Төп менюны ачу

Риязыят[1] яки Математика (tat. lat. Riyaziyət, гарәп. الرياضيات, юнан. μάθημα – белем, фән) – безне чолгап алган дөньяның санлы төзелеше турында фән, аны һәм шул өлкәдәге барлык процессларны белдергән термин. Аерым фән булып Борынгы Грециядә барлыкка килә.

Риязыят – саннар, структуралар, аравыклар һәм әверелдерүләрне өйрәнгән фән. Тәүге чорда математика исәп, исәпләү, үлчәү өчен, шулай ук дедуктив фикерләү һәм абстракциялар ярдәмендә физик объектларның шәкелләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү өчен кулланылган.

Эуклид. Рафаэльнең “Афина мәктәбе” сурәтеннән кисемтә

Математика формаль аралашу теле тәкъдим итә, ул математика белеменең асылын уңышлы аңлату өчен файдалана. Шуңа күрә математика — табигать фәннәрен өйрәнү, проектлау һәм икътисад өчен мөһим һәм кирәкле чара булып тора.

Эчтәлек

БилгеләмәҮзгәртү

Математиканың төгәл генә билгеләмәсе юк, төрле танылган математиклар үзләренчә математиканың асылын аңлатучы билгеләмәләр бирергә тырышканнар. Бу билгеләмләр шәхес яшәгән чорга, шөгыльләнгән өлкәгә һәм шәхеснең күзаллавына карап бер-берсеннән шактый аерылар.

ЭтимологиясеҮзгәртү

«Математика» сүзе борынгы юнан μάθημα сүзеннән чыккан, бу «өйрәнү», «гыйлем» дигәнне аңлата, һәм μαθηματικός, башта «аңлап баручы», «өлгерүче»[2], соңрак «өйрәнергә тиешле», тагы да бераз вакыттан «математикага караган». Мәсәлән, μαθηματικὴ τέχνη, латин телендә ars mathematica — «математика сәнгате». Хәзерге мәгънәдә бу истилах. μᾰθημᾰτικά (математика) сүзе Аристотель (безнең эрага кадщр IV гасыр) хезмәтләрендә үк очрый. Фасмер фикеренчә, урыс теленә matematyka, яки mathematica аша килә[3].

Рус телендә «математика» ягъни «маѳематика» XVII гасырдан башлап, мәсәлән, Николай Спафарийның «Книга избранной вкратце о девяти мусах и о седмих свободных художествах» (1672 ел) китабында очрый[4]

Математиканың бүлекләреҮзгәртү

Укытуны системалаштыру өчен, гадәттә, математиканы мәктәпләрдә өйрәтелә торган элементар һәм вузларның математик булмаган белгечлекләренә укытыла торган югары математика бүлекләренә аералар. Бу бүлекләр үз эчләренә мәктәпләрдә укытыла торган арифметика, элементар әлҗәбер, элементар һәндәсә, югары уку йортларында укытыла торган математик анализ, әлҗәбер, топология кебек дисциплиналарны үз эчләренә ала.

Моны да карагызҮзгәртү

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Башкорт Википедиясендәге «Математика» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.
  1. Риязият ис. Математика. сущ. Математика. http://garap-farsy.narod.ru/r.htm
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Большой древнегреческий словарь (αω). slovarus.info. 2017 елның 20 сентябрь көнендә тикшерелгән.
  3. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Математика. classes.ru. 2017 елның 20 сентябрь көнендә тикшерелгән.
  4. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.