Чегәннәр
Чегәннәр яки рома - Һинд-Арий чыгышлы, традицион рәвештә күчмә халык. Күпчелек чегәннәр романи телендә сөйләшәләр, бу тамырлары санскритта булган Һинд-Арий теле. Романи тел берничә диалектка бүленгән һәм бу телдә сөйләшүчеләр 2 млн.нан артык. Романи телнең лексикасы Һинди һәм Пәнҗаби белән уртак, фонетикасы Марвари теле белән охшаш, әмма грамматикасы бәңгәл теленә якынрак.
Чегәннәр | |
Үз аталышы |
Синти, мануш (кешеләр), кале (кара), рома |
---|---|
гомуми сан |
4 373 000 |
яшәү җире | |
Теле | |
Дине |
Христианлык, Ислам, Һинд диненең Шактизм традициясе, Романи мифологиясе |
![]() |
Казанда XX гасырда чегәннәр Идел буе районында, Отары бистәсендә яши иделәр.
ДинҮзгәртү
Күп чегән кешеләре христиан,[1] башкалары мөселман; кайберәүләре борынгы Ватаннары Һиндстаннан борынгы Һинд дине ышануларын саклап калганнар, шул ук вакытта башкалар үз дини һәм сәяси оешмаларына ия.[2] Соңгы вакытта Венгрия ромалары арасында Далит Буддачылык хәрәкәте йогынтысында Тһеравада Буддачылыгы популяр булып киткән.
Сурәтләр галереясеҮзгәртү
Аугуст фон Петтенкофен: Чегән балалары (1885), Эрмитаж
Винсент ван Гог: Кәрваннар – Арль янында Чегәннәр Лагере (1888, киндердә май)
Шулай ук карарга мөмкинҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ The Columbia Encyclopedia (8th ed.). New York, NY: Columbia University Press. 2018.
- ↑ G. L. Lewis (1991), "ČINGĀNE", The Encyclopaedia of Islam, 2 (2nd ed.), Brill, pp. 40a–41b, ISBN 978-90-04-07026-4