Югославияне бомбага тоту (1999)
НАТО көчләре тарафыннан Югославияне бомбага тоту (инглизчә Operation Allied Force, Берек көче) - Югославия Берлеге Җөмһүриятенә каршы НАТО хәрби операциясе, 1999 елның 24 мартыннан бирле 10 июненә кадәр Косово сугышы кысаларында уза.
Югославияне бомбага тоту | |||
Төп низаг: Косово сугышы | |||
Дата |
1999 елның 24 марты-10 июне | ||
---|---|---|---|
Урын |
Югославия | ||
Нәтиҗә |
НАТО һөҗүме нәтиҗәсендә Косово һәм Метохия басып алына һәм Югославиядән аерыла | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
НАТОның һөҗүме һәм интервенциясе төп сәбәбе - төбәктәге этник чистартулар вакыйгалары булып санала. Югославия буенча халыкара трибунал соңрак Югославия иминлек хезмәтләренең җинаятьләрдәге җаваплыгын дәлилләгән.
НАТО операциясе алдыннан Косово сугышындагы корбаннар саны - 1000 үтергән дип бәяләнгән, качаклар саны - 400 мең.
1999 елның мартыннан алып июньгә кадәр Косово сугышындагы корбаннар саны - 10 мең кеше дип бәя бирелә, күпчелек - Косово албаннары.
1999 елның мартыннан алып июньгә кадәр НАТО көчләре тарафыннан Югославияне бомбага тоту нәтиҗәсендәге һәлак булган ватандашлар саны - 1700 артык кеше, шул исәптән 400 артык бала, 10 мең каты яраланган, хәбәрсез югалганнар саны - 821 кеше, күпчелек - серблар.
Кайбер чыганак буенча НАТО үз коралында радиактив уран кулланган.
Операция нәтиҗәсендә НАТО көчләре Югославиянең бер төбәге Косовоны басып ала, һәм җирле хакимият Косово албаннарына тапшыра.
Косово албаннары хакимияткә килгәч, үз чиратында серблар һәм чегәннәргә каршы Косово һәм Метохиядә этник чистартуларны үткәрде.
НАТО операциясе БМО рөхсәте югында "һуманитар интерверция" булып аклана иде, ләкин нәтиҗәдә күп корбаннарга китерә һәм суверен дәүләтнең бер төбәген басып алу - тәүочрак итеп ясады.
Еш кына БМО мандаты югындагы НАТО һөҗүме - канунсыз хәрби агрессия булып санала[1][2].
Сылтамалар
үзгәртү- Демократия Сейчас (Democracy Now, USA), интервью с генералом Уэсли Кларком
- Н. Я. Чуксин. «Косово глазами постороннего»
- Анатолий Куликов . Балканская страда, vko.ru 2008 елның 18 апрель көнендә архивланган.
- Околоавиационные новости (№ 87). Боевое применение ударной авиации НАТО против Югославии
- Белградские впечатления. № 456, 1999.
- Агрессия НАТО против Югославии — хроника 1999 года (телеканал «Вести»)
- Балканская война и новый мировой порядок 2011 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.uni-kassel.de/fb05/
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-06-26