — 449 с. — 100 000 экз.
  • Е. А. Иофис. Фотография. Якын һәм ерак. (рус.) // «Химия һәм тормыш : журнал. — 1966. — № 3. — С. 45—49. — ISSN 0130-5972.
  • Краус Р.Акча үзгәреше.Фотография тарихы // Зәңгәр диван. — 2003. — № 3. — С. 105—127.
  • Краус Р. Кимсетүле фотографиия бушлыгы. // Авангардның дөреслеге һәм башка иҗтимагый мифлар. М.: Сәнгать журналы, 2003, с. 135—152. — ISBN 5-901116-05-4
  • Ю. К. Лауберт. Фотомеханик процесслар / В. Попов. — М.: «Гизлегпром», 1932. — 416 с. — 7000 экз.
  • Владимир Левашов. Лекция 1. Медиумның ачылышы // Фотография тарихы буенча лекция / Галина Ельшевская. — 2-е изд.. — М.: «Тримедиа Контент», 2014. — С. 11—28. — 464 с. — ISBN 978-5-903788-63-7.
  • Алекс Мастер. Камера Lytro Cinema (рус.) // «MediaVision» : журнал. — 2016. — № 5. — С. 37—39.


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Фотосессия өчен махсус эффект
  2. Фотография тарихы буенча лекция, 2014, с. 11.
  3. Фотография тарихы буенча лекция, 2014, с. 15.
  4. Фотография тарихы буенча очерклар, 1987, с. 187.
  5. Фотографии буенча гомуми курс, 1987, с. 3.
  6. Иҗади фотография, 1986, с. 9
  7. һәвәскәрнең кыска белешмәсе, 1985, с. 11.
  8. Химия һәм тормыш, 1966, с. 45.
  9. Фотокинотехника, 1981, с. 172.
  10. Michael Zhang. This is How Press Photos Were Transmitted Back in the 1970s (англ.). PetaPixel (26 July 2015)
  11. …физик табигый турында белүдә сыйфатлы сикереш
  12. Совет чоры фотосы, 1988, с. 46.
  13. А. И. Копытин. Фоторәсемнәрнең вариантлары психотерапия һәм тренингда кулланышы .
  14. Сосна Н. Фотография һәм образы: визуальлелеге . М.: Яңа әдәби күзәтү, 2011. — 200 с. ISBN 978-5-86793-860-4
  15. Барт Р. Camera lucida / пер., төерчек һәм мәкальләр М. К. Рыклина. — М.: Ad Marginem, 1997. — ISBN 5-88059-035-6
  16. Сонтаг, С. Фотография турында / Пер. Викт. Голышева. М.: Ад Маргинем Пресс, 2013. — 272 с. ISBN 978-5-91103-136-7
  17. Краусс Р. Кимсетүле фотография бушлыгы. // Авангардның чынлыгы һәм башка иҗтимагый мифлар. М.: Сәнгать журналы, 2003, с. 135—152. — ISBN 5-901116-05-4
  18. Васильева Е. Фотография кырында билге идеясе һәм алмашу принцибы . // Санкт-Петербургг дәүләт университеты хәбәрләре.Серия 15., 2016, вып. 1, с. 4-33.
  19. Петровская Е. Образ теориясе М.:Россия дәүләт гуманитар университеты , 2011. — 283 c. ISBN 978-5-7281-1173-3.
  20. Сонтаг, С. Фотография турында / Пер. Викт. Голышева. М.: Ад Маргинем Пресс, 2013. — 272 с. ISBN 978-5-91103-136-
  21. Васильева Е. Фотография һәм феномен . // Санкт-Петербург дәүләт университеты хәбәрләре. Серия 15., 2014, вып. 1, с. 64-79.
  22. Фотография Open Directory Project (dmoz) Сылтамалар каталогында.