Гыйрак
Гыйрак (гарәп. العراق, көрд. عێراق), рәсми атамасы — Гыйрак Җөмһүрияте (гарәп. جمهورية العراق, көрд. کۆماری عێراق) — Якын Көнчыгыштагы дәүләт.
Милләтләрe
үзгәртүГарәпләр (75 %—80 %), көрдләр (15 %—20 %), төрекмәннәр (5 %), халдейлар, әссүриялеләр, иранлылар, әрмәннәр.
Дин
үзгәртүРәсми динe: ислам: шигыйләр (гарәпләр) һәм сөнниләр (гарәпләр, төрекмәннәр һәм көрдләр). Башка диннәр: христианлык, яһүд дине, бәһаи, язидләр. Ислам ил халкының 95 % ы арасында таралган дин булып тора. Мөселман булмаган кешеләр (нигездә, Ассирия христианнары) халыкның 5 % ын тәшкил итә. Гыйракның христианнар җәмгыяте 2000 елга якын яши, һәм аларның күбесе Месопотамия ассириялеләреннән килеп чыккан. Мөселманнарның 65 % ы — шигыйлар, 35 % ы — сөнниләр. Гыйракта шигыйлар өчен изге булган ике урын — Нәҗәф һәм Кәрбәла бар.
Тариx
үзгәртүБoрынгы тариx
үзгәртүГыйрак (Месопотамия) — дөньяның иң борынгы цивилизацияләре барлыкка килгән урын. Бу өлкәдә шумер, бабил, Әссүрия дәүләтләре урнашкан булган. Хәзерге Гыйрак җирләре Фарсы империясе, Искәндәр империясе сoставына кергән.
Урта гасырлар
үзгәртүVII гасырда Гыйрак җирләрен гарәпләр яулап алалар. Бу җирләр Гарәп Хәлифәлеге составына кертелә. 1534 елдан Гыйрак Гoсманлы дәүләте сoставында.
Яңа гасырлар
үзгәртү- 1915 елда Гыйракны Британия империясе басып ала.
- 1932 елга кадәр Милләтләр лигасы контролендә.
- 1932 елда бәйсезлек игълан ителә.
- 1979 елда Сәддам Хөсәен Гыйракның башы була.
- 1980 елның 22 сентябрендә — Сәддам Хөсәен гаскәрләре Иранга һөҗүм итә, Гыйрак Иран белән сугыш башлый.
- 1990 елда Гыйрак Күвәйткә һөҗүм итә.
Хәзерге Гыйрак
үзгәртү2003 елында Джордж Буш администрациясе Гыйракка каршы сугыш башлый. Багдадны көрәшсез алалар. Гыйракка каршы НАТО коалициясе составына Бөек Британия, АКШ, Австралия, Польша һәм башка дәүләтләр була. Алар үз гаскарләрен Гыйракка җибәрәләр.
- 2003 елның 7 апрелендә — АКШ гаскәрләре Гыйрак-ның башкаласы Багдадка керәләр.
Сәясәтe
үзгәртүСугышка кәдәр Гыйрак бер партияле (Баас партиясе) дәүләт булган. Сугыштан соң Гыйракта мәҗлис әл-ватани (Милли Мәҗлес) оештырыла. Ул 250 урынлык. Әмма бу оешмада хәким юк. Реаль хакимият рухи лидерлар кулында. Алар арасында: аятоллаһ Али әл-Систани.
Дәүләт гимны
үзгәртү
مَوْطِنِيْ مَوْطِنِيْ
اَلْجَلَالُ وَالْجَمَالُ وَالسَّنَاءُ وَالْبَهَاءُ فِيْ رُبَاكْ فِيْ رُبَاكْ وَالْحَيَاةُ وَالنَّجَاةُ وَالْهَنَاءُ وَالرَّجَاءُ فِيْ هَوَاكْ فِيْ هَوَاكْ هَلْ أَرَاكْ هَلْ أَرَاكْ سَالِماً مُنَعَّماً وَ غَانِماً مُكَرَّماً سَالِماً مُنَعَّماً وَ غَانِماً مُكَرَّماً هَلْ أَرَاكْ فِيْ عُلَاكْ تَبْلُغُ السِّمَاكْ تَبْلُغُ السِّمَاكْ مَوْطِنِي مَوْطِنِيْ |
Ватаным, Ватаным,
Гүзәллегең, бөеклегең, дан-шөһрәтең һәм зиннәтең — Тауларда, тауларда, Тормыш-хәятең, ирегең, куанычың һәм өметең — Һаваңда, һаваңда, Сизеләме гавамга? Хозурың хәвефсезлектә, хөрмәтең иминлектә, Хозурың хәвефсезлектә, хөрмәтең иминлектә Насыйпмы? Изге намың — Мөбарәк ул күктә, мөбарәк ул күктә, Ватаным, Ватаным! |
Watanım, Watanım,
Güzällegeñ, böyeklegeñ, dan-şöhräteñ häm zinnäteñ — Tawlarda, tawlarda, Tormış-xäyäteñ, iregeñ, quanıçıñ häm ömeteñ — Hawañda, hawañda, Sizeläme ğawamğa? Xozurıñ xäwefsezlektä, xörmäteñ iminlektä, Xozurıñ xäwefsezlektä, xörmäteñ iminlektä Nasıypmı? İzge namıñ — Möbaräk ul küktä, möbaräk ul küktä, Watanım, Watanım! |
Мәүтыйни (مَوْطِنِيْ, Ватаным) — Гыйракның бүгенге гимны. Аның текстын Фәләстыйн шагыйре Ибраһим Тукан 1934 елда язган булган. Иркенләп җырлана торган көй дә иҗат ителгәч, бу җыр бик тиз бөтен гарәп дөньясына таралган. Сүрия һәм Әл-Җәзаир аны бүген дә үзләренең рәсми-дәүләти булмаган халык гимн дип саныйлар. Биредә өч куплеттан торган Гыйрак гимнының беренче унберъюллыгы тәрҗемәсе.
Административ бүленеш
үзгәртүГыйрак 18 муһафазага бүленгән.
№ | Муһафазаһ | Мәркәз | Мәйдан, км² |
Халык саны, кеше (2011)[36] |
Тыгызлык, кеше/км² |
---|---|---|---|---|---|
1 | Багдад | Багдад | 734 | 7 055 200 | 9611,99 |
2 | Сәлах-әд-Дин | Тикрит | 24 751 | 1 408 200 | 56,89 |
3 | Диялә | Баакуба | 19 076 | 1 443 200 | 75,66 |
4 | Вәсит | Әл-Кут | 17 153 | 1 210 600 | 70,58 |
5 | Майсан | Әл-Амара | 16 072 | 971 400 | 60,44 |
6 | Бәсрә | Бәсрә | 19 070 | 2 532 000 | 132,77 |
7 | Ди-Кар | Ән-Нәсирия | 12 900 | 1 836 200 | 142,34 |
8 | Мутанна | Әс-Сәмәвә | 51 740 | 719 100 | 13,90 |
9 | Кадисия | Әд-Дивания | 8153 | 1 134 300 | 139,13 |
10 | Бабил | Хилла | 6468 | 1 820 700 | 281,49 |
11 | Кәрбәлә | Кәрбәлә | 5034 | 1 066 600 | 211,88 |
12 | Нәҗаф | Ән-Нәҗаф | 28 824 | 1 285 500 | 44,60 |
13 | Әнбар | Әр-Рамади | 138 501 | 1 561 400 | 11,27 |
14 | Найнава | Мосул | 37 323 | 3 270 400 | 87,62 |
15 | Дәһук | Дәһук | 6553 | 1 128 700 | 172,24 |
16 | Әрбил | Әрбил | 14 471 | 1 612 700 | 111,44 |
17 | Кәркүк | Кәркүк | 10 282 | 1 395 600 | 135,73 |
18 | Сөләймания | Сөләймания | 17 023 | 1 878 800 | 110,37 |
Барлыгы | 434 128 | 33 330 600 | 76,78 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 3,0 3,1 3,2 https://onzetaal.nl/taaladvies/advies/iraki-irakis
- ↑ 4,0 4,1 4.1 // Конституция Иракской Республики — 2005.
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/IRAQ
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/iraq
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=152
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/iraq
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 20,0 20,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ https://www.rudaw.net/arabic/business/100820211
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 25,0 25,1 25,2 25,3 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ https://culturalatlas.sbs.com.au/iraqi-culture/iraqi-culture-religion
- ↑ https://www.state.gov/reports/2019-report-on-international-religious-freedom/iraq/
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 32,00 32,01 32,02 32,03 32,04 32,05 32,06 32,07 32,08 32,09 32,10 32,11 32,12 32,13 32,14 https://www.bti-project.org
- ↑ 33,0 33,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/IRQ
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=IRQ
- ↑ 35,0 35,1 35,2 35,3 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ City Population — Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World
Сылтамалар
үзгәртү- Coalition Provisional Authority 2004 елның 29 март көнендә архивланган.
- Arab Gateway: Iraq 2016 елның 10 июнь көнендә архивланган.
- BBC News Country Profile: Iraq
- CIA information on Iraq 2007 елның 9 май көнендә архивланган.
- Indepth Analysis of the Gulf War 2004 елның 26 сентябрь көнендә архивланган.
- Bush in Baghdad
- Iraq News 2019 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
- On a Small Bridge in Iraq(үле сылтама)