Каһирә
Каһирә (гарәп. القاهرة, әл-Каһирә — «җиңелмәс») — Мисырның башкаласы һәм Африкадагы иң зур шәһәр.
Каһирә | |
---|---|
![]() | |
Ил | Мисыр |
Мөхәфәза | Каһирә мөхәфәзасы |
Координатлар | 30°2'40"N, 31°14'9"E |
Башлык | Габдел Газыйм Вәзир |
Нигезләнгән | 969 ел |
Мәйдан | 453 км² |
ДӨК | 68 м |
Рәсми тел | гарәпчә |
Халык саны | 8 026 454 [1] кеше |
Агломерация | 17,856,000 |
Милли состав | гарәпләр, кыптиләр |
Дини состав | мөселманнар, христианнар |
Сәгать кушагы | UTC+2 (җәй көне +3) |
Телефон коды | +20 02 |
Рәсми сайт | cairo.gov.eg |
Кардәш шәһәрләр | Франкфурт[2][3], Амман, Бәйрут, Истанбул, Нью-Йорк, Һьюстон, Оттава, Пекин, Сиань[d], Токио[d], Сеул, Штутгарт, Барселона, Минск, Мәскәү, Сараево, Исфәһан, Гренобль, Җиддә[d], Буэнос-Айрес, Мехико, Хартум, Әлҗәзаир (шәһәр), Димәшкъ, Касабланка[d], Лагос, Париж, Тбилиси[4], Багдад һәм Рабат[d] |
ТарихҮзгәртү
Каһирә урнашкан җирдә кешеләр бик борынгыдан бирле яшиләр. Каһирәнең нигезләнүенә кадәр аның чикләрендә һәм якыннырында күпсанлы торак пунктлар урнаша. Борынгы Мисыр заманында ерак түгел Мемфис шәһәре, Рум империясе тарафыннан яулап алынгач, ул әһәмиятен югалта төшә, һәм бу җирләрдә римлылар Вавилон кальгасын күтәрәләр.
Гарәп яулап алуларыннан соң гарәпләр 642 елда хәзерге шәһәрдән төньяктарак Фустат шәһәренә нигез салалар. Аның хәрабәләрен бүгенге көндә дә Каһирәдә күреп була.
- 969 ел — Фатыймиләр тарафыннан Мисырның яулап алынуы. Каһирәгә нигез салына.
- 972 ел — әл-Әзһәр университетының төзелүе.
- 996 — 1021 — Фатыйми хәлифәсе әл-Хәкимнең идарәсе. Шәһәрдә зур төзелешлшр алып барыла.
- 1176 ел — Сәлахетдин Каһирә ныгытмасын төзи.
- 1250 ел — Мәмлүкләрнең Мисырны яулап алуы һәм Каһирәне үз башкалалары буларак игълан итүләре.
- 1302 ел — Каһирәдә җир тетрәү.
- 1517 — 1914 — Мисыр Госманлы дәүләте эчендә. Аның белән төрек пашалары идарә итә.
Кардәш шәһәрләрҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- ↑ World Gazetteer. әлеге чыганактан 2012-12-08 архивланды. 2010-06-13 тикшерелгән.
- ↑ http://www.frankfurt.de/sixcms/detail.php?id=3932
- ↑ https://frankfurt.de/service-und-rathaus/verwaltung/aemter-und-institutionen/hauptamt-und-stadtmarketing/referat-fuer-internationale-angelegenheiten/partnerstaedte/kairo
- ↑ https://tbilisi.gov.ge/img/original/2018/6/12/tbilisiinfigures.pdf