Чокан Вәлиханов, Чокан (тугач кушылган исеме Мөхәммәт-Хәнәфия) Чыңгыз улы Вәлиханов (каз. Shoqan (Muhammed Qanapııa) Shyńǵysuly Ýálıhan, Шоқан (Мұхаммед Қанапия) Шыңғысұлы Уәлихан, 1835 елның ноябре, РИ, Омск өлкәсе, Аманкарагай округы, Кошборын — 1865 елның 10 апреле, Җидесу, Алтынәмәл) — тарихчы, этнограф, фольклорчы, сәяхәтче, РИ Генераль штабы офицеры (штабс-ротмистр, 1860). Беренче казакъ галиме. Казакъ ханлыгы ханы Абылай ханның[d] (1711-1781) нәселеннән (чыңгызлы). Хезмәтләрен рус телендә яза.

Чокан Вәлиханов
Туган телдә исем Мөхәммәт-Хәнәфия Чыңгыз улы Вәлиханов
Туган 1835(1835)
Русия империясе Русия империясе, Омск өлкәсе
Үлгән 10 апрель 1865(1865-04-10)
Җидесу, Алтынәмәл
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Алматы өлкәсе
Милләт казакъ
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Себер кәдит курпысы[d]
Һөнәре тарихчы, мәгърифәтче, сәяхәтче, хәрби
Җефет Айсары
Балалар булмаган
Ата-ана
  • Чыңгыз Вәли улы (1811-1895) (әти)
  • Зәйнәп Шорман кызы (1812-1880) (әни)
Бүләк һәм премияләре
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
Сайт http://amkob113.ru

 Чокан Вәлиханов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1835 елның ноябрендә РИ Омск өлкәсе Аманкарагай тышкы округы (хәзерге Кустанай өлкәсе Сарыкүл райоы) Кошборын кышлагында округның өлкән солтаны гаиләсендә туган. Себер кадет корпусын тәмамлагач (Омск, 1853), Көнбатыш Себер генерал-губернаторлыгында хезмәт итә. Урта Азиягә һәм Кытайга оештырылган берничә экспедициядә катнаша. 1857 елдан РИ географик җәмгыяте (рус. РГО) әгъзасы. 1860-1861 елларда Санкт-Петербургта яши, РИ Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә, рус демократ зыялылары белән аралаша. Галим-мәгърифәтче булып китүенә рус фәне һәм мәдәнияте вәкилләре Г. Н. Потанин, И. Н. Березин, Ф. М. Достоевский һ. б. тәэсире зур була.

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе үзгәртү

Гыйльми хезмәтләрен рус телендә яза. Гыйльми эзләнүләр өлкәсе киңкырлы була: тарих, этнография, география, лингвистика, археология, сәяси икътисад. Ч. Вәлиханов, Үзәк Азия халыклары тарихы һәм мәдәнияте буенча эзләнүләр алып барып, РИ көнчыгышны өйрәнү фәненә сизелерлек өлеш кертә: «Җунгария турында очерклар» (рус. Очерки по Джунгарии, 1861), «Кыргызлар» (рус. Киргизы, 1958 елда басылган), «Абылайхан» (рус. Аблай, 1861), «Себер ведомствосы кыргызларында суд реформасы турында язмалар» (рус. Записки о судебной реформе у киргиз Сибирского ведомства, 1904 елда басылган), «Кытай империясенең көнбатыш төбәге һәм Голҗа шәһәре» (рус. Западный край Китайской империи и г. Кульджа, 1958 елда басылган) һ. б. Кыргыз эпосы «Манас»ны язып ала һәм бер өлешен (беренче мәртәбә) рус телендә бастырып чыгара. Казакъ халкының «Кузый Күрпәч белән Баян сылу» эпик поэмасын язып ала. Казакълар мифологиясе буенча материаллар, тарихи риваятьләр җыя. 1860 елларда казакъ фольклоры буенча мәкаләләр бастыра: «Абылай турында җыр» (рус. Песня об Аблае), «Урак җырлары» (рус. Песни Урака), «XVIII йөз батырлары турында тарихи риваятьләр» (рус. Исторические предания о батырах XVIII века), «Зур Кыргыз-Кайсак Урдасы риваятьләре һәм легендалары» (рус. Предания и легенды Большой Киргиз-Кайсацкой орды). Акыннарның импровизация үзенчәлекләрен, казакъ халык җырларын, казакъ шигыренең ритмикасын өйрәнә. Фәнни эшләре һәм көндәлек язмалары өчен үзе рәсемнәр дә (портретлар, пейзаж күренешләре) ясый. Акварель кулланып ясаган «Зур Урда казакълары» картиналар циклы бар.

Хәтер үзгәртү

  • 1966 елдан башлап Казакъстан ССР Фәннәр академиясе (2003 елдан «Казакъстан Милли фәннәр академиясе» иҗтимагый оешмасы) Ч. Вәлиханов исемендәге премия тапшыра[1].
  • Күкчәтау дәүләт университетына (каз. Sh. Ýálıhanov atyndaǵy Kókshetaý memlekettik ýnıversıteti, Ш. Уәлиханов атындағы Көкшетау мемлекеттiк университетi) исеме бирелгән.
  • Казакъстанның Акмола, Павлодар өлкәләрендәге торак пунктларга исеме бирелгән.
  • 1969 елда Алматыда Казакъстан ССР Фәннәр академиясе бинасы каршында һәйкәл куелган (сынчы Хәкимҗан Нәүрүзбай, корымчы Ш. И. Вәлихан).
  • 1971 елда Күкчәтау шәһәрендә һәйкәл куелган (сынчы Түләгән Досмагамбетов, корымчы К. Әбдалиев).
  • 2000 елда Казакъстан саклану министрлыгының кадет корпусына исеме бирелгән.
  • Алматы, Нурсолтан, Атбасар (Казакъстан), Омск (РФ) шәһәр урамнарына исеме бирелгән.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-333-8

Әдәбият үзгәртү

  1. Чокан Валиханов в воспоминаниях современников. Алматы, 1964.
  2. Ч. Ч. Валиханов. Собрание сочинений. Т. 1-5. Алматы, 1984-1985.
  3. Стрелкова И. И. Валиханов. М., «Молодая гвардия», 1983; 2004 (3-е изд.)[1]

Сылтамалар үзгәртү

  1. Библиография Ч. Валиханова