Лотфулла Шәфигуллин
Лотфулла Шәфигуллин, Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин (1955 елның 14 мае, ТАССР, Арча районы, Симетбаш) — 2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры, РФ Атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы. «Казаночка» баскетбол клубы президенты (2011 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Дүртенче (2009 – 2014), бишенче (2014-2019) һәм алтынчы (2019-2024) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Хәйриячелек эшчәнлегенә 2018 елның гыйнварында РФ Президенты В. В. Путин игътибар иткән[2]. Тукай премиясе лауреаты (2018).
Лотфулла Шәфигуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин |
Туган | 14 май 1955 (69 яшь) ТАССР, Арча районы, Симетбаш |
Яшәгән урын | Декабристлар урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Чиләбе дәүләт университеты |
Һөнәре | хәрби төзүче |
Эш бирүче | Дәүләт Советы |
Балалар | ике баласы |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://www.tattelecom.ru/ |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1955 елның 14 маенда Татарстан АССР Арча районы Симетбаш авылында туган. «Хәрби төзүче» белгечлеге буенча Камышлы югары хәрби төзелеш-команда укуханәсен (1975), «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча Халыкара менеджмент академиясен (1992), «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Чиләбе дәүләт университетын (1999), «Күпканаллы телекоммуникация системалары» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1975-1991 елларда ССРБ Кораллы көчләрендә гаскәри хезмәттә.
1993-1998 елларда «Татарстан ит сәнәгате» җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары, «Татарстан ит сәнәгате» холдинг ширкәте вице-президенты.
1998-2001 елларда ТР дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2001-2006 елларда ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.
2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры.
2019 елның 9 сентябреннән VI чакырылыш ТР ДШ депутаты, икътисад, инвестицияләр, эшмәкәрлек буенча комитет рәисе[3].
Хәйриячелек
үзгәртүЛотфулла Шәфигуллин хәйриячелек белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм иткән[2].
Кырлай авылында Сәгъди карт бакчасын, Арча районының Ташкичү авылында Мәрҗани музеен һәм Симетбаш авылы янында Мәрҗани чишмәсен, шул ук районда генерал Гани Сафиуллин музеен, Биектау районында Иске Казан кирмәнен төзеп бирде[4].
Арча районының Иске Муй авылында «Ислам нуры» мәчетен төзекләндерү эшләренә саллы өлешен кертә[5].
Арча районы Хәтнә авылында Петропавловск храмын торгыза, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерүдә булыша[6].
Туган авылының беренче тракторчыларына һәйкәл куя.
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзүдә ярдәм итә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россия Федерациясенең Атказанган элемтә хезмәткәре
- Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- II дәрәҗә «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале
- III дәрәҗәдәге «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале
- 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2008 «Ел җитәкчесе» республика конкурсы җиңүчесе
- 2016 «Ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчесе[7]
- 2018 — Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе — «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен»[8].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jytely.info/kazan
- ↑ 2,0 2,1 Лотфулла Шәфигуллин Путин белән ни өчен очрашканы турында сөйләде. 2018 елның 28 февраль көнендә архивланган. «Татар-информ» МА, 26.01.2018
- ↑ Шафигуллин Лутфулла Нурисламович. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ сайты
- ↑ Вахит Имамов: Тукай бүләгенә кайбер кандидатлар әрсезлеге туйдыра башлады. 2018 елның 16 март көнендә архивланган. «Татар-информ» МА, 14.03.2018
- ↑ Арча районында төзекләндерүдән соң «Ислам нуры» мәчете ачылды.(үле сылтама) ТР мөселманнары диния нәзарәте сайты, 31.08.2017
- ↑ Путин Таттелеком җитәкчесен ни өчен чакырткан. «Шәһри Казан», 26.01.2018
- ↑ Генеральный директор Таттелеком Л.Н. Шафигуллин – Победитель конкурса «Благотворитель года-2016». 2018 елның 15 февраль көнендә архивланган. Tattelecom.ru, 02.05.2017
- ↑ Рустам Минниханов наградил лауреатов Госпремии им. Тукая. Татар-информ МА, 26.04.2018
Сылтамалар
үзгәртү- Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы 2018 елның 19 август көнендә архивланган.
- Л. Н. Шәфигуллин «Чикләрсез татарлар» сайтында
- Шафигуллин Лутфулла Нурисламович. «Бизнес Online»
Шулай ук карагыз
үзгәртүКалып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014)