Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе — 2020 елның 6 июль[9] белән 2022 елның 20 май[10] арасында цифрлы эрада татар теленең озын мөддәтле тотрыклылыгын кайгыру өчен эшләгән иҗтимагый киңәшмә-координацион институты. Татарстан Республикасы Президентының боерыгы нигизендә булдырылган булган. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе[d] белән алыштырылган.
Җитәкчесе буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, сәркәтибе буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Чулпан Гарипова булган. Тормышы дәвамында 4 комиссия утырышы узган.
Эшче төркемнәре
үзгәртүДүрт эшче төркеменнән тора:
- Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, уку-укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку-укыту әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү буенча — Рафис Борһанов җитәкчелегендә
- Массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшчәнлеген камилләштерү, иҗат берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү, социаль челтәрләр буенча — Ирадә Әюпова җитәкчелегендә
- Урта һәм югары һөнәри белем бирү һәм фән өлкәсендә татар теленең куллану даирәсен киңәйтү, милли кадрлар әзерләү, телне үстерү юнәлешендә фәнни эзләнүләр буенча — Илшат Гафуров җитәкчелегендә
- Дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләр, хакимият структуралары белән хезмәттәшлекне нәтиҗәле итү буенча — Илнур Гарипов җитәкчелегендә
Утырышлар
үзгәртү- 2020 елның 15 июль көне — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кече утырышлар залы[11]
- 2020 елның 6 октябрь көне — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кече утырышлар залы[12]
- 2021 елның 9 апрель көне — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы[13]
- 2022 елның 22 март көне — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кече утырышлар залы[14]
Әгъзалары
үзгәртү- Марат Әхмәтов — җитәкче
- Чулпан Гарипова — сәркәтип
№ | Эшче төркем 1 | Эшче төркем 2 | Эшче төркем 3 | Эшче төркем 4 |
---|---|---|---|---|
1 | Рафис Борһанов | Ирадә Әюпова | Илшат Гафуров | Илнур Гарипов (d) |
2 | Илдар Гыйльметдинов | Айрат Зарипов | Данил Мостафин (d) | Әгъзам Гобәйдуллин |
3 | Дания Заһидуллина (1) | Айдар Сәлимгәрәев | Дания Заһидуллина (2) | Лотфулла Шәфигуллин |
4 | Рәдиф Җамалетдинов (1) | Илшат Әминов (d) | Рәдиф Җамалетдинов (2) | Камил Ногаев |
5 | Лилия Әхмәтҗанова (d, 1) | Разил Вәлиев | Лилия Әхмәтҗанова (d, 2) | Ләйсән Низамова (d) |
6 | Илдар Сәгъдәтшин (d, 1) | Ркаил Зәйдулла | Ким Миңнуллин | Рөстәм Гафаров (d) |
7 | Камәрия Хәмидуллина | Рамил Төхфәтуллин | Искәндәр Гыйләҗев | Тимур Сөләйманов |
8 | Айдар Шәмсетдинов (d) | Ринат Закиров | Марат Гыйбатдинов (d) | Рамил Хәлимов (d) |
9 | Илсөя Әхмәтгалиева (d) | Илдар Сәгъдәтшин (d, 2) | - | - |
10 | - | Рөстәм Галиуллин | - | - |
11 | - | Нурсөя Шәйдуллина (d) | - | - |
12 | - | Фәрһад Фәткуллин (d) | - | - |
Карарлары
үзгәртүЧаралары
үзгәртүТатарча Википедия җәмгыяте волонтёрлары белән
үзгәртү- 15.12.2021 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре өчен "Татарча Википедия" турында таныту семинары узды (рус.). Чыгыш язмалары: аудио һәм видео(үле сылтама). Рәсми хәбәр 2022 елның 28 ноябрь көнендә архивланган. һәм фотогалереясе 2022 елның 28 ноябрь көнендә архивланган..
- 6.12.2021 Татарча Википедия@Белем җәүһәрләре 2021 бәйгесе финалистлары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Зур залында котланылды.
- 19.02.2021 Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган гибрид-конференциядә катнашылды.
- 18.12.2020 ФАДН Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Тел сәясәте: россиякүләм экспертиза» чарасында татар вики-волонтёрларының төрле Татарстан институтлары белән хезмәттәшлек кейсы тәкъдим ителде.
