26 июнь
26 июнь — Милади тәкъвимендә алтынчы айның егерме алтынчы көне. Ел ахырына кадәр 188 көн кала.
← июнь → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | ||
6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 |
13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 |
20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 |
27 | 28 | 29 | 30 | |||
2022 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне (ингл. International Day against Drug Abuse and Illicit Trafficking, рус. Международный день борьбы со злоупотреблением наркотическими средствами и их незаконным оборотом).[1].
- Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне (ингл. International Day in Support of Victims of Torture, рус. Международный день в поддержку жертв пыток).[2].
МиллиҮзгәртү
- Азәрбайҗан — Хәрби көчләр көне (әзери. Azərbaycan Respublikası Silahlı Qüvvələri günü).
- Мадагаскар — Бәйсезлек көне (малаг. Fetim-pirenena, фр. Fête nationale).
- Румыния — Милли байрак көне (рум. Ziua drapelului național).
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
- Алмания / Түбән Саксония / Һамелн — Күсе тотучы көне (алман. Rattenfängertag, ингл. Ratcatcher's Day).
- Кырым татарлары — Кырымтатар милли байрагы көне (кырымтат. Qırımtatar bayrağı künü).[3].[4]
- Таиланд — Сунтон Пу көне (ингл. Sunthorn Phu Day, тай. วันสุนทรภู่).
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1522 — Сөләйман I 400 хәрби караб белән Родос утравына килеп җитә.
- 1941 — сугыш сәбәпле Ленин тәнен Төмәнгә күчерү турында әмер бирелә.
- 1945 — Берләшкән Милләтләр Оешмасы уставы 51 дәүләт тарафыннан имзалана.
- 1960 — Сомалилендның Бөекбританиядән бәйсезлеге игълан ителә.
- 1979 — Мөхәммәт Али бокстан китүе турында хәбәр итә.
- 2007 — Татарстан һәм Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү шартнамәсе имзалана[5].
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:26 июнь көнне туганнар
- 1829 — Огюст Беернарт, Бельгия сәясәтчесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
- 1915 — Гали Халит, әдәбият галиме.
- 1925 — Юныс Вәлиев, ТАССР МШ рәисе урынбасары.
- 1930 — Азат Абдуллин, язучы, драматург («Унөченче рәис» авторы).
- 1933 — Клаудио Аббадо, итальян дирижёры.
- 1937 — Әнәс Җомагылов, татар уйлап табучысы.
- 1944 — Геннадий Зюганов, Русия сәясәтчесе.
- 1945 — Николай Алешков, язучы.
- 1959 — Асаф Вәлиев, җырчы (баритон), ТРның халык артисты.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:26 июнь көнне вафатлар
- 363 — Фла́вий Кла́вдий Юлиа́н, Борынгы Рим императоры.
- 1838 — Таҗетдин Ялчыгол, татар дин әһеле, тарихчы, язучы.
- 1957 — Альфред Деблин, алман язучысы.
- 1982 — Герасим Рудь, совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
- 1993 — Сәйфи Кудаш, татар шагыйре.
- 2019 — Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, мөфти.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарҮзгәртү
Исем бәйрәмнәреҮзгәртү
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Халыкара наркотикларны канунсыз сатылуы һәм куллалуына каршы көрәшне итүне истә тотуга багышланган көн БМОның A/RES/42/112 резолюциясы нигезендә кабул ителде
- ↑ Халыкара газаплау корбаннарына ярдәм итүне истә тотуга багышланган көн БМОның A/RES/52/149 резолюциясы нигезендә кабул ителде
- ↑ Кырым татарлары байрак көне үткәрде
- ↑ (кырымтатар.) Qırımda Qırımtatar bayrağı kününi «imkânğa köre» qayd etmege çağıralar
- ↑ Шартнамәгә биш ел: киләчәге бармы?