Светлана Журавлёва

Журавлева Светлана Евгеньевна (7 апрель 1960 ел) — спортчы. 1984-1991 елларда СССРның парашют спорты буенча җыелма командасы әгъзасы. Биология фәннәре кандидаты (1999). Парашют спорты буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры (1989). Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы (1997).

Светлана Журавлёва
Туган 7 апрель 1960(1960-04-07) (64 яшь)
Түбән Новгород, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Эш бирүче Мәскәү физика-техник институты
Гыйльми дәрәҗә: Биология фәннәре кандидаты (1999)

Биографиясе үзгәртү

Светлана Евгеньевна Журавлева 1960 елның 7 апрелендә Горький шәһәрендә туган. Күренекле химик-галим Е. Ф. Журавлевның кызы. 1984 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Һөнәре буенча биолог. Светлана Журавлева бала чактан спорт белән мавыга. Россия ДОСААФның авиацион спорт клубы, авиацион-техник спорт клубы тәрбияләнүчесе (тренеры А. К. Котенков). Парашют спорт төре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә. СССР җыелма командасы әгъзасы (1984-1991).

1999 елда «Синтаксономическое обоснование выбора охраняемых растительных сообществ: На примере некоторых сообществ Республики Башкортостан» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый[1].

Мәскәү физика-техник институтының молекуляр һәм биологик физика факультетында эшли, биохимия физикасы кафедрасы доценты [2].

Парашют спортында казанышлары үзгәртү

  • Аерым күнекмәләр буенча РСФСРның абсолют чемпионы (1991);
  • Җиде тапкыр СССР чемпионы (1985, 1986, 1987, 1988, 1989, 1990, 1991);
  • Ике тапкыр СССР халыклары спартакиадасы чемпионы (1991);
  • РСФСР (1988-1991) чемпионы;
  • СССР чемпионаты призеры (1987);
  • РСФСР халыклары спартакиадасының (1990) көмеш призеры;
  • «Крылья Родины» журналы призына халыкара ярышларның абсолют җиңүчесе (1988;
  • Болгариядә халыкара ярышларда җиңүче (София, 1988);
  • 1000 м биеклектән төркемләп сикерүдә дөнья рекордчысы (1988).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Парашют спорты буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры (1989)
  • Башкортстан Республикасының күренекле спортчысы (1997).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Диссертация
  2. МФТИ, archived from the original on 2019-12-15, retrieved 2021-05-05 

Сылтамалар үзгәртү

  • Журавлёва Светлана Евгеньевна // Башҡорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.