- 20.11.2020 Татарча Википедия @ Белем җәүһәрләре 2020 алдынгылары Казанның «Пирамида» мәдәни үзәгендә узган тантаналы чара чикләрендә бүләкләнде.
- 13.10.2020 UTC 8:00 / МСК 11:00дә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты чакыруы буенча татар тарихын һәм татар мәдәниятен популярлаштыру өчен Вики-мөмкинлекләре буенча семинар үткәрелде.
- 6.10.2020 узган икенче утырышта чыгыш ясалды (слайдлары / аудио-язмасында ~ 1:02:00-1:12:00 арасы).
- Комиссия белән хезмәттәшлектә һәм эгидасы астында татарча вики-материал булдыру буенча 20дән артык вики-бәйге үткәрелде, Минем Татарстан 2020-2021 һәм Татар 4.0 - 2021 комиссия спонсорлары акчаларына үткәрелде.
Галерея
үзгәртү-
Утырыш вакытындагы ТР ДСның Көче залы экраны.
-
Әгъзаларга таратылган документлар
-
Беренче утырышта Марат Әхмәтов чыгышы
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://rt.rbc.ru/tatarstan/07/07/2020/5f0417cb9a7947576869bd84
- ↑ 2,0 2,1 https://president.tatarstan.ru/legis/?law_id=303501
- ↑ http://docs.cntd.ru/document/570841181
- ↑ https://tass.ru/obschestvo/8900813
- ↑ https://www.kommersant.ru/doc/4417468
- ↑ 6,0 6,1 https://pravo.tatarstan.ru/tat/president/ukaz.htm/?npa_id=620466
- ↑ https://president.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_395961.pdf
- ↑ https://pravo.tatarstan.ru/tat/file/npa/2022-05/989237/npa_ta_989239.pdf
- ↑ Татарстан Республикасы Президенты (06.07.2020). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе турында № ПУ-384 номерлы ТР Президенты указы (татарча). Татарстан Республикасы Президенты Аппараты.(үле сылтама)
- ↑ Татарстан Республикасы Президенты (20.05.2022). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе турында № ПУ-356 номерлы ТР Президенты указы (татарча). Татарстан Республикасы Президенты Аппараты. әлеге чыганактан 2022-11-26 архивланды. 2022-06-11 тикшерелгән.
- ↑ Марат Әхмәтов милли мәгариф юнәлешендә эшләячәк эшче төркем алдында бурычлар куйды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (2020 елның 15 июль көне). 2024 елның 15 июль көне тикшерелгән.
- ↑ Авторлар коллективы. Татарская вики-осень: от языка до истории и культуры. Русча Викихәбәрләр. 2021 елның 9 февраль көне тикшерелгән.
- ↑ Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (2021 елның 9 апрель көне). 2024 елның 15 июль көне тикшерелгән.
- ↑ Республика министрлыклары, ведомстволары һәм Казан мэриясе татар телен саклау һәм үстерү буенча эш планнарын тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (2022 елның 22 март көне). 2024 елның 15 июль көне тикшерелгән.
- ↑ Татарстан Республикасы Президенты (20.05.2022). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы рус теле комиссиясе турында № ПУ-355 номерлы ТР Президенты указы (татарча). Татарстан Республикасы Президенты Аппараты. әлеге чыганактан 2022-11-26 архивланды. 2022-06-11 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртүТышкы аудиофайллар | |
---|---|
Аудиофайллар | |
Төркия авазы — Татарча: Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (21.07.2020) | |
Видеофайллар | |
«Татарстан» ДТРК: Республика парламентында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча җитди сөйләшү булды. (16.07.2020) |
- Рифат Каюмов (8.07.2020). Президент каршындагы комиссиядә татар телен саклаучылар: кемнәр алар һәм ни көтәргә? (татарча). Интертат газетасы.
- Фәнзилә МОСТАФИНА (8.07.2020). Стратегияне оныттык, хәзер өмет комиссиядә (татарча). «Безнең гәҗит».(үле сылтама)
- Татар теле комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәлә (татарча). Азатлык радиосы (14.07.2020).
- Казан кайтавазы: Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (татарча). Төркия авазы — Татарча (21.07.2020).
- Татар теле комиссиясе бер елда ни башкарды һәм ни эшләмәде (татарча). Азатлык радиосы (7.07.2021).
Бу — Сәясәт турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |