Марат Илшат улы Гатин

ислам белгече (Казан, Россия)

Бу Россотрудничество хезмәткәре турында мәкалә, Казан тарихчысы турында моннан укыгыз

Марат Гатин
Туган телдә исем Марат Илшат улы Гатин
Туган 25 сентябрь 1976(1976-09-25) (47 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Арча
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре гарәп теле һәм Ислам нигезләре белгече
Балалар кызы

Марат Гатин, Марат Илшат улы Гатин (1976 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Арча) ― гарәп теле һәм Ислам нигезләре белгече, 2010―2012 елларда ― Татарстан республикасы президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе рәисе. 2018 елның 3 декабреннән ― Россотрудничествоның[1] Александрия шәһәрендәге (Мисыр) Россия фән һәм мәдәният үзәге директоры.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 25 сентябрендә Татарстан АССР Арча эшчеләр бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. 2001 елда «гарәп теле һәм Ислам нигезләре» белгечлеге буенча Әл-Әзһәр университетының «Буус әл-Исламия» институтын (Каһирә, Мисыр), читтән торып «Филология» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, 2006 елда «Политология» белгечлеге буенча Каһирә университетын, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспирантурасын тәмамлаган.

2006 елда Каһирә университетының икътисад һәм сәяси фәннәр факультетында «Политология һәм дәүләт идарәсе» юнәлеше буенча бакалавр дәрәҗәсен ала. 2015 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен ала. Гарәп һәм инглиз телләрен камил белә.

2006 елдан ― Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаментының Азия Һәм Африка илләре секторының баш киңәшчесе, 2009 елдан ― сектор мөдире.

2010―2012 елларда – Татарстан республикасы президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы[2]. ТР Президенты аппараты структурасында дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе 2010 елның декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән оештырылган. Яңа идарә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, конфессияара килешүне ныгыту һәм республика территориясендә дини экстремизм таралуны кисәтү өчен җавап бирә[3].

2012―2013 елларда ― «Казан кирмәне» тыюлыгы директорының урынбасары[4].

2013―2018 елларда ― Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары.

2018 елның 3 декабреннән ― Мисыр Гарәп Республикасында Россотрудничество (ru) вәкиллеге җитәкчесе урынбасары ― Александрия шәһәрендә Россия фән һәм мәдәният үзәге директоры[5].

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, кызы бар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Россотрудничество — Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык
  2. Ольга Кондрева. Глава Татарстана уволил Марата Гатина. rg.ru, 14.08.2012(рус.)
  3. Гөлназ Бәдретдин. Марат Гатин: «Безнең төп бурыч-республикада тотрыклылыкны саклау». islam-portal.ru, 13.02.2011
  4. Гатин Марат Илшатович. «Милләттәшләр» порталы
  5. Александрия шәһәрендә Россия Фән һәм мәдәният үзәге директоры, archived from the original on 2021-06-03, retrieved 2021-06-03