Төп менюны ачу

Фильм

экранда күрсәтү өчен билгеләнгән кинематография әсәре

Фильм (ингл. film - пленка), шулай ук кино, кинофильм, кинокартина — кино сәнгатендәге аерым әсәр. Технологик планда фильм бердәм сюжет белән бәйле хәрәкәт итүче сурәтләрнең (монтаж кадрларының) җыелмасы булып тора. Һәр монтаж кадр хәрәкәтнең аерым фазалары теркәлгән фотографик яки санлы хәрәкәтсез сурәтләрне (кадрларны) эзлекләүдән тора. Фильмда, кагыйдә буларак, тавыш та бар.

Чапаев фильмыннан бер фоторәсем
Чарли Чаплинның тавышсыз фильмы

Фильмнарны төшерү һәм халыкка җиткерү өлкәсе кинематография дип атала. Кинематография сәнгатьнең бер юнәлешен, киноиндустрия кебек куллану өлкәсен үз эченә ала. Фильмнар кино төшерү аппаратлары яки цифрлы кинокамералар ярдәмендә әйләнә-тирә дөнья сурәтләрен язу юлы белән булдырыла, шулай ук мультипликация яки махсус эффектлар ярдәмендә аерым сурәтләр чыгарыла.

Фильмнар карау хәзерге вакытта заманча мәдәниятнең бер өлеше булып тора. Популяр фильмнар һәм актерлар, аларның уйнаучы геройлары еш кына танылган шәхесләр була. Фильмнар карау өчен махсус кинотеатрлар төзелә. Гадәттә, фильмның озынлыгы 90-120 минут тәшкил итә (1,5—2 сәгать). Өй шартларында фильмнар карау өчен, гадәттә, аңа тоташтырылган телевизор кулланыла, соңгы вакытта бу максатлар өчен еш кына шәхси компьютер, смартфон һәм башка электрон җайланмалар видео күчерү җайланмалары хезмәт итә.

ТарихҮзгәртү

Кинематография 1895 елның 28 декабрендә, «Гранд кафе» залларының берсендә Капуцинкалар бульварында кинематографның беренче сеансы уздырганнан соң барлыкка килгән. Кинематографка беренче адым 1685 елда ясала, ул чакта «тылсымлы фонарь» — камера-обскура уйлап чыгарыла.

Фильмга икенче адымны 1832 елда Майкл Фарадей һәм аның дусты Макс Роджер ясаган. Бөтен Европа да рәсем җанландыру өчен аппаратны уйлап табарга тырашкан. Фарадей приборы фенакистископ дип атала. Аппаратка эзлекле картикалар куелган.Галим Плато хәрәкәтне фазага бүлү белән шөгыльләнә (мәсәлән, кеше хәрәкәте).

Өченче Адым 1877 елда була.Ул Луи Даганер һәм Жозе Ньепс эшләре аркасында мөмкин бул. Калифорния губернаторы Леланд Стэнфорд һәм фотограф Эдвард Мейбридж кызыклы бер тәҗрибә үткәрә.Леланд атлар ярата торган була һәм беркөнне Мейбридж белән “ат чапканда җирдән аяклары белән этенеп китәме юкмы” дип бәхәскә керә. Алар 60 фотокамера алалар һәм аларны чабу юлының ике ягына да урнаштырып чыгалар. Алар каршына камераны күзәтеп торучы кешеләр урнашкан будкалар куела.

Шушы тәҗрибәнен үткәргәндә атлар хәрәкәтененң бер фаз сурәте барлыкка килә. Нәкъ шушы вакыйга хәрәкәтне фазага салырга беренче омтылыш була.

Фильмнарны классификацияләүҮзгәртү

Документаль видеоматериаллар дәрәҗәсе буенча фильмнар классификациясе:Үзгәртү

  • Уен киносы, псевдодокументаль кино
  • Документаль кино, документаль-уен киносы
  • Фәнни-популяр кино (яки фәнни-мәгърифәтчелек киносы))
Уен киносы гадәттә түбәндәге билгеләр буенча классификацияләнә:Үзгәртү
  • дәвамлылыгы буенча
  • серияләр саны буенча
  • килеп чыгышы буенча
  • аудиовизуаль рәт, нәфис формалар буенча
  • яңа караш, инновационлык дәрәҗәсе буенча
  • кулланучылар буенча , шул исәптән күләме (массачыллыгы) һәм аудиториянең яше буенча классификация
  • җитештерүче буенча
  • драматургиянең төп жанрлары буенча
  • авторларның максатлары буенча
Дәвамлылыгы буенча фильмнар классификациясе:Үзгәртү
  • Кыска метражлы фильм
  • Тулы метражлы фильм
  • Серияләр саны буенча фильмнар классификациясе:
  • Нәфис фильм
  • Кыска вакытлы фильм-2-3 серия
  • Күп серияле фильм (мини-киносериал) — 4-9 серия
  • Киносериал-10-15 серия
  • Телесериал-15 сериядән артык
  • Киножурнал-15тән артык чыгарылыш
Килеп чыгышы ягыннан классификация (сценарий чыганагы яки фильм идеясе):Үзгәртү
  • Башка жанрдагы әдәбият, компьютер уеннары, комикс сәнгать әсәрләрен экранлаштыру
  • Үзенчәлекле фильмның төрле төрләре: сиквел, приквел, спин-офф һәм башкалар
  • Ремейк (фильмның кабатланган версиясе) һәм перезагрузка (әлеге сериянең алдагы фильмнарының сюжетларына игътибар итми торган фильм)
Аудиовизуаль рәт, әдәби форма буенча фильмнар классификациясе:Үзгәртү
Тавыш:Үзгәртү
  • Тавышсыз кино
  • Тавыш киносы
Сурәт:Үзгәртү
  • Аклы-каралы кино
  • Төсле кино
Мультипликация:Үзгәртү
  • Анимацион (мультипликацион) фильмнар
  • Кино-анимацион фильмнар
  • Музыкаль фильмнар, шул исәптән хореография элементлары кергән музыкаль фильмнар
  • Шигъри фильмнар
  • Һәм башкалар
Новатырлык һәм инновацион дәрәҗәсе буенча классификацияләү:Үзгәртү
Кулланучылар саны буенча классификацияләү:Үзгәртү
Сан буенча бүлү:Үзгәртү
  • массакүләм кино (блокбастерлар)
  • артхаус (элитар фильмнар)
Аудиториядәге кешеләрнең яшенә карап бүлү:Үзгәртү
  • Аудитория яше чикләнгән өлкән аудиториягә юнәлдерелгән (кагыйдә буларак, эротика, ужаслар, триллерлар, криминаль фильмнар),
  • киң аудиториягә билгеләнгән гаилә кинолары
  • балалар киносы
Җитештерүче буенча фильмнар классификациясе:Үзгәртү
  • Профессиональ кино
  • Һәвәскәр кино.
  • Драматургиянең төп жанрлары буенча фильмнар классификациясе:
  • Фаҗига (трагедия)
  • Комедия
  • Трагикомедия
Автор максатлары буенча фильмнар классификациясе (нинди максат белән?):Үзгәртү
  • Сәнгать мәнфәгатьләре — бәйсез яки авторлык киносы (Кинодагы андеграунд)
  • Коммерция мәнфәгатьләре-коммерция киносы (кинодагы мейнстрим), шул исәптән кинобизнеска кермәгән коммерция фирмалары заказы буенча төшерелгән кино (реклама киносы))
  • Иҗтимагый-сәяси мәнфәгатьләр — хакимлек итүче элита, сәяси партияләр, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр заказы буенча) - пропаганда киносы, идеологик кино:
  • патриотик кино-патриотизм хисе, гражданлык үзаңы хисе
  • социаль кино — гуманистик хисләр, мәрхәмәт, җәмгыять проблемаларына мөнәсәбәт формалаштыру
  • дини кино-дини хисләр
  • Катнаш мәнфәгатьләр

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • https://ru.wikipedia.org/wiki/Фильм
  • Б. Н. Коноплёв. Основы фильмопроизводства / В. С. Богатова. — 2-е изд.. — М.: «Искусство», 1975. — 448 с. — 5000 экз.
  • Розенталь Д. Э., Теленкова М. А. Словарь трудностей русского языка. — М.,: «Русский язык», 1976. — С. 646. — 696 с..
  • Лукин В. В., Микрофильмирование, его настоящее и будущее, «США. Экономика, политика, идеология», 1973, № 4.
  • Механизация инженерно-технического и управленческого труда. Справочная книга, под ред. И. И. Кандаурова, Л., 1973.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү