«Манас» (кырг. «Манас», ماناس) — кыргыз халкының каһарман эпосы, өчләм. Әсәр эпосның төп каһарманы — кыргыз кабиләләрен берләштерүче легендар баһадир Манасның тормышы һәм батырлыклары турында сөйләүче хикәятләр тупланмасыннан гыйбарәт. ЮНЕСКО тарафыннан Матди булмаган мәдәни мирас энҗеләре исемлегенә кертелгән. Гиннесс рекордлар китабында «дөньядагы иң күләмле эпос» буларак теркәлгән. 1995 елда БМО тарафыннан «Манасның 1000 еллыгы» билгеләнә[1].

«Манас» эпосы
кырг. «Манас» эпосу

Жанр:

эпос

Оригинал теле:

кыргыз

Чыгарылыш:

XVIII-XIX гасырлар

Эчтәлек үзгәртү

Төп эпизодлар: кыргызларны туган җирләреннән куу; Манасның могҗизага тиң тууы һәм балалык еллары; Манасның хан итеп сайлануы; Манасның Каныкәйгә өйләнүе; вассал ханнарны буйсындыру; кыргыз халкын берләштерү һәм Бөек күченү; Манасның һәм күченүдә катнашучы башка батырларның каһарманлыклары һәм ярышулары; Манасның һәлак булуы, аны җирләү һәм мавзолей кору.

Манас турында сөйләүче хикәятләргә аның улы («Сәмәтәй») һәм оныгы («Сәйтәк») турында сөйләүче хикәятләр ялганып китә.

Әһәмияте үзгәртү

Мифлар барлыкка килү заманыннан XVIII - XIX гасырлардагы риваятьләргә кадәр чордагы меңьеллык тарихи тәҗрибәне чагылдыручы «Манас» эпосы кыргыз халкы мәдәнияте турында кыйммәтле мәгълүматлар саклый: хәрби походларны һәм терлек асраучыларның көнкүрешен сурәтли, кыргызларның торакларын, азык әзерләү, кием тегү, хәрби кирәк-яраклар булдыру, гаилә бәйрәмнәренең үзенчәлекләре турында сөйли, мәрхүмнәрне җирләү йолаларын һ. б. күрсәтә. «Манасның 7 васыяте» итеп бирелгән кыргыз халык этикасы принциплары белән таныштыра.

Язып алу тарихы үзгәртү

«Манас»ны беренче язып алулар XIX гасырның икенче яртысында башкарыла. Эпосның 30дан артык варианты табылган. Иң тулы вариантлар махсус әзерлекле сүз сөйләүче осталар — манасчылар авызыннан язып алынган. Манасчы Сагымбай Орозбәк улыннан (18671930) язып алынган вариант 1939-1943 елларда өлешчә бастырып чыгарылган, эпосның тулы сюжетын сөйләүче кыскартылган варианты тулысынча 1978-1981 елларда нәшер ителгән. Русчага эпос 1984-1995 елларда тәрҗемә ителгән. Манасчы Саякбай Каралаевтан (18941971) язып алынган вариант 1986 елда тулысынча басып чыгарылган[2].

Башкару үзенчәлеге үзгәртү

Эпосны телдән сөйләүче манасчы музыка уен коралы кулланмый. Ир-атлар гына башкара. Башкаручы сөйләменә театрлаштыру элементлары кертә. Башкару алымы көчле экспрессия белән аерылып тора. Манасчы эпос каһарманнарының холкын тавышы, мимикасы, кул хәрәкәтләре аша бирә. 7 иҗектән торган юллар речитатив белән җыр сыман сузып, төрле стильләрдә башкарыла.

Эпопеяны тулы итеп башкару элек берничә көнгә сузылган. Текст артык зур булу сәбәпле, манасчылар аерым сюжетлрны башкару буенча махсуслашканнар. Эпосны тулысынча белүчеләр бик сирәк булган.

Хәтер үзгәртү

1970 елда Кыргыз ССРның Талас өлкәсендә Киңкүл елгасының Талас елгасы белән кушылган җирендә «Манас Ордосу» милли тарихи-мәдәни комлексы ачылган. Комплекска Манас мавзолее (1334 елда төзелгән), «Манас» музей-тыюлыгы, мәчет, I - IV гасырларга караучы борынгы зират керә.

Моны да карагыз үзгәртү

  • Каюм Мифтахов — «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче.
  • Чокан Вәлиханов — «Манас» кыргыз халык эпосының бер өлешен русчага беренче тәрҗемә итүче.

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият үзгәртү

  1. «Манас» - героический эпос киргизского народа. Сборник статей (под ред. С. М. Мусаева). Фрунзе, 1968.
  2. Поливанов Е. Д. Киргизский героический эпос «Манас». Бишкәк, 1999.
  3. Сухомлинова О. С. «Манас» – дүйнөлүк маданияттын улуу мирасы. Бишкәк, 2003.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү