Лагос (ингл. Lagos, йоруба Èkó) — Нигериянең көньяк-көнбатышындагы порт шәһәр, илнең иң зур шәһәре. 7 миллионнан артык кешегә ия (метрополиядә 12 800 000) булып Лагос Африкадагы иң зур икенче кала (Каирдан соң) дип исәпләнә.

Лагос
ингл. Lagos
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1472
Сурәт
Рәсми исем Lagos
Демоним Lagosian, Lagotien[1] һәм Lagotienne[1]
Рәсми тел инглиз теле
Дәүләт  Нигерия
Нәрсәнең башкаласы Нигерия, Южная Нигерия[d], Федерация Нигерии[d], First Nigerian Republic[d] һәм Колониальная Нигерия[d]
Административ-территориаль берәмлек Лагос[d]
Сәгать поясы UTC+01:00
Хөкүмәт башлыгы Babajide Sanwo-Olu[d][2] һәм Рилван Акиолу[d]
Халык саны 15 070 000 (21 март 2022)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 34 метр
Кардәш шәһәр Бүкрәш, Атланта, Брюссель, Каһирә, Котону[d], Фукуока, Истанбул, Җайпур, Монтего-Бей[d], Ньюкәсл-апон-Тайн, Nürnberg, Архея-Олимбия[d], Порт-оф-Спейн[d], Раанана[d], Рио-де-Жанейро, Зальцбург, Тәйбей, Тбилиси, Тулуза, Мапуту[d], Белу-Оризонти[4] һәм Гери
Мәйдан 1171,28 км²
Рәсми веб-сайт lagosstate.gov.ng(ингл.)
Һәштәге Lagos
Харита сурәте
Эмблема/тамгасы сурәте
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Карта
 Лагос Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Йоруба, авори халыкларының торлагы булган вакытта Лагосны Эко дип атаганнар, бу сүз «ферма» яки «лагерь» дигәнне аңлата.

1472 елда португаль диңгезчесе Руй де Секейра (Rui de Sequeira) килеп утыра һәм бу өлкәне Лагос дип атый, бу «күл» дигәнне аңлата.

1704-1851 елларда Лагос коллар сату үзеге була.

1841 елда Оба Акитое тәхеткә килгәч, коллар белән сату итүне тыя. Коллар белән сату итүчеләр бунт күтәрәләр һәм корольне бәреп төшерәләр, тәхеткә энесе Оба Касоконы утырталар.

Куылган Оба Акитоега инглизләр кире властька әйләнеп кайтырга ярдәм итәләр. Ул 1851 елда тәхеткә утыра һәм коллар белән сату итүне тыя.

1861 елда Лагос Британия колониясе буларак аннексияләнә. 1914 елда протекторат башкаласы дип игълан ителә.

Лагос корольләре үзгәртү

(карагыз: en:Oba of Lagos)

    • King Ado
    • King Gabaro (17201730)
    • Erelu Kuti(female)
    • King Ologun Kutere
    • King Adele (18061813), (18341836)
    • King Eshinlokun (18361841)
    • Oba Idewu Ojulari
    • King Oluwole
    • King Akintoye
    • Oba Kosoko

Географиясе һәм климаты үзгәртү

Кала Атлантик океанның Бенин култыгында утрауларда урнашкан.

Лагос климаты — субэкваториаль. Марттан июльгә кадәр яңгырлар еш күзәтелә, аннары — августта кыска вакытлы коры сезон, сентябрьдән октябрь аена кадәр кыска яңгырлар, ноябрьнең икенче яртысыннан март аена кадәр коры сезон (явым-төшемнәр сирәгрәк күзәтелә).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. https://governor.lagosstate.gov.ng/
  3. https://www.citypopulation.de/en/nigeria/cities/agglos/
  4. http://portalbelohorizonte.com.br/negocios/cidades-irmas-de-belo-horizonte?__goc_wbp__=092065002KjOoFrd0bYMmT9_A4nMtYXK_F-A

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Лагос (штат)
  • Лагос (Греция)

Сылтамалар үзгәртү