Хәбиб Юнич
Юнич Хәбиб Фазылҗан улы (1906-1945), Кытай Төркестандагы сәясәт эшлеклесе, педагог һәм журналист. Төркиядә укып кайтканнан соң, Шөнҗанның Элә вилаятендә уйгыр телендә беренче "Элә дәрияси (Элә дәрьясы)" гәзетаның оештыручыларның берсе һәм аның мөхәррире (1934-1944). 1939 елда Юнич тырышлыгы белән Голҗада беренче җәмәгать китапханәсе ачыла.
Хәбиб Юнич | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәбиб Фазылҗан улы Юничев |
Туган | 1906 Көнбатыш Кытай, Голҗа шәһ. |
Үлгән | 1945 Көнбатыш Кытай, Голҗа шәһ. |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Кытай |
Һөнәре | укытучы |
Ата-ана |
|
1940 елларда Голҗа татар мәктәбендә укыта. Шөнҗанда башланган милли азатлык хәрәкәтенең рухи әйдәүчеләренең берсе. Шәркый Төркестан Халык Җөмһриятенең (1944) төп документын (декларациясен) төзүчеләрнең берсе һәм вакытлы хөкүмәтнең мәгариф министры (1944-1945). Бер ук вакытта "Азат Шәркый Төркестан" газетасының баш мөхәррире. Тиф эпидемисе вакытында вафат була.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|