Зөләйха Иманголова

Иманголова Зөләйха Сәхи кызы — Башкортстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны.

Зөләйха Иманголова
Туган телдә исем Иманголова Зөләйха Сәхи кызы
Туган 7 апрель 1948(1948-04-07) (76 яшь)
Башкортстанның Бөрҗән районы Байназар авылы
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган укытучысы

Биографиясе үзгәртү

Иманголова Зөләйха Сәхи кызы 1948 елның 7 апрелендә Башкортстанның Бөрҗән районы Байназар авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Атасы Зәйнуллин Сәхиулла Рәхмәтулла улы заманына күрә белемле кеше була. Бөек Ватан сугышы ветераны, 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчысы. Әнисе Хәдичә бик иртә, Зөләйхага бер яшь ярым булганда вафат була.

Зөләйха 1955 елда Байназар урта мәктәбенең 1-нче классына укырга бара. Укуга тырыш, сәләтле кыз мәктәптә укыганында төгәл фәннәрне үз итә, укытучы булырга хыяллана. Предмет олимпиадаларында катнаша, призлы урыннар яулый. Спорт ярышларында катнаша.

1966 елда мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтта да ул үзен сынатмый. Яхшы уку белән беррәттән спорт белән дә шөгыльләнә. Исеме институтның Мактау тактасына индерелә.

1971 елда институтны уңышлы тәмамлап кулына диплом ала. Шул ук елда туган районына эшкә кайта. Яшь белгечне Байназар урта мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы Байназар мәктәбендә эшли. Башта укытучы, аннары укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли.

1971 елда класташы, авылдашы Иманголов Рафаэль Фазлетдин улы белән бергә гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Хезмәт казанышлары үзгәртү

1970 елларда математикадан яңа дәреслекләргә күчү башлана. Шуңа да яшь укытучыга еш кына район укытучылары каршында методик докладлар белән чыгыш ясарга туры килә. Тырыш, хезмәт сөенүчән педагогның дәресләре башыннан азагынача хыялый, белем һәм тәрбия бирү җәһәтеннән югары кимәлдә булуы белән аерылып тора. Зөләйха Сәхи кызы бергә эшләүче коллегаларына гына түгел, районның математика укытучыларына да эш тәҗрибәсен тарату максатында семинарлар, ачык дәресләр, предмет буенча эчтәлекле чаралар үткәрә. Үзен чын мәгънәсендә укытучы — методист итеп күрсәтә.

З. Имангулованың укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яулый һәм республика олимпиадаларында катнаша. Ул укытып чыгарган укучылар математикадан имтиханны уңышлы тапшырып югары укыу йорттарына керә. Аларның 15-е математика укытучысы булып уңышлы эшли.

Укытучы булып эшләү дәверендә Зөләйха Сәхи кызы зирәк педагог кына түгел, ә инициативалы, яхшы оештыру сәләте булган белгеч икәнен дә күрсәтә. 1986 елда аны укыту - тәрбия эше буенча директор урынбасары итеп куялар. Бу вазифада ул 2006 елда лаеклы ялга киткәнче эшли. Зур коллективта укыту-тәрбия эшен дөрес оештыру, методик эш, алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм укыту процессына кертү белән җитәкчелек итү, инновацион технологияләрне өйрәнү һәм куллануда педагогик хезмәткәрләргә булышу — бу эшләрне башкару җитәкчедән төпле белем, иҗади эзләнүләр таләп итә.

З. Иманголова иң беренче методик почмак төзеп, һәр укытучы турында мәгълүмат туплый, эш тәҗрибәсен өйрәнә. Мәктәптә төрле дәрес формалары, алдынгы методлар кулланыла башлый, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә уңышлары булган укытучыларның тәҗрибәсен тарату максатында мәктәптә район укытучылыры, мәктәп җитәкчеләре өчен төрле чаралар үткәрелеп тора. «Ел укытучысы» конкурсларында Байназар мәктәбе укытучылары районда һәм республикада призлы урыннар яулыйлар. Болар бөтенесе дә Зөләйха Сәхи кызының хезмәт җимешләре.

Ул педагогик коллективны борчыган проблемаларны уңай хәл итәргә тырыша, һәркем белән уртак тел таба, уңай якларын күрә, эшкә дәртләндерә белә. Тырышлыгы, булдыклылыгы, оештыру сәләте белән укытучылар, укучылары, җәмәгатьчелек алдында абруй казана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • РСФСР Мәгариф министрлыгы сайты приказы белән РСФСРның «Халык мәгарифе алдынгысы» исеме (25.09.1986)
  • Башкорт АССР Мәгариф министрлыгы сайты приказы белән «Укытучы-методист» исеме (5.08.1987)
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (Указы от 07 июля 2000 года № УП-435

О присвоении Почётного звания «Заслуженный учитель Республики Башкортстан» работникам народного образования)

Чыганаклар үзгәртү

  • «Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының данлы кызлары», 2017.453500 РБ г. Белорецк, ул.50 лет Октября,55/1

Сылтамалар үзгәртү