Ибраһим Хәлфин (Ибраһим Исхак улы Хәлфин, рус. Ибрагим Исхакович (вариант: Исаевич) Халфин) – мәгърифәтче, татар теле укытучысы. Дворян. Титулярный советник (1814). Коллежский асессор (1824). Атаклы Хәлфиннәр нәселеннән.

Ибраһим Хәлфин
Туган телдә исем Ибраһим Исхак улы Хәлфин
Туган 20 апрель 1778(1778-04-20)
Казан
Үлгән 12 гыйнвар 1829(1829-01-12) (50 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре мәгърифәтче
Эш бирүче Казан Император университеты
Җефет I-Хәбибә Искәндәр кызы
II — Хәбибҗамал Гобәйдуллина
Балалар уллары Салих (1802), Шаһингәрәй (1807), Шаһәхмәт (1813), Арсланбәк (1824)
Ата-ана
  • Исхак Хәлфин (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Казанда 1778 елның 20 апрелендә обер-әфисәр Исхак Хәлфин гаиләсендә туган. Сәгыйть Хәлфин оныгы.

Хезмәт юлы үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә эзләнүләр алып бара. Кулъязма чыганакларны тикшерә. Казан университеты профессоры, көнчыгыш телләре белгече Х. Френ белән иҗади дуслык урнаштыра. Х. Френ тәкъдиме белән И. Хәлфин Европа ориенталистлары (Көнчыгышны өйрәнүчеләр) хезмәтләре белән таныша, үз чиратында, Х. Френга көнчыгыш телләреннән дәресләр бирә. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Казан басмаханәсендә Әбелгазый Баһадур-ханның атаклы «Төркиләрнең шәҗәрәсе» дөнья күрә. И. Хәлфиннең текстологик мөхәррирлегеннән соң атаклы тарихи ядегәрлекне Россия һәм чит ил ориенталист-галимнәре куллана башлый. Үз хезмәтләре дә бар. Әлеге китаплар озак еллар бердәнбер дәреслек һәм киләчәктә яңа дәреслекләр төзүдә нигез булып торган. И. Хәлфин хезмәтләре Европаның атаклы төрки тел белгечләре Сильвестр де Саси, А. Давиде, Парч, Шпулер, Чарльз Рей, алман тарихчысы Йозеф Гаммер-Пургештель, Америка галиме Отто Рериг тарафыннан билгеләп үтелгән.[1] (рус.)

Хезмәтләре үзгәртү

  • Татар әлифбасы (рус. «Букварь, этимология и лексикон татарского языка») (1805).
  • Татар грамматикасы (рус. «Азбука и грамматика татарскаго языка с правилами арабскаго чтения, преподаваемыя в Императорской Казанской гимназии») (1809) – I Казан ирләр гимназиясе директоры И.Ф. Яковкин соравы буенча язылган. Ачылганнан соң Казан император университетының рус типографиясендә 1 200 данәдә басылган беренче китап.
  • «Әхвәле Чыңгызхан вә Аксак Тимер» (1819) (рус. Жизнь Чингиз-хана и Аксак-Тимура, с присовокуплениями разных отрывков, до истории касающихся, кои все слова для обучающихся расположены по алфавиту) (1822) – император Александр I авторны алтын балдак белән бүләкли.[2]
  • Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Җиңел укыла торган татарча, төрекчә хикәяләрне русчага, тарихи рус хикәяләрен татарчага тәрҗемә итә.[3]

Басмаханә цензоры үзгәртү

Казан гимназиясендә Азия басмаханәсе ачылгач, аның цензоры булып тора. И. Хәлфин катнашында беренче 3 елда барлыгы 31 мең данә татарча һәм гарәпчә мөселман китаплары нәшер ителә. 1806 елда рекорд куела: 27 мең данә төрле исемдәге китап (Коръән, Һәфтияк, Иман шарты, әлифба, грамматика һ.б.) басып чыгарыла. 1811 елда чәчәк авыруына каршы вакцинация(рус.), 1820 елда исә практик медицина һәм гигиена турында белешмәлекләр татар телендә бастырыла.[4] Чит ил кешеләре Россиядә мөселман халкының басма сүз белән ирекле эш итүенә шаккаталар.[5] .

Милке үзгәртү

Казанда бер катлы агач йорты, сабын кайнату заводы булган. Хатыны Хәбибҗамал исеменә теркәлгән җирләре белән 10 крестьян исәпләнгән.

Дворянлык үзгәртү

Нәселе Казан губернасының дворяннар шәҗәрә китабының 3- бүлегенә Казан дворян депутат җыены билгеләмәсе белән 1830 елның 20 августында кертелә, Герольдия указы белән 1858 елның 18 февралендә раслана.[6]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. И.И. Хәлфин «Республика Татарстан» газетасында, archived from the original on 2015-03-16, retrieved 2015-05-23 
  2. «Казанские ведомости», 2003 ел, 20 октябрь
  3. А.Н. Кононов. История изучения тюркских языков в России. Ленинград, 1972.
  4. Инсаф Шәмсетдинов (2008 елның 18 июль). Хальфин Ибрагим Исхакович, татарский просветитель. Казанские истории. 2024 елның 20 апрель тикшерелгән.
  5. «Деятель», 1898, №2.
  6. Казанское дворянство. Казан, 2001.