Таҗетдин Ялчыгол

Таҗетдин Ялчыгол – татар дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе.

Таҗетдин Яхшыгол
Туган 1768(1768)
Россия империясе
Үлгән 26 июнь 1838(1838-06-26)
Минзәлә өязе (Зәй районы) Имәнлебаш авылы
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре дин әһеле, тарихчы
Ата-ана
  • Ялчыгол хәзрәт (әти)

 Таҗетдин Яхшыгол Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Әдипнең тормыш юлы турында хәбәр аз. Кайда туганлыгы ачык билгеле түгел. Таҗетдин Ялчыгол якынча 1768 нче елның октябрендә, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, "Әй һәм Арша елгалары арасындагы Курмаш – елга авылында" дөньяга килә. Галимнәр моны Көньяк Уралга, Башкортстанга нисбәт итәләр. Фәндә Таҗетдин Ялчыголның туган җирен Троицк, Орск төбәкләренә бәйләп карау да бар. Әдип кайвакыт, яшәгән урыннарына мөнәсәбәттә, Башкорди, Оруви, Болгари тәхәллүсләрен дә куллана.

Таҗетдиннең әнисе, туганнары хакында мәгьлуматлар хәзергә билгеле түгел. Ул чирек гасырга якын гомер юлын әтисе белән бергә уза. Ялчыгол мулла – тугыз мәртәбә хаҗда булган күренекле рухани. 1776 елда ул углы Таҗетдин белән Әстерхан, Дагстан якларына күчеп китә. Бу дата Таҗетдин нәселенең бүгенге буын кешеләрендә яшәп килгән бер риваятьнең нигезе чынбарлыкта алынуын сөйли. Алар үзләренең ерак бабаларының (ягьни Таҗетдин атасының), "Пугачау явында" катнашуын һәм әлеге восстание бастырылгач, 1775 елларда җәзадан качып Кавказ ягына чыгып китүе турында сөйлиләр.

Әстерхан, Дагстан якларында Ялчыгол мулланың берничә ел балалар укытуы, руханилык вазифаларын башкаруы мәгьлүм. 80 нче еллар башында ата белән угыл Төркиянең Диярбәкер шәһәренә киләләр. Таҗетдин мәдрәсәгә урнаша, әтисе хаҗга китә. Диярбәкердә калдырылган Таҗетдин, дүрт ел әтисен көтә. Тәрбиячесе үлгәч, ул Истанбулга барып, хаждан кайтучы атасын каршылый. Аннан бу гаилә Дагстан якларына кайта. Кайбер авторлар Ялчыгол мулланың углы белән берлектә Җаксай шәһәрендә дәрес әйтүен искәртәләр.

Дөньялар тынычлангач, алар хәзерге Татарстан җиренә кайтып утыралар. Ялчыгол хәзрәт 1785 елда 65 яшендә Мамадыш тирәләрендәге Кече Сон авылында вафат була. Таҗетдин исә Кама аръягына чыгып, авылларда муллалык итә. 1812-1813 елларда Кызыл Чапчак (хәзерге Түбән Кама районы) авылына күчеп килгәч, ул үзенең туган ягына да баргалап тора, элекке танышлыкларын ныгыта. Кантун башлыгы Хөрмәкәй Нугайбәк улы чакыруы буенча барып, 12 нче кантунда дини йолаларның, ислам кануннарының үтәлешен күзәтә, дин әһелләрен берәм-берәм күреп тә, бергә җыеп та сөйләшүләр уздыра. Шундый ук миссияне янәшәдәге II нче кантунда да башкара.

Таҗетдиннең эшчәнлеге Зәй яклары белән бәйләнгән. Ул әтисе җирләгән төбәккә "өч ел дәрес әйтә". Аннан Зәй буйларына күчеп килә. Аның 1792 -1799 елларда Зирекле (Җирекле, Каенлы), 1799 -1824 нче елларда Кызыл Чапчак авылларында яшәве мәгълүм. Гомеренең соңгы 14 елын хәзерге Зәй районы Мәлем авылында уздыра, балалар укыта, руханилык вазифаларын башкара, табиблык белән шөгыльләнә. Хәтта аның үлеме дә табиблык итеп йөргән вакытына туры килә. Таҗетдин байтак гомерен уздырган Мәлем авылы күршесе Игәнәбаш авылы 1975 елның җәендә табылган кулъязма җыентыкта Ялчыголның "Тәварихы Болгария"се дә бар. Китапның кырыена Таҗетдиннең тәрҗемәи хәленә караган белешмә дә теркәлгән. Анда мондый юллар бар: "1838 елда Сәратан йолдызының 24 нче көнендә... Мәзкүр Мәлем карьясында тереклек идәче мелла Таҗетдин мелла Яхшыколый хәзрәтзре Зәй буенда маризларә (авыруларга) дәва итеп йәрдеке вакытында Зәй суы карбендә (якынында) Имәнлебаш карьясендә вафат улып, анда дәфен улынмышдыр..."

Шулай итеп, Т. Ялчыгол авыл жирендә халыкны төрле авырулардан дәвалау белән шөгыльләнгән кеше булып чыга. Бу аның биографиясенә яңа сәхифә булып өстәлә. Таҗетдиннең табиб белеменә багышланган "Фәавиде Баьавия" исемле китап язгаи булуы да аның табиблек итү мөмкинлегенә ышандыра.

1820 елның 13 августында дворяннар утырышчысы Казанцев Минзәлә өязенең Минзәлә зимства суды тәкъдиме буенча Таҗетдиннан сорау алу үткәрә һәм ул татарча сөйләгәннәрне урысчага әйләндереп язып бара.

Тазетдином меня зовут Якшигулов сын от роду мне 57 лет урожденный Бугульминского уезда из деревни Чалпов...

Казанцев белән Таҗетдин хәзрәт арасында сөйләшү менә шулай башланган. Монда иң мөһиме шунда: моңарчы әдипнең туган авылы, инде әйткәнебезчә, билгеле түгел иде, ә биредә аның туган авылы аермачык итеп хәзрәтнең үзе авызыннан әйтелгән. Димәк, ул Чалпы авылында туган. Хәзер бу авыл Республикабызның Азнакай районына караган зур гына татар авылы (2000 елда 972 кеше яшәгән). Район үзәгеннән 35 км төньяктарак, Ык елгасы коя торган Чалпы суы буенда. Татар энциклопедия сүзлегендә (Казан, 2002) аңа 1704 елда нигез салынуы әйтелә. Әмма шәҗәрәләр буенча Чалпы авылына 1684 елда Казан өязенең Шикәрле-Каен авылыннан килеп утырулары, егерме еллар үткәч, ягъни 1704 елда Чалпы елгасы буена төшеп утырулары билгеле. Шул чакта алар белән махсус килешенү төзелгән. Менә шуңа күрә бу авылның нигезләнүе 1704 елда булып исәпләнәдер.

Таҗетдинның әтисе шушы Чалпы авылында яшәгән. Ул бирегә улы Таҗетдин туганчы килгән. Сорау алу вакытында ул үзен 57 яшьтә дип күрсәтә, димәк 1763 елда (1820-57=1763) туган була. Шулай итеп, Ялчыгол хәзрәтнең Чалпыга килүе 1760-1763 еллар тирәсенә карый.[1]

Таҗетдиннең" кайда үлсәм – шунда җирләрсез" васыятен истә тотып, аны Имәнлебаш зияратына җирлиләр. Каберташы да бар, анда аның Яхшыкол улы икәнлеге һәм 1838 елда вафат булуы бәян ителә.

Гарәп, фасы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.

Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), Тыйльми табиб" Һ.б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игьтибарга лаек. Чөнки алар элек-электән укылып, өйрәнелеп килә. "Тәварихы Болгария" (1805 – аны кайчак "Тәварихы Болгар" дип тә йөртәләр.) – жанры белән шәҗәрәи, ягъни нәсел – нәсәбне гәүдәләндергән ядкәр.

Т. Ялчыголның "Тәварихы Болгария" әсәре фәнни әдәбиятта шактый вакыттан бирле галимнәрнең игьтибарын тартып килә. Беренче булып аңа татар галиме Ибраһим Хәлфин XIX гасыр башында игътибар итеп , беркадәр өлешен күчереп тә калдырган.

Безнең дәверләрдә әлеге язма академик Миркасыйм Госманов тарафыннан тарих чыганак буларак өйрәнелде. Ул Таҗетдин Ялчыгол язмасының тарихка мөнәсәбәте аз булуын һәм аның гыйльми чыганак буларак бернинди тәнкыйтьне дә күтәрерлек түгел икәнен ачты. Татар галимнәреннән М. Гайнетдиновның да, Ф. Фасеевның да күзәтүләренә караганда Таҗетдиннең нәсел тарихы бик томанлы язылган һәм андагы фактлар шәҗәрәнең дөреслегенә шөбһә уяталар. Ләкин шуңа да карамастан, Таҗетдин Ялчыголовның «Тарихнамә-и Болгар» дагы шәҗәрәсенә нигезләнеп зур нәтиҗәләр чыгару дәвам итә. Уфа галимнәре мәсәлән, анда теркәлгән Т. Яхшыгол нәсел агачындагы Кол Гали атлы кешене бөек болгар-татар шагыйре Кол Гали арасында тигезлек билгесен куялар.[2]

Соңгырак елларда Таҗетдин Ялчыгол әсәрен Уфа галиме, филология фәннәре докторы И. Галәветдинов тел җәһәтеннән өйрәнде. Аның хезмәтендә "Тарихнамәи Болгар"ның тугыз кулъязмасы файдаланылган. Аларның сигезе Татарстанда, берсе Башкортстанда табылган. Унынчысы 1996 елда бу әсәрнең тагын да бер иске кулъязмасы булганлыгы ачыкланды. Аның тексты язылган кәгазь кисәкләрен археограф Раиф Мәрданов Татарстанның Кукмара төбәге, Манзарас авылында Сафин Фаяз исемле кешедән табып алып кайткан.

Бу язмасында Таҗетдин Ялчыгол, чуалып беткән Нугай урдасының этник тарих схемасын чагылдыра, ягъни Урал ягы татарларының халык буларак нинди өлешләрдән оешкан булуы ачыла. Т. Ялчыгол Урал ягы татарларының шәкелләнгән (формалашкан) географик мәйданы итеп Болгар улусы җирләре белән Урал буйлары икәнлеген раслый. Бу җирләрнең башкаласы әүвәл Болгар шәһәре булганлыгын, аның мөселман җирләреннән килгән Сократхаким, Искәндәр Зөлкарнәеннәр тарафыннан корылуын, борынгы ислам шәһәре булуын әйтә, анда килгән сәхабәләрнең бу җирләрдә пәйгамбәр заманында ук ислам дине тараткан булуларын дәгьвалый. Нугай урдасының Урта Азиядәге төрекмән, каракалпак, сарт, кыргыз – казак халыклары белән этник бәйләнешләрен санап чыга. Урал буена килеп чыккан татарлар, мишәрләр, хантлар, нугайлар бер этник берлек тәшкил итә дип саный.

Таҗетдин Ялчыгол – Урал ягы татарларының этник берлегендә керәшен татарларның да урыны барлыгын беренчеләрдән булып күтәргән фикер иясе. Аның язмасында китерелгән Митрафан Йәкәү, Улдимирларның бабалары мөселманнарның бабалары белән бертуганлыгын таный. Ихтимал, Таҗетдин Ялчыгол үз заманында Зәй буйларына утыртылган нугайбәк татарларының тарихын яхшы белгәндер. Шулай итеп "Тарихнамән Болгар" әсәре Идел – Урал буе татарларының мөселман мәдәнияте зонасына караганлыгын раслый. Бу әсәре белән автор үз халкының борынгы тарихлы булуын, аның күренекле шәхесләргә, истәлекле вакыйгаларга байлыгын, җир йөзендә башка кавемнәр белән берлектә лаеклы яшәргә хаклы икәнлеген раслый.

Таҗетдин Ялчыголнең "Тарихнамән Болгар" әсәре ул – дини көчләү – изүгә каршы язылган әсәр, ул – тарихи – фәлсәфи фикер ядкәре.

Әдипнең икенче күренекле әсәре – чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле "Рисаләи Газизә" ядкәре. (1806) Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Петербургта басылып чыккан (372 бит). Аннан соң Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. Кулъязмалары да шактый. Халык яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен " Исемдә калганнар " әсәрендә " Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә "Рисаләи Газизә" укып утыра идем,"- ди.

"Рисаләи Газизә " – Урта Азиядә яшәгән , чыгышы белән татар булган атаклы Суфый Аллаярның (1616 -1713)" Сөбател – гаҗизин " ("Көчсезләрнең ныклыгы") әсәренә шәрех.

Әсәр язылу сәбәбен аңлатудан башланып китә. Танышларыннан бер төркем Таҗетдиннән "Сөбател – гаҗизин "нең аерым сүзләренә шәрех язуны сорыйлар, ул риза булмый.

Ләкин кызының үтенеп соравына риза була, аның исеменә бәйләнештә китабын "Рисаләи Газизә" дип атый.

Китапның төп өлешен Таҗетдин Ялчыгол аңлатмалары, аның чәчмә һәм тезмә юллары алып тора Әмма алар Суфый Аллаһияр шигырьләре белән табигый керешеп, бер идея – сәнгати бөтенлек тудыралар.

"Рисаләи Газизә"- әхлакый, фәлсәфи, дини – суфыйчыл карашларның тулы бер сәнгать энциклопедиясе. Китапта кызыклы гына сюжетлар, мотивлар, шигьри суратләр, тарихи, лингвистик аңлатмалар, белешмәләр бар. Анда Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәте факт – мәгьлүматлар да очрый.

Эзләнүләр

үзгәртү

Таҗетдин Ялчыголның иҗатына һәм тормыш юлына галимнәребез узган гасыр урталарында ук мөрәҗагать иткәннәр. Аның турында беренче булып Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, кебек мәшһүр галимнәр язып чыга. Әдәбиятчылардан Г. Рәхим, Г. Газизның иҗатын өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә X. Миңнегулов, М. Гайнетдинов, М. Әхмәтҗанов хезмәтләрендә Таҗетдин Ялчыгол иҗаты чагылыш таба.

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Җирекле (Зирекле, Ерыклы) авылыныкы булган.
«Тәварихе Болгария» мәгълүматы буенча, 4 улы, 3 кызы булган. Олы улы Бәһаведдин (Күперле авылының указлы мулласы), Җәлаледдин (Мәлем авылы имамы), Шәрәфеддин (Мәлем авылында яши), Госамеддин (Мәлем авылында яши). Олы кызы Биби-Нәфисә, уртанчысы Газизә, кечесе Биби-Җәмилә.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү