Вәли Хәлфин

беренче гильдия татар сәүдәгәре, меценат, мәгърифәтче

Вәли Хәлфин, Вәли (Мөхәммәтвәли)[1] Хөсәен улы Хәлфин (1833 елның октябре, РИ, Казан губернасы, Казан1894 ел, РИ, Акмола өлкәсе (Россия империясе), Акмола) ― беренче гильдия татар сәүдәгәре, меценат, мәгърифәтче.

Вәли Хәлфин
Туган телдә исем Мөхәммәтвәли Хөсәен улы Хәлфин
Туган 1833(1833)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 1894(1894)
РИ, Акмола өлкәсе (Россия империясе), Акмола
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр, иганәче
Җефет I ― ?
II ― Тәвербала Байкымбай кызы
Балалар сигез улы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1833 елның октябренда Казан губернасында туган. Казанда чагында Вәли Хәлфин мәчет, мәдрәсә, мәктәп, хастаханә, китапханәләр төзүдә, татар-рус сүзлеген төзүдә катнашкан танылган сәүдәгәрләрнең, исламчы, меценат, мәгърифәтчеләрнең берсе буларак таныла.

Россия ммпериясе хөкүмәте указы буенча, сәүдәне үстерү, казакъ далаларында икътисадны күтәрү өчен ике улы белән Казаннан Акмолинск шәһәренә күчкән[2].

Вәли Хәлфиннең беренче хатыны татар була. Казакъ җиренә күчеп килгәч, Аргын кабиләсеннән булган мал-туар тотучы бай казакъ Балкымбай кызы ― Тәвербалага (1844―1914) өйләнә, әлеге хатыны алты ул (Галиәкбәр (1860―1916), Галиәскәр (1882―1962), Сыздык (Ситдыйк), Габдрахман, Кәрим, Рәхимҗан (1889―1929)) тәрбияләп үстерә[3].

Вәли Хәлфин катнашында Акмолинск сәүдәгәрләре меценатлыкның һәм хәйриячелекнең тотрыклы традицияләрен булдыра. Шәһәр сәүдәгәрләре Россия, Бохара, Коканд, Төркестан, Кытай (Кашгария) белән сәүдә элемтәләрен үстерә.

Акмолинскида Хәлфиннар катнашында балаларга башлангыч белем бирү турында кайгыртучы җәмгыять оештырыла. Вәли Хәлфин балалары белән бергә шәһәр идарәсе әгъзасы булып тора, янгын хезмәтен, китапханәләрне, хастаханәләрне тоту чыгымнарын күтәрә.

Казан һ. б. шәһәрләрдән мөселман әдәбиятын, Коръән, газета, журналлар, дәреслекләр, китаплар, матур әдәбият алып кайтып таратканнар. Халфиннәр, сәламәтлек саклау, шәһәр төзелеше һәм шәһәрне төзекләндерү өлкәләрендә ярдәм күрсәтеп, шәһәр икътисадын үстерәләр. Аларның эшчәнлегенең зур өлеше халыкның ярлы катламының дини-рухи, мәдәни-агарту үсешенә юнәлтелгән була.

Хәлфиннәрнең исемен тарихи документларда очратырга була. 1907 елда Россия империясе башкаласы Санкт-Петербургта «Өлфәт» татар газетасына (мөхәррир Габдрәшит Ибраһимов) кушымта буларак, беренче казакъ газетасы «Серке» (нәшир Шәймәрдан Кощегулов, мөхәррир Миръякуп Дулатулы) басыла башлый. Вәли Хәлфин әлеге басмаларга меценат булып торган. Газетаның максаты – халыкның аңын уяту һәм аны милли хокуклар һәм ирекләр өчен көрәшкә алып бару. Мәкалә авторлары казакъ халкының христианлашуына каршы чыгыш ясый, җирләрне, көтүлекләрне, казакъларның су ресурсларын кире кайтаруны, казакъ мәктәпләрен, мәчет-мәдрәсә, театрларны күбрәк ачуны, газеталар, журналлар, дәреслекләр һәм мөселман әдәбиятын чыгаруны таләп итәләр.

1914―1916 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы вакытында араларында Хәлфиннәр дә булган Акмолинск меценатлары тыл хезмәтендәге казакъларга азык-төлек, кием-салым, аяк киеме озаталар. Патша хакимияте җимерелгәннән соң, беркемгә дә кирәкләре калмаган гаскәри булмаган казакъларны Алаш Урда(казакъ) лидерлары Ватаннарына кайтаруны оештыра.

Академик, тарих фәннәре докторы, Л. Н. Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты(рус.) галиме Җусуп Солтанхан Аккулулы дәүләт архивларын өйрәнеп, Омск хәрби губернаторы Романов каршындагы яшерен жандармериядә сакланган мәгълүмат – агентларның Россиягә каршы дини-сәяси чыгышларга ярдәм итү һәм аларны финанслау турында җиткергән донесениеләре, ярдәм итүчеләр исемлегендә сәүдәгәр Вәли Хәлфин дә булуы турында мәгълүмат тапкан.

Совет хакимияте урнашканнан соң, Хәлфиннарның барлык милке: торак йортлары, сәүдә йортлары һәм кәрвансарайлары конфискацияләнгән һәм Совет дәүләте кулына күчкән.

Хәлфиннәр, Акмолинск шәһәреннән куылып, бөтен Казакъстан, Россия, Үзбәкстан, Кытай (Кашгария) буйлап таралыша.

Вәли Хәлфин, аның хатыны Тәвербала Балкымбай кызы, улы Галиәкбәр, аның икенче хатыны Мәстүрә Абылай кызы (Чокан Вәлихановның кыз туганы Бәдигөл кызы) һ. б. якын туганнары Нур-Солтан шәһәрендәге Караүткел мөселман зиратында җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

2021 елның февралендә Нур-Солтан шәһәре хакимияте Есиль районы Үркер микрорайонындагы урамга беренче гильдия сәүдәгәре Вәли Хәлфин (Уәли Халфин) исемен бирергә карар иткән [4][5]

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү