7 апрель
7 апрель — Милади тәкъвимендә дүртенче айның җиденче көне. Ел ахырына кадәр 268 көн кала.
← апрель → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
29 | 30 | |||||
2019 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- БСО - Бөтендөнья сәламәтлек көне.[1]
- БМО - Халыкара 1994 елгы Руандадагы геноцид корбаннарын искә алу көне (ингл. International Day of Reflection on the 1994 Rwanda Genocide).[2]
МиллиҮзгәртү
- Әрмәнстан - Аналык һәм матурлык көне (әрм. Մայրության և գեղեցկության օր).
- Мозамбик — Хатын-кызлар көне (порт. Dia da Mulher Moçambicana).
- Португалия — Тегермәннәр көне.
- Руанда — Геноцид хәтер көне (ингл. Genocide Memorial Day), 1994 елгы вакыйгаларга багышланган Милли матәм атналыгы башлана.
- Русия Федерациясе — Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне (рус. День памяти погибших подводников).[3]
- 1989 елның 7 апрель көнне «Комсомолец» атом су асты көймәсе баткан көнне билгеләнә.
- Танзания — Шейх Абеид Амани Каруме көне (ингл. Sheikh Abeid Amani Karume Day).
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
Махсус каһвә эчкәндә ашау өчен ясалган алма бәлеше.
- АКШ:
- Өй буенча эшләрсез көне ингл. No Housework Day).[4]
- Милли каһвә өчен татлы бәлеше көне (ингл. National Coffee Cake Day).[5]
- Бразилия[6]:
- Брокерлар көне
- Мәхкәмә медицина экспертлары көне
- Мөхәррирләр көне
- Русия Федерациясе:
- Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне (рус. День рыбоохраны России).[7]
- Рунет туган көне (рус. День рождения Рунета).[8]
- Төркия - Химиклар көне һәм атнасы (төр. Kimyagerler Günü Ve Kimyagerler Haftası]]).[9][10]
Киң вакытлы халыкара чараларҮзгәртү
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1348 — / Боһемия (en) патшасы Карл (en) башкаласы Прагада Көнчыгыш Аурупаның беренче университетына нигез сала (Карл университеты, чех. Univerzita Karlova).
- 1795 — Француз колониаль империясендә озынлыкны үлчәү берәмлеге булып метр кабул ителә.
- 1957 — Нью-Йоркның соңгы троллейбусы соңгы тапкыр сәфәргә чыга.
- 1994 — .ru домены теркәлә.
- 2003 — АКШ гаскәрләре Гыйракның башкаласы Багдадка керәләр.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:7 апрель көнне туганнар
- 1726 — Чарльз Берни, инглиз композиторы.
- 1828 — Джеймс Уайт, инглиз язучысы.
- 1922 — Кәшшаф Әмиров, драматург.
- 1924 — Рамазан Өметбаев, җәмәгать-дәүләт эшлеклесе, язучы, публицист.
- 1932 — Шәзам Сафин, Олимпия чемпионы.
- 1942 — Фәридә Шакирова, журналист.
- 1945 — Зөфәр Бохараев, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1949 — Валентина Матвиенко, Питырбурның губернаторы.
- 1964 — Әбүзәр Фәйзуллин, виртуоз баянчы, ТР атказанган артисты (1997).
- 1987 — Адилә Вәлиева, татар артисткасы, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:7 апрель көнне вафатлар
- 1761 — Томас Байес, инглиз математигы.
- 1910 — Евгений Нефедьев, юрист, Мәскәү университетының атказанган профессоры (1907).
- 1947 — Генри Форд, АКШ эшмәкәре, конвейер уйлап табучы.
- 1958 ― Иван Петров, Советлар Берлеге Каһарманы, армия генералы.
- 1960 — Каюм Поздняков, беренче татар кинорежисеры.
- 1991 — Геннадий Стефановский, беларус рәссам, Әлмәт рәсем сәнгате мәктәбе директоры.
- 2006 — Сайра Вельшакова, җырчы (меццо-сопрано), мәгърифәтче, Ленинград (Питырбур) консерваториясе мөгаллиме.
- 2014 — Әсгать Шәйхетдинов, татарча көрәш остасы, тренер.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Бөтендөнья сәламәтлек ассамблеясының WHA/A.2/Res.35 резолюциясы нигезендә
- ↑ Махсус БМО резолюциясы юк, http://www.un.org/en/preventgenocide/rwanda/
- ↑ (рус.) День памяти погибших подводников
- ↑ (ингл.) eHow home
- ↑ (ингл.) State Symbols uSA
- ↑ Көн бәйрәмнәре (португальча)
- ↑ (рус.) Росрыболовство - Главная
- ↑ (рус.) День рождения Рунета — 7 апреля.
- ↑ (төр.) 7 Nisan 2012 Kimyagerler Günü ve Kimyagerler Haftası
- ↑ (төр.) 7 NISAN KIMYA VE KIMYAGERLIK GÜNÜ
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|