Арча
Арча (лат. тат. Arça, рус. Арск) — Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe.
Арча | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | XIII гасыр |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Арча районы |
Административ-территориаль берәмлек | Арча районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 20 421 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Почта индексы | 422000 һәм 422002 |
Җирле телефон коды | 84366 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Арчада вафатлар |
Арча Викиҗыентыкта |
Халык саны — 20 046 мең кеше (2016).
География
үзгәртүКазансу елгасында урнашкан, Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 65 км ераклыкта тора. Казан — Ижау тимер юлының станциясе.
Тарих
үзгәртүРиваять буенча, Арча XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигезләнә. Рус елъязмаларында Арча турында беренче мәртәбә 1497 елда мәгълүмат очрый.
1552 елда руслар тарафыннан алына, 1606 елдан — рус ныгытмасы. 1781 елдан — Казан калгайлыгы Арча өязе үзәге, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр.
1856 елда Арча шәһәрендә 2 чиркәү, 265 йорт һәм 30 лавка (кибет) булган.
1926 елда Арча шәһәр статусын югалта.
1920—1930 елларда — ТАССРның Арча кантоны үзәге, 1930 елдан Арча районы үзәге булып тора.
Халык
үзгәртү1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 551 | 1 338 | 1 228 | ~2 600 | ~5 200 | 7 519 | 9 329 | 11 376 | 13 938 | 17 211 | 18 114 |
Төп милләтләр:
Икътисад
үзгәртүКирпеч заводы, крахмал заводы, бәрәңге киптерү заводы, асфальт заводы, төзү материаллар комбинаты, мех фабрикасы, сөт комбинаты.
2006 елда «Милли аяк киеме» ААҖ ябылган.
Мәгариф
үзгәртү- Арча педагогика көллияте
- Арча агросәнәгать һөнәри көллияте
Мәдәният
үзгәртүШәхесләр
үзгәртү- Равил Айдаров (1950), КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры.
- Гөлнара Габдрахманова (1971), Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). Татарстанның атказанган укытучысы (2016).
- Марат Гатин (1976), Россотрудничествоның Мисырдагы вәкиллеге башлыгы урынбасары.
- Эрнест Дышаев (1938―2017), рәссам-карикатурачы.
- Ленар Сафин (1969), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елның 22 апреленнән).
Галерея
үзгәртү-
Вокзал
-
Мәдәният йорты
-
Совет мәйданы
-
Арча педкөллияте. «Әлифба» музее да шунда урнашкан
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
- ↑ 5,0 5,1 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/arsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25