Евгений Примаков

Евгений Максим улы Примаковсовет һәм Россия икътисадчысы, көнчыгыш халыклар белгече, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы (1969), профессор (1972), тулы вәкаләтле илче (1996).

Евгений Примаков
Туган телдә исем Евгений Максим улы Примаков
Туган 29 октябрь 1929(1929-10-29)
Киев, ССРБ
Үлгән 26 июнь 2015(2015-06-26) (85 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе бавыр яман шеше[d]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты[d] һәм Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты[d]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы
Эш бирүче РФА шәркыятьчелек институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Отечество — Вся Россия[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] (1969)
Гыйльми исем: ССҖБ ФА академигы[d] һәм РФА академигы[d]

 Евгений Примаков Викиҗыентыкта

ССРБ Югары Шурасы рәисе (1989-1990), ССРБ күзләү Үзәк хезмәтенең җитәкчесе (1991), Россиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы (1991-1996), Россиянең чит ил эшләре министры (1996-1998), Россиянең хөкүмәте рәисе (1998—1999), Сәүдә - сәнәгать пулаты президенты (2001—2011).

Тормыш юлы үзгәртү

Ул 1929 елда Киевта туган. 1980 елларда Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтын, шулай ук Икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын җитәкләде, совет җитәкчеләренең тышкы сәясәттәге төп киңәшчесе булды. 1991 елгы август фетнәсе вакытында Михаил Горбачевны яклап чыкты һәм сентябрьдән Советлар Берлеге, соңрак исә Россиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы итеп билгеләнде.

1996-1998 елларда Тышкы эшләр министры булганда Балкан низагы вакытында сербларны яклап, көнбатышка каршы позиция алып Россиядә үзенә популярлык казанды.

1998 елның 18 августында Сергей Кириенко хөкүмәте дефолт турында игълан итә, сум 400% ка төшә, күп кенә ширкәтләр бөлгенлеккә төшә, кешеләр банклардагы кертемнәр югалталар, көчле икътисади һәм сәяси кризис башлана. Нәтиҗәдә 1998 елның сентябрендә Сергей Кириенко хөкүмәте җимерелеп эчке сәяси кризис тугач, Примаков Россия премьер-министры итеп билгеләнде.

1999 елның мартында БМО карары һәм рөхсәте булмаганда, НАТО көчләре Югославиядә хәрби чара башлагач, Белградны бомбага тоткач, 2000 чамалап кешен үтергәч, Примаковның АКШка барган җиреннән протест йөзеннән Атлантик океан өстендә очкычын борып кире кайтуы билгеле.

1999 елның маеннан премьер-министры урыныннан алынды, соңыннан президент Ельцинга каршы көчләргә кушылды. Халыкны сораштыру буенча халык 81% отставкага тискәре мөнәсәбәтне күрсәтте.

2000-2001 елда Дәүләт Думасында "Ватан - Бөтен Россия" фиркасе фракциясе рәисе булып эшли.

2015 елда Мәскәүдә 85 яшендә вафат булды.

Сылтамалар үзгәртү