Эрнест Абдулла Улы Вәлиев (1950 елның 7 апреле, Яңа Камай, Әгерҗе районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары[1].

Эрнест Вәлиев
Туган 7 апрель 1950(1950-04-07) (73 яшь)
Әгерҗе районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Белем Свердловск юридик институты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Россия
Бүләк һәм премияләре

 Эрнест Вәлиев Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Эрнест Вәлиев 1950 елның 7 апрелендә Яңа Камай авылында (Татарстанның Әгерҗе районы) туган. 1967 елдан алып 1968 елга кадәр Ижау механика заводында электромотчы булып эшли. 1968—1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә[2].

1974 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча Свердловск юридик институтын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң Төмән өлкәсе прокуратурасына җибәрелә. Стажер булып эшли, соңрак Тубыл районара прокуратурасы тикшерүчесе итеп билгеләнә. 1976 елда Юрга районы прокуроры итеп билгеләнә, 1981 елда Тубыл районы прокуроры итеп билгеләнә. 1985 елда судларда гражданнар эшләре каралуга күзәтчелек буенча Төмән өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1988 елдан 1993 елга кадәр Төмән өлкәсе прокурорының беренче урынбасары булып эшли, 1993—2007 елларда Төмән өлкәсе прокуроры вазыйфасын башкара[3].

2007 елның 2 февралендә Россия Федерация Советы карары белән Э. А. Вәлиев Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары итеп билгеләнә[4].

2010 елның октябрендә Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары итеп билгеләнә[5]. Губернатор урынбасары вазыйфасында 2011 елның декабренә кадәр эшли.

2011 елның декабрендә VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына сайлана. «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган, куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитетында эшләгән[6].

2016 елның сентябрендә янәдән VII чакырылыш РФ Дәүләт думасына сайлана, 185 нче номерлы Төмән бермандатлы округы буенча депутат итеп сайлана, «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителә[7].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2011 елдан 2019 елга кадәр, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 64 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була[8].

Бүләкләр үзгәртү

  • Почёт ордены, 2005 ел[9]
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2008
  • «РФ атказанган юристы» мактаулы исеме, 2000
  • «Прокуратураның Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе», 1991
  • «Прокуратура ветераны» медале, 2010
  • «Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданины» исеме, 16.06.2016
  • РФ Президентының Мактау грамотасы, 2010
  • РФ Президентының Рәхмәт хаты, 2013
  • Исемле утлы корал белән бүләкләнгән, 2001
  • РФ ФҖ Федерация Советының Мактау грамотасы, 2007
  • ФҖ Дәүләт Думасының Мактау грамотасы РФ, 2015
  • РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты, 2007
  • «Фидакарь хезмәт өчен» күкрәк билгесе, 2008
  • I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерым хөрмәтләү билгесе, 2009
  • «Федерация Советы. 15 ел» медале, 2009

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Валеев Эрнест Абдулович. Государственная Дума. 2018-11-29 тикшерелгән.
  2. «Единая Россия» официальный сайт Партии/Кто есть кто
  3. Валеев, Эрнест Абдулович, ТАСС. 29 ноябрь 2018 тикшерелде.
  4. Срочно! Эрнест Валеев назначен заместителем генпрокурора РФ. 29 ноябрь 2018 тикшерелде.
  5. У Якушева – новый заместитель. Им стал бывший прокурор Тюменской области. 29 ноябрь 2018 тикшерелде.
  6. Вся Дума (2012-01-16). 2018-11-29 тикшерелгән.
  7. Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7 г. Москва "Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации седьмого созыва". Российская газета. 2018-11-29 тикшерелгән.
  8. Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-09-26 архивланды. 2019-08-02 тикшерелгән.
  9. Валеев, Эрнест Абдулович. 2020-06-15 тикшерелгән.