Андрей Петров (1945)

Андрей Петров, Андрей Борис улы Петров (рус. Андре́й Бори́сович Петро́в, 1945 елның 27 декабре, CСРБ, РСФСР, Мәскәү) — ССРБ һәм РФ балет артисты һәм хореограф, «Кремль балеты» театрының нигезләүчесе һәм сәнгать җитәкчесе, РСФСР халык артисты (1985). БР Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (2018).

Андрей Петров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

рус. Андрей Борисович Петров

Туу датасы:

27 декабрь 1945(1945-12-27) (78 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү

Һөнәре:

балет артисты, балетмейстер

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1965 – х. в.

Бүләк һәм премияләр: Салават Юлаев премиясеРСФСР халык артисты
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Почет ордены (РФ) Дуслык ордены (РФ)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1945 елның 27 декабрендә Мәскәүдә «Ромэн» чегән театры актрисасы Ольга Иван кызы Петрова һәм Зур театр балет биючесе Борис Холфин гаиләсендә туган. 1965 елда Мәскәү дәүләт хореография укуханәсен (Г. М. Евдокимов сыйныфы) тәмамлый, 1986 елга кадәр Зур театр сәхнәсендә бии.

1976 елда ГИТИСның балетмейстер факультетын (Р. В. Захаров һәм Е. Я. Чанг курсы) тәмамлый.

1977-1979 елларда Ю. Н. Григоровичта стажировка үтә. Мәскәүнең драма театрларында спектакльләрдә биюләр куя: «Иптәш, ышан!» (1973, Таганкадагы театр), «Чегәннәр бара» (1974, «Ромэн» театры), «Ленушка» (1975, Кече Бронныйдагы театр), «Карлар төште» (1975, Совет Армиясе театры), «Кыз, әти һәм гитарачы» (1989, Таганкадагы театр).

19861987 елларда — Мәскәү хореография укуханәсенең балетмейстеры.

19871989 еллардаЗур театр труппасы мөдире, берничә балет һәм операларда биюләр куя.

19891990 елларда — Кремль съездлар сарае (КСС, рус. КДС) балетмейстеры.

1990 елдан — үзе нигезләгән КСС балет театры (1992 елдан Кремль балеты театры) сәнгать җитәкчесе. Хореографик хезмәтләре: «Руслан һәм Людмила» М. И. Глинка, «Щелкунчик» һәм «Аккош күле» П. И. Чайковский, «Наполеон Бонапарт» Т. Н. Хренников һ. б.

19932001 елларда шулай ук — Дәүләт Кремль сарае генераль директоры, концерт программалары режиссёр-куючысы.

1997 елдан — Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе хакыйкый әгъзасы.

2000 елдан — Халыкара иҗат академиясе хакыйкый әгъзасы.

2004 елдан — Мәскәү дәүләт хореография академиясе профессоры.

2005 елдан — X Мәскәү халыкара балет артистлары һәм хореографлары конкурсы оештыру комитеты рәисе.

2006 елдан — РФ театр әһелләре берлеге сәркатибе.

2008 елда — Г. С. Уланова исемендәге Бөтенроссия балет артистлары конкурсы жюри рәисе (Красноярск).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү