Голҗа
Голҗа̄ (уйг. غۇلجا, Ғулҗа, каз. قۇلجا, Құлжа) яки Ини́ң ( кыт. гад. 伊宁, пиньинь: Yíníng) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге шәһәр. Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының Или Казакъ автономияле районы үзәге. Или елгасы үзәнендәге мөһим икътисади үзәк.
Голҗа | |
---|---|
![]() | |
Ил | Кытай |
Координатлар | 43°55'0.01"N, 81°19'0.01"E |
Телефон коды | 0999 |
ТарихҮзгәртү
«Голҗа» исеме Төрки каһанлыгы дәвереннән мәгълүм. 13 гасырда Чыңгызхан улы Чагатай Голҗаны үз биләмәләрнең үзәге иткән. Җуңгария ханлыгы дәверендә (1635—1755) хан урдасы Голҗада урнашкан. 1755-57 еллардагы сугышлар нәтиҗәсендә Кытай составына кергән.
XIX гасырда Русия белән Кытай арасында сәүдәнең мөһим үзәге булган.
1944—1949 елларда — Икенче Көнчыгыш Төркестан Җөмһүриятенең үзәге.
СәнәгатьҮзгәртү
Азык-төлек, тукымачылык сәнәгате эшханәләре, музей бар. Терлекчелек продуктлары эшкәртелә. Шәһәр яныныдагы чыганаклардан уран, вольфрам һ.б. төсле металл рудалары, азбис вә графит казып алына.
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Миркасыйм Госманов (1934-2010) — татар галиме.
- Хәбиб Юнич (1905-1945) — сәясәт эшлеклесе, педагог һәм журналист.
- Әхмәтҗан Касыйми (1914-1949), Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүриятенең икенче президенты (1946-1949).
- Бәлкис Кармышева (1916-2000), этнограф, тарихчы, тарих фәннәре докторы.
- Бәхтияр Табиев (1940—1999), рәссам.