Хәлфиннәр
Хәлфиннәр— татар тарихында зур урын тоткан, Россия империясенең Казан, Уфа губерналарында данлыклы укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәнәгатькәрләр, хәйриячеләр нәселе.
Хәлфиннәр нәселе
- Сәгыйть Хәлфин (1732―1785) — нәсел башы. Ул Казанның Иске Татар бистәсендә, Хәсән Айтуган улы гаиләсендә 1732 елда туган. Аның гомере мөгаллимлектә үтә. Казан гимназиясенең татар теле укытучысы, Россия тарихында беренче русча-татарча ике томлы сүзлек, татар теле грамматикасын төзүче. Татар әлифбасы авторы. Яр Чаллыда урамга исеме бирелгән (2008).[1]
- Мөхәммәдрәхим Хәлфин - Хәсән Айтуган улы гаиләсендә туган. 1757 елда Русиянең Пруссия походында катнашкан. 1782-1785 елларда Казанның Дары бистәсенең бургомистры булып тора. [2]
- Исхак Хәлфин (?-1800) — Сәгыйть Хәлфинның улы, педагог, тәрҗемәче, әтисенең эшен дәвам итүче. Ул тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Ул чакта татар теле бик күп дәүләтләр белән халыкара аралашу теле булып исәпләнә.
- Ибраһим Хәлфин (1778―1829) — Сәгыйть Хәлфиннең оныгы, Исхак Хәлфиннең улы. Гимназиядә татар теле укыта, Казан император университетында көнчыгыш телләре адъюнкт-профессоры. «Татар грамматикасы» (1809), «Әхвәле Чыңгызхан вә Аксак Тимер» (1822) китаплары авторы.
- Шаһингәрәй Хәлфин (1807 -?) — Ибраһим Хәлфиннең улы, Казан университетының татарлардан беренче студенты. Казан гимназиясендә татар теле укыта, шулай итеп рус уку йортында татар телен укытучы Хәлфиннәрдән дүртенче буын педагог була.[3]
- Йосыф Хәлфин — сәнәгатькәр, Казан сабын кайнату заводы хуҗасы.
- Садыйк Хәлфин — Исхак Хәлфиннең икенче улы, эшмәкәр, үзен хуҗалык өлкәсендә зур оештыручы итеп таныта, сәүдәгәр, хәйрияче. Тегермәннәр, элеваторлар хуҗасы. Ятим балалар өчен приют ачтырган һәм үз акчасына асраган. Теләнче-Тамак авылында җир сатып ала. Шул вакыттан башлап бу авылда Хәлфиннәр нәселе дәвам итә башлый.
- Шакир Хәлфин — сәнәгатькәр. 1916 елда Николай II дән Бөгелмә-Чаллы тимер юлын салдырырга рөхсәт алган. Ике мәчет төзеткән.
- Зариф Хәлфин — Садыйк Хәлфин улы, эре сәнәгатькәр, сәүдәгәр, «Борәдәрән Хәлфиннәр» ширкәтен оештыручы (1902). Таш мәчет, мәдрәсә салдыручы.
- Нәҗип Хәлфин (Мөхәммәтнәҗип Латыйф улы Хәлфин) (1886―1937) — педагог, географ, юрист-галим, сәяси эшлекле. Теләнче-Тамак мәдрәсәсен, Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. Алты тел үзләштергән. 16 китап авторы. 1921 елдан Бакы университеты укытучысы (ректоры-?). Сәяси золым корбаны.
- Вәли Хәлфин (Мөхәммәтвәли Хөсәен улы Хәлфин) (1833―1894) — беренче гильдия татар сәүдәгәре, меценат, мәгърифәтче.
Тарих
- Хәлфиннәр – Казанның рус уку йортларында татар теле укытучы татар гаиләсе вәкилләре. Казан гимназиясендә 1769-1773 елларда Сәгыйть Хәлфин укыта. Үзе һәм балалары ясак түләүче сословиедән чыгарыла. 1773 елдан улы Исхак Хәлфин укыта башлый. 1800 елдан оныгы Ибраһим Хәлфин укыта.
- Кырым ярымутравын Россия империясенә кушкан чорда (1783), Уфа губернасы Минзәлә өязенә булачак эре сәүдәгәрләр Хәлфиннәрнең бер тармагы күченеп килә. Алар икмәк белән сәүдә иткәннәр, Октябрь инкыйлабына кадәр танылган миллионерлар булганнар. Икмәк җыя торган урыннары (сәүдә базалары) Чаллы, Алабуга, Әҗәкүл, Шуган (Акайкүл), Ютазы, Бөгелмәдә урнашкан булган.
Төп утарлары
Төп утарлары Минзәлә өязе Теләнче-Тамак авылында урнашкан була. Үзләре яшәгән утарны биек кирпеч дивар белән әйләндереп алганнар. Ишегалдында икешәр катлы өч таш йорт, күп санда таш складлар, ат абзарлары, кантур, ризык саклау урыннары, ашханә урнашкан. Ихата барлыгы 1,5 кв.км тәшкил итә.
1932 елның көзендә Теләнче-Тамакка килгән язучы Нур Баян истәлегеннән: «Авылның нәкъ уртасында кечкенә шәһәр кебек тезелеп утырган ак таш йортларга, авылдан ярты гына чакрым читттәрәк күгелҗемләнеп торган алма, чия бакчасына ак сакаллы картлар, көмештәй чәчле карчыклар төртеп күрсәтәләр дә: “Бар иде заманнар. Әнә шул йортларда 15 ел элек кенә татарның иң атаклы байлары Хәлфиннәр торалар иде”,- диләр».[4]
Кәсеп итә башлау
«Борадәрән Хәлфиннәр» ширкәтен З.С. Хәлфин 1902 елның башында оештыра. Тәҗрибәле эшмәкәр сәүдә эшенә үзенең бертуганнарын (Әхмәт, Шакир, Салих, Сабир) да тарта. Бертуган Садыйк, Гариф, Шакир Хәлфиннәр Биклән сәүдәгәре Хәмәтшаның кызларына өйләнә. Хәмәтшаның ир баласы булмаган, өч кызына 33 әр мең мирасы калган. Шушы акчага Хәлфиннәр эш башлап җибәргән. Ширкәтнең идарәсе Чаллыда урнаша. Устав капиталы 150 мең була. Сәүдә өстенә Хәлфиннәр игенчелек белән дә шөгыльләнгән. 500 га чамасы урманнары, күп санда мөгезле эре терлекләре, йөк тартучы һәм җиңелгә җигелә торган нәселле атлары булган. Игәнә елгасы буенда 15 га җиләк-җимеш бакчасы урнашкан. Өч ташлы тегермәннәре эшләп торган. Икмәк һәм тире-яры кабул итү урыны һәм зур сушилка эшләгән. Авылларда берничә урында кызыл мал белән сату итүче кибетләре ачылган.
Хәйриячелек
Атаклы татар эшкуарлары Хәлфиннәр Теләнче-Тамак авылына ике мәчет, ике мәдрәсә салып калдырганнар. XIX гасырның икенче яртысында 2 гилдия сәүдәгәр Зариф Садыйк улы Хәлфин акчасына кирпечтән барокко стилендә, мәдрәсә биналары белән бер комплекс хасил итүче «Ак мәчет» салына. Теләнче-Тамак мәдрәсәсе (беренче мөдәррисе – Әгерҗе районының Балтач авылы алпавыты Зөбәернең улы Габделҗаббар була, соңрак ахун Морзагабдрахман Габделзакиров җитәкчелегендә) ХХ гасыр башында Уфа губернасында иң алдынгы уку йортларының берсе булган. Әлеге мәдрәсәне тәмамлаучылар тирә-юнь авылларда мулла булып хезмәт иткәннәр. 1878 елда З.С. Хәлфин икенче мәхәллә өчен «Агач мәчет» салдырган, ул искергәч, 1914 елда «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте акчасына яңа мәчет салынган. 1904-1910 елларда ир һәм кыз балалар өчен тулы курслы (12 еллык) мәктәпләр салына. Мәктәп өстеннән Хәлфиннәр кияве Мирзагабдрахман Зөбәеров назыйрлык иткән.
- Атаклы татар язучысы Гаяз Исхакый Хәлфиннәргә кунакка килә. «Алдым-бирдем» комедиясен Хәлфиннәр тормышына нигезләнеп яза.
- Ризаэддин Фәхретдин Теләнче-Тамак мәдрәсәсендә булып, мөгаллимнәргә һәм шәкертләргә дәрес биргән дигән мәгълүмат бар.
Кызыклы факт
- Октябрь инкыйлабы башлангач, авыл халкы якындагы Астаховлар-Шнигасларның утарларын ут төртеп яндыра, малларын тартып ала. Халык Хәлфиннәргә тими. Беренчедән, Хәлфиннәр ел саен аларга зәкят, бүләк биреп, төрле яктан ярдәм иткәннәр, киң күләмдә хәйриячелек белән шөгыльләнгән, авылдагы мәчет-мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтеп торган. Икенчедән, йортлары һәм кибетләре авыл уртасында урнашканлыктан, ут авылга таралу куркынычы зур булган.
- 1918 елның март аенда В. И. Ленин фәрманы белән «Дәүләт һәм мәктәпләрне диннән аеру» дигән указ игълан ителә. 30 ел дәвамында (1927-1957) 14 мең мәчет җимертелә (шул исәптән, Хәлфиннәр төзеткән мәчет тә).
Чыганаклар
- Бишегем-Теләнче Тамак (төзүчеләре Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012.ISBN 978-5-904735-69-2
Сылтамалар
- Теләнче Тамак авылының агач мәчетенә 100 ел тула 2016 елның 30 декабрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ «Челны инфо» бизнес порталында
- ↑ Михайлова С.М. Казанский университет в духовной культуре народов Востока России (Казань, 1991), 257 бит
- ↑ «Казанские ведомости», 2003 ел, 20 октябрь.
- ↑ «Кызыл Татарстан», 1932 ел, 11 ноябрь